ҖИҺАНОВ Нәҗип Гаяз улы

ҖИҺА`НОВ Нәҗип Гаяз улы (15.1.1911, хәзерге Казакъстан Респ-касы Уральск ш. - 2.6.1988, Уфа, Казанда җирләнә), композитор, муз.-җәмәгать эшлеклесе, педагог, ТАССР һәм РСФСРның атказ. сәнгать эшлеклесе (1939, 1940), СССРның халык артисты (1957), проф. (1953), Соц. Хезмәт Герое (1981). 1938 елда Мәскәү консерваториясенең композиция ф-тын (Г.Литинский классы) тәмамлый. 1939-77 елларда ТАССР Композиторлар берлегенең оештыру ком-ты һәм идарәсе рәисе, 1941-43 тә Татар опера һәм балет театрының сәнгать җитәкчесе, 1945 тән Казан консерваториясе ректоры. Илнең һәм Татарстанның музыка сәнгатен үстерүгә гаять зур өлеш кертә. 1937 дә Җ.ның Беренче симфониясе башкарылу б-н - Татар филармониясе, 1939 да «Качкын» опера спектакле куелу б-н Татар опера һәм балет театры ачыла. 1940-60 елларда Җ. муз. театр жанрлары өлкәсендә аеруча актив эшли һәм 8 опера, 3 балет иҗат итә. Аның әсәрләрендә беренче тапкыр татар халкы тормышында булып узган мөһим вакыйгалар опера сәнгатендә тасвирлана: «Качкын» (1773-75 елгы Крәстияннәр сугышында татарларның катнашуы) һәм «Ирек» (Казан губернасында 1917 елгы революция алды вакыйгалары) әсәрләре киң танылу ала. Либреттолары татар эпосы мотивларына нигезләнгән легендар-героик «Алтынчәч» (СССРның Дәүләт бүләге, 1948), «Түләк һәм Сусылу» операларының символик образларында халык азатлыгы өчен көрәш темасы чагыла. «Илдар», «Шагыйрь» опералары Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына һәм «Намус» операсы авыл хезмәтчәннәре тормышына багышлана. Мәшһүр каһарман шагыйрь М.Җәлилнең гражданлык һәм иҗади батырлыгы турындагы «Җәлил» опера-поэмасы гитлерчылар башлаган басып алу сугышының вәхшилеген, патриотик бурычның мәгънәви асылын, ватанны саклау идеясенә тугрылык темаларын фәлсәфи яктан ачуга ирешә.

Җ. - татар музыкасы тарихында зур композитор-симфонист буларак таныла. Беренче симфониясе Мәскәү консерваториясендә укыганда языла (1935). Аннан соңгы иҗади кызыксынуы программ симф. музыка жанрына туплана. «Кырлай» симф. поэмасы (Г.Тукайның «Шүрәле» әкият-поэмасы мотивына корылган) музыка чаралары б-н туган як табигатен сурәтли, оркестрның колоритлы яңгырашында популяр әкияти образларны гәүдәләндерә. Татар музыка фольклорының төрле катламнарын иҗади эшкәртү нигезендә туган Татар темаларына сюитасы (СССР Дәүләт бүләге, 1950) һәм «Симфоник җырлар»ы халык көйләрен оста һәм сәнгати файдалануы б-н аерылып тора. «Нәфисә» увертюрасында «Намус» операсы музыка материалы файдаланыла. «Симфоник новеллалар» сюитасы нигезендә кытай халык легендасы мотивлары, тәмамланмаган «Сары ләкләк» балеты музыкасы ята. 1960 еллар ахырыннан Җ. иҗатында симфония төп жанрга әверелә. Шигъри, лирик рух б-н сугарылган, татар милли бәйрәме атмосферасының тормышчанлыгын ачык һәм бай итеп чагылдырган Икенче «Сабантуй» симфониясе (СССР Дәүләт бүләге, 1970) киң танылу ала. 1970-80 дә Җ. тагын 15 симфония иҗат итә, алар циклның төп идеяләрен тыңлаучыга җиткерүдә төрлелек, тембрлы һәм драматик чишелешләрнең яңалыгы, композиторлык техникасы алымнарының киң диапазоны б-н аерылып тора. Җ.ның әсәрләре татар музыка сәнгатендә опера, балет, симф. жанрларының үсүенә ярдәм итә. Композитор иҗатында татар опера-симфония мелодикасының яңа тибы формалаша, 1950-80 елларда пентатоник муз. культураларның интонацион нигезенә таянып иҗат итү өчен стилистик үрнәк булган форма һәм алымнар кулланылмый башлый. Җ.ның стиле ачык чагылышлы индивидуальлеге, миллилеге һәм шуның б-н бергә рус һәм чит ил классиклары традицияләренә таянуы б-н үзенчәлекле. Аның әсәрләренә фәлсәфи фикер тирәнлеге, көй һәм гармонияне үстерү һәвәслеге, оркестрлаштыру осталыгы, муз. форманың ачыклыгы, татар муз. фольклорының төрле алымнарын куллану хас. Җ.ның мәшһүр әсәрләре татар музыкасын халыкара танытуга булышлык итә. «Җәлил» операсы Советлар Союзының Зур театрында (1959), Прага милли театрында (1960) куела. Җ. үзенең иҗат юлы дәвамында камера-вокаль әсәрләр дә яза. Күпләгән җырлары һәм романслары киң танылу ала һәм концерт репертуарларына керә. Алар: «Сиреньнәр хуш ис тарата» (Ә.Ерикәй сүзләре, 1956), «Зарыгу» (Б.Старчиков сүзләре, 1964), «Җир йөзендә әкият бар» (М.Таҗетдинов сүзләре, 1966) һ.б. Ул камера-инструменталь әсәрләр авторы, аларның күбесе пианистларның пед. һәм концерт репертуарларында киң кулланыла: «Балалар өчен альбом»га берләштерелгән фортепьяно пьесалары (1946), «Фортепьяно өчен сюита» (1962), «Фортепьяно өчен ун пьеса» (1972), «Фортепьяно өчен 12 күренеш» (1976), «Матюшино эскизлары» (1980) керә.

Җ. Казан консерваториясен һәм аның каршындагы махсус урта музыка мәктәбен төзүдә һәм Дәүләт симф. оркестрын оештыруда башлап йөрүчеләрнең берсе була. Татарстанда проф. муз. белем бирү системасын формалаштыруда да Җ.ның роле зур. 2001 дә Казан консерваториясенә Җ. исеме бирелә. Татар композиторлык мәктәбен оештыруга, Идел буе һәм Урал алды респ-калары музыка сәнгатен үстерүгә Җ.ның иҗади, пед. һәм оештыру эшчәнлеге көчле йогынты ясый. Казан консерваториясендә Җ.ның инструментовка классын тәмамлаган композиторлар Ф.Әхмәтов, Р.Белялов, Р.Еникиев, Р.Кәлимуллин, Л.Любовский, А.Монасыйпов, Б.Мөлеков, Б.Трубин, Ш.Шәрифуллин, М.Яруллин һ.б. - татар музыка сәнгатенең күренекле вәкилләре.

Җ. актив муз.-җәмәгать эшчәнлеге дә алып бара: СССР Композиторлар берлеге идарәсе әгъзасы (1948 дән), РСФСР (1957 дән), СССР (1962 дән) Композиторлар берлекләре идарәләре секретаре, Г.Тукай исем. Дәүләт бүләге ком-ты әгъзасы (1958 дән), Ленин премиясе һәм СССР МС каршындагы әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә Дәүләт премияләре ком-тлары әгъзасы (1961 дән). РСФСР (1951-59), ТАССР (1963-67 һәм 1971-88), СССР (1966-70) ЮСлары депутаты. СССРның Дәүләт (1948, 1950, 1970), ТАССРның Г.Тукай исем. Дәүләт бүләкләре (1958) лауреаты. Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почёт билгесе» орденнары һәм медальләр б-н бүләкләнә. Кече планеталарның берсенә Җ. исеме бирелә (1997).

Төп әсәрләре: опералар - «Качкын» (Ә.Фәйзи либр., 1938), «Ирек» (З.Сафин, 1940), «Алтынчәч» (М.Җәлил, 1941), «Илдар» (М.Җәлил, 1942; 2 нче редакциясе «Җиңү юлы», 1954), «Түләк» (Н.Исәнбәт, 1944; 2 нче редакциясе «Түләк һәм Сусылу», 1967), «Шагыйрь» (Ә.Фәйзи, 1947), «Намус» (Ә.Исхак, 1950), «Җәлил» (Ә.Фәйзи, 1956); балетлар - «Фатыйх» (Г.Таһиров, 1943), «Зөһрә» (Ф.Гаскәров, 1944; 2 нче редакциясе Д.Арипова, 1969), «Нжери» (Н.Җиһанова, 1969); 17 симфония; «Кырлай» симф. поэмасы (1946), Симф. оркестр өчен татар темаларына сюита (1949), симф. оркестр өчен «Нәфисә» увертюрасы (Г.Бәшировның «Намус» романы буенча, 1952), «Симфоник новеллалар» (1963), «Симфоник җырлар» (1965); кантаталар - «Минем республикам» (Н.Арсланов сүзләре, 1960), «Исәнме, Мәскәү» (Р.Харис сүзләре, 1980); инструменталь камера әсәрләре, романслар, җырлар, халык көйләре эшкәртмәләре.

Әд.: Мансуров Ф. Нәҗип Җиһанов - татар музыкасында беренче номерлы шәхес // Татарстан. 2001. № 2; Гиршман Я. Назиб Жиганов. М., 1975; Спиридонова В. Фортепианные произведения Назиба Жиганова в педагогическом репертуаре. К., 1980; Шамсутдинова Ф. Выдающийся мастер татарской музыки // Музыкальная жизнь. 1981. № 3; Касаткина Г. Художник щедрого таланта, неиссякаемой энергии // Советская музыка. 1981. № 11; Салехова З. «... И приумножить её добрую славу»: Портрет Назиба Жиганова в документах // Казань. 1966. № 5-6; Назиб Жиганов: Контексты творчества: Сб. науч. статей. К., 2001; Покровский Б. Назиб Жиганов - оперный драматург // Казань. 2001. № 1; Н.Жиганов. Материалы и воспоминания. К., 2005.

В.Р.Дулат-Алиев.

 

 

Чыганак: Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования