ЗАВОЙСКИЙ Евгений Константинович

ЗАВО`ЙСКИЙ Евгений Константинович (28.9.1907, Подольск губ. Могилёв-Подоль­ский ш. - 9.10.1976, Мәскәү), физик, физ.-матем. фән. д-ры (1945), СССР ФА академигы (1964; 1953 тән мөхбир әгъза), Соц. Хезмәт Герое (1969). Казан радиоспектроскопия фәнни мәктәбенә нигез салучыларның берсе. 1930 елда Казан ун-тын тәмамлаганнан соң, шунда ук эшли, физика каф. мөдире (1933 тән), проф. (1946). СССР ФАнең Казан ф-лы Физ.-техника ин-тын нигезләүчеләрнең берсе (1984 тән З. исем.) һәм бер үк вакытта шул ук ин-тның физика секторы мөдире (1946-47). 1947 дән Мәскәүдә: КБ-11 дә (Арзамас-16), И.В.Курчатов исем. Атом энергия­се ин-тында (1951-71) эшли; «Успехи физических наук» ж-лының баш мөхәррире (1976 дан). Электрон парамагнит резонансы күренешен ача, шуның нигезендә физиканың яңа бүлеге - магнит радиоспектро­скопиясе башланып китә (1944). Бу ачыш физика, химия, биология һәм техникада киң кулланыла. Космик элемтә һәм тонык кына ялтыраучан объектларны астрофизик тикшерүләр өчен түбән кимәлдәге тавышлы парамагнитлы квант көчәйткечләре төзи. З. җитәкчелегендә тиз узучан (10-9-10-14 с) яктылык нурлары һ.б. процессларны өйрәнү өчен (к. Завойский-Фанченко ысулы) электрон-оптик әверелдергечләр куллану буенча эшләр циклы уздырыла. З. магнит тозакларында плазманы җылыту өчен магнитлы тавыш резонансы ысулын, термотөш плазмасы алу өчен турбулент җылыту ысулын, плазманы инерцион туктатулы идарә ителә торган термотөш синтезын гамәлгә ашыруның яңа юлын тәкъдим итә һәм эшли (бергәләп). СССР Дәүләт (1949), Ленин (1957) бүләкләре лауреаты. Өч Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр б-н бүләкләнә. 1982 елдан Завойский укулары уздырыла, 1991 дә Завойский Е.К. исемендәге халык­ара бүләк булдырыла. Казан ун-ты, РФА КГҮнең Физ.-техника ин-ты биналарына һәм Мәскәүдә мемориаль такталар, ш.у. Казан ун-тының физика ф-ты корпусы алдына галимнең бронза бюсты урнаштырыла (2004). Казандагы бер урам З. исеме б-н атала. 1997 елда Казан ун-тының З. ЭПРны беренче мәртәбә күзәткән лаб. бүлмәсендә музей ачыла.

Хезм.: Об изучении сверхбыстрых световых процессов // Докл. АН СССР. 1955. Т. 100, № 4 (автордаш); О применении многокаскадных элек­тронно-оптических усилителей света в ас­трофизике // Докл. АН СССР. 1958. Т. 121, № 5 (автордаш); Коллективные взаимодействия и проблема получения высокотемпературной плазмы // Атомная энергия. 1963. Т. 14, вып. 1; Электронный парамагнитный резонанс и физика плазмы: Избр. труды. М., 1990; Spin-magnetic resonance in paramagnetics // Jounrnal of Physies (USSR). 1945. V.9, № 3; Paramagnetic absorption in some salts in perpendicular magnetic fields // шунда ук. 1946. V.10, № 2; Turbulent heating of plasma by means of a current // Mucleas Fusion. 1969, Special supplement, p.235-241 (автордаш).

Әд.: Альтшулер С.А. Козырев Б.М., Митин А.В. Парамагнитный резонанс: Казан. школа радиоспектроскопии 1944-1971 гг. М., 1974; Завойский В.К. Академик Е.К.Завойский. К., 1986; Чародей эксперимента: Сб. статей об акад. Е.К.Завойском. М., 1994; Салихов К.М. Е.К.Завойский: Материалы к биогр. К., 1998.

Н.Е.Завойская, И.И.Силкин.

 

Чыганак: Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования