ВОРОБЬЁВ Николай Иосифович

ВОРОБЬЁВ Николай Иосифович (15.11.1894, Саратов губ. Хвалынск ш. - 29.9.1967, Казан), этнограф, географ, тарихчы, тарих фән. д-ры (1946), ТАССРның атказ. фән эшлеклесе (1945), проф. (1935). Бөтенсоюз география җәмгыятенең шәрәфле әгъзасы (1964). Казан ун-тының география ф-тын тәмамлый (1918). Б.Ф.Адлер шәкерте. 1918 елдан Казан ун-тында ассистент. 1918, 1920 елларда этнографик командировкаларда Көнчыгыш Себердә: Түбән Енисей р-нында яшәүче җирле халыкларның мәдәниятен, шөгыльләрен һәм тормыш-көнкүрешен өйрәнә. 1922 дән ТАССР дәүләт музееның этнография һәм табигать-тарих бүлекләре мөдире, 1923 тән - музейның директоры. 1923 тән Көнчыгыш пед. ин-тының география каф.сы доценты, шул ук елдан каф. мөдире һәм геогр. бүлеге җитәкчесе. 1934-44 елларда Казан пед. ин-тының география ф-ты деканы, бер үк вакытта Казан ун-ты профессоры. 1944 тән СССР ФАнең Казан ф-лы Тел, әдәбият һәм тарих ин-тында директор урынбасары, археол. һәм этнография секторы мөдире. Хезмәтләре татар һәм чуашларның мәдәниятенә, тормыш-көнкүрешенә, Идел буе географиясенә карый. Музей оештыру, фәнни белгечләр әзерләү (шәкертләре: Е.П.Бусыгин, Н.В.Зорин, Р.Г.Мөхәммәдова), фәнни белемнәрне пропагандалау эшенә зур өлеш кертә. Ленин ордены, медальләр б-н бүләкләнә.

Хезм.: Материальная культура Казанских татар. К., 1930; Основы физической географии Татарской АССР. К., 1933; Физико-географические экскурсии в окрестностях Казани. К., 1940 (автордаш); Казанские татары. К., 1953; Чуваши. Чебоксары, 1956. Ч. 1; 1970. Ч. 2 (автордаш); Поволжские татары // Народы мира. М., 1964; Татары Среднего Поволжья и Приуралья. М., 1967 (автордаш).

Әд.: Бусыгин Е.П., Зорин Н.В. Николай Иосифович Воробьёв. 1894-1964. К., 2002.

 

Чыганак: Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования