ВИШНЕВСКИЙ Александр Васильевич

ВИШНЕ`ВСКИЙ Александр Васильевич (23.8.1874, Дагстан, Түбән Чир-Юрт а. - 13.11.1948, Мәскәү), хирург, медицина д-ры (1905), СССР МФА академигы (1947), РСФСРның атказ. фән эшлеклесе (1934). Казан һәм Мәскәү хирурглары фәнни мәктәпләренә нигез салучы. 1899 елда Казан ун-тының мед. ф-тын тәмамлый, шунда ук анатомия һәм оператив хирургия кафедрасында прозектор булып эшли, 1912 елдан гомуми хирургия каф. проф. һәм мөдире, 1914 тән госпиталь хирургиясе каф. мөдире. 1935-47 дә Бөтенсоюз эксперименталь медицина ин-ты һәм Үзәк ГИДУВның (Мәскәү) хирургия клиникалары мөдире. 1947-48 дә СССР МФАнең Хирургия фәнни-тикшеренү ин-ты директоры. Германия, Франция клиникаларында эшли, баш мие, үт юллары, сидек-җенес системасы хирургиясен өйрәнә. Казанда Л.О.Даркшевичның нерв авырулары клиникасы, соңрак Шамов (хәзер 1 нче шәһәр) хастаханәсе каршында операция бүлмәләре оештыра. В. күкрәк куышлыгы хирургиясе, нейрохирургия, сугыш яралары, зарарлану һәм үлекләү процесслары хирургиясенә кагылышлы эксперименталь-физиологик тикшеренүләр һәм клиник эшләр алып бара, ялкынсыну процессында нерв трофикасының роле турында концепция эшли, ялкынсыну процессларын, үлекле яраларны, җәрәхәт шокларын дәвалауның яңа ысулларын (новокаин блогы, ваго-симпатик блок, майлы-бәлзәмле бәйләвеч, Вишневский мае) гамәлгә кертә. Операцияләр вакытында күчмә инфильтрат ысулы б-н авыртуны басу ысулын тәкъдим итә (1930), бу - фәнни клиник хирургиянең анестезиология бүлегенә зур этәргеч бирә (Новокаин блокадасы). В.ның майлы-бәлзәмле бәйләвеч ысулы яраларны дәвалауда уңышлы кулланыла. Новокаин б-н бәлзәмле бәйләвечне бергә кушып куллану - ялкынсыну процессларын дәвалауда яңа ысул, бу ысул Бөек Ватан сугышы елларында авыртуны басу һәм яраларны дәвалауда киң кулланыла. Авыртуны туктату ысулын эшләгән өчен СССР Дәүләт бүләгенә лаек була (1942). Ленин һәм Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары, медальләр б-н бүләкләнә. Казан мед. ун-ты клиникасына (1936) (клиника бинасы алдына А.В.Вишневскийга һәйкәл-бюст куела) һәм СССР МФАнең хирургия ин-тына (1948) аның исеме бирелә. Түбән Чир-Юрт авылында В. музей-йорты эшли.

Хезм.: Обезболивание в хирургии. К., 1929; Местное обезболивание по методу ползучего инфильтрата. К., 1932; Новокаиновый блок нервной системы // Нервная трофика в теории и практике медицины: Сб. статей. Л., 1936; Показания к применению новокаинового блока и масляных антисептиков // Хирургия. 1946. № 6; Новокаиновый блок и масляно-бальзамические антисептики . М., 1948.

Әд.: АлуфИ.С. Профессор А.В.Вишневский // Казан. мед. журн. 1934. № 6; РозенгартенМ.Ю. Александр Васильевич Вишневский // Рассказы о казанских учёных. К., 1983.

 

Чыганак: Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования