ВӘЛИДОВ Юныс Нуриман улы

ВӘЛИ`ДОВ Юныс Нуриман улы (6.4.1889, Вятка губ., Алабуга өязе Балтач а. - 1925), ТАССРның беренче җир эшләре халык комиссары (1920-23). «Буби» мәдрәсәсен тәмамлагач, шунда ук география, табигать белеме һәм физика укыта. Бертуган Бубилар кулга алынганнан соң, 1911 елда Алабуга өязе Салагыш авылындагы рус-татар мәктәбенә күчә. Полициянең яшерен күзәтүе астында була. 1917 елгы Февраль рев-циясеннән соң - Алабуга өязе земство идарәсе әгъзасы, Окт. рев-циясеннән соң Эшче һәм солдат депутатлары советы башкарма ком-ты составына керә, бер үк вакытта Алабуга өязе мөселманнар эше комиссары. 1918 дән РКП(б) әгъзасы. Гражданнар сугышында катнаша. Адмирал А.В.Колчак гаскәрләре б-н сугыш вакытында Үзәк мөселман хәрби коллегиясе сәяси бүлеге пропагандисты һәм оештыручысы була. 13 нче армиянең сәясәт бүлегендә пропагандист һәм сәяси комиссар булып эшләү өчен 1919 да Көньяк фронтка чакыртыла. Авыруы аркасында коллегиягә мәгълүмат бүлеге башлыгы, аннары сәяси бүлек башлыгы ярдәмчесе сыйфатында кире кайта. Татарстан Респ-касын төзүдә актив катнаша, Вакытлы революцион ком-т әгъзасы була. Татарстан Респ-касының автономия хокукларын ныгытуны, аны башка төрки респ-каларга мөнәсәбәттә төп милли респ-ка итеп әверелдерүне яклый. Аның инициативасы б-н а.х. техникумында җир эшләре һәм урман эшләре буенча курслар ачыла, а.х. һәм урманчылык ф-ты оештырыла. Республикада авыл хуҗалыгын тамырдан үзгәртү, җирсез һәм аз җирле татар крәстияннәрен күчереп утырту, хезмәтне фән казанышлары нигезендә оештыру яклы була. 1921-22 дәге ачлык вакытында ачлык нәтиҗәләрен киметү максатында респ-када ачыгучыларга ярдәм итү буенча махсус фонд оештыра. М.Х.Солтангалиевне барлык вазифаларыннан алгач (1923 нең июне), В. ВКП(б) ҮКгә аны яклап «Унбиш җитәкче хаты» белән мөрәҗәгать итүчеләр арасында була, чөнки аның күп карашларына (Татарстанга союздаш респ-ка статусы бирү, Россия составында төрки халыклар федерациясе оештыру) теләктәшлек белдерә. 1923 нең ахырында халык комиссары вазифасыннан азат ителә. РКП(б) ҮКгә «Утыз тугыз җитәкче хаты»на кул куючылар арасында була. ВКП(б)ның Татарстан өлкә оешмасының 8 нче өлкә партия конференциясендә (1924 нең 20-23 марты) «Утыз тугыз төркеме» әгъзалары буржуаз милләтче-солтангалиевчеләр агентлары буларак гаепләнәләр. 18 апрельдә В. ВКП(б)дан чыгарыла. 1924 тә нигезсез гаепләнә, 1925 тә амнистияләнә, үлгәннән соң аклана.

И.Р.Таһиров.

 

Чыганак: Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования