ВӘЛИЕВ Рәмзи Кәлимулла улы

ВӘЛИ`ЕВ Рәмзи Кәлимулла улы (7.5.1937, хәзерге Яшел Үзән р-ны Карашәм а.), тарихчы, тарих фән. д-ры (1990), проф. (1992), ТРның атказ. фән. эшлеклесе (1994). РФнең атказанган югары мәктәп хезмәткәре (2006), КДУның атказанган профессоры (2007). Казан ун-тын тәмамлый (1963). 1963-65 елларда Казан авиация ин-тында, 1968 дән Казан ун-тында, 1991 дән хәзерге заман ватан тарихы каф. профессоры, бер үк вакытта тарих ф-ты деканы (1995-2005). В. декан булган чорда тарих ф-тында бер төркем студентларны татар телендә укыта башлыйлар. Төп хезмәтләре Урта Идел буе төбәгенең 20 йөзнең 1 нче чирегендәге иҗтимагый-сәяси тарихына, татар зыялылары, ш.и. Борһанетдин, Гыйльметдин, Галимҗан һәм Шәһретдин Шәрәфләр язмышына, Татарстанда Сталин чоры репрессияләренә карый. В. беренчеләрдән булып Вәисиләр хәрәкәте тарихын, Борһанетдин һәм Гайнетдин Вәисовларның иҗтимагый-сәяси эшчәнлеген өйрәнә. Гайнетдиннең Л.Н.Толстой б-н дусларча мөнәсәбәтләрен бәян итә. Халыкара Кол Гали премиясе лауреаты (2002). Медальләр, ТРның Мактау грамотасы б-н бүләкләнә.

Хезм.: Фаҗига. К., 1996; Болак арты республикасы. К., 1999; Өзелгән дога. К., 2007; Революционное движение в Среднем Поволжье (июль-окт. 1917). К., 1972; Назревание общенационального кризиса и его проявление в Поволжье и на Урале в 1917. К., 1979; Признаю себя виновным. К., 2007.

Әд.: Профессора исторического факультета Казанского университета (1939-1999). К., 1999.

 

 

Чыганак: Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования