ВӘЛИЕВ Фуад Хәсән улы

ВӘЛИ`ЕВ Фуад Хәсән (Хөсәен) улы (15.5.1921, Мәскәү - 11.10.1984, Казан), сәнгать белгече, архитектор, тарих фән. канд. (1966), сәнгать фән. д-ры (1984). Н.И.Воробьев, Н.Ф.Калинин һәм А.П.Смирнов шәкерте. Киев төзелеш инженерлары ин-тын тәмамлый (1974). 1947-57 елларда «Татгипронефтьпроект» ин-тының архитектура-төзелеш бүлеге, 1957-59 да ТАССР МС каршындагы Махсус фәнни-реставрация остаханәсенең фәнни бүлеге җитәкчесе. 1959-69 да СССР ФАнең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих ин-тында эшли. 1971-81 дә Мари политехника ин-тында укыта (Йошкар-Ола ш.). 1981 дән ТАССРның Көнкүреш хезмәте министрлыгында баш рәссам, 1982-84 тә ТАССР Җирле сәнәгать министрлыгында киңәшче. Татар сәнгать белеменә нигез салучыларның берсе; татар халкының бизәлеш сәнгатен, Казан татарларының авыл йортлары архитектура-сәнгать бизәлешен, Урта Идел буйларының борынгы чорлары, Идел буе Болгар дәүләте, Казан ханлыгы сәнгатен өйрәнә. Татарстан авылларына һәм татарлар тупланып яшәгән төбәкләргә (Әстерхан өлкәсе, Касыйм ш. һ.б.) экспедицияләр оештыра. Һөнәри-сәнгать мәдәниятенең фәнни типологиясен төзи; татар халык сәнгатенең туку, чигү, каюлы күн, зәркәнчелек сәнгате, агачка һәм ташка уеп бизәк төшерү кебек традицион төрләренең тарихи тамырларын һәм үсешен өйрәнә; татар сәнгатенең Болгар һәм Алтын Урда сәнгатьләре б-н дәвамчан бәйләнешен дәлилли. Болгар сәнгатендә Салтау-маяк культурасы элементлары булуын ачыклый, Болгар «җәнлек стиле»нә фәнни билгеләмә бирә. «Казан бүреге»нең һәм ш.у. Казан ханлыгы дәверенең башка сәнгать эшләнмәләренең эшләнү вакытын һәм урынын ачыклый.

Болгар тарих-архитектура саклаулыгындагы кайбер биналарның реставрацияләү һәм реконструкцияләү проектларын эшләүдә катнаша. В. - Казандагы Горький исем. ял һәм мәдәният паркы үзәк мәйданындагы Г.Тукай бюсты архитекторы (сынчысы - И.А.Новосёлов).

В. - 1970 елларда Казан халык һөнәрләре комб-тында, Казан нәфис эшләнмәләр ф-касында, шәһәр тибындагы Шәмәрдән поселогының зәркән остаханәсендә сувенирлар һәм халык сәнгате эшләнмәләре җитештерүне оештыручыларның берсе. Республикада музейлар эшен үстерүгә зур өлеш кертә. Экспедицияләр вакытында ул җыйган материаллар ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, ТР Милли музеенда татар гамәли-бизәлеш сәнгате коллекцияләренең нигезе булып тора. Аның реконструкцияләре һәм эскизлары б-н Казан арты авылларында (Әтнә, Олы Мәңгәр һ.б.) агачтан салынган йорт үрнәкләренең макетлары («Казан» милли-мәдәният үзәге экспозициясендә, «Иске Казан» музей-саклаулыгында урнаштырылган), Идел буе Болгар дәүләтенең һәм Казан ханлыгының керәч сәнгате үрнәкләре (башкаручы - Б.А.Шубин), зәркән эшләнмәләре (Р.Әлмәнов, Л.Хисамиева һ.б.), агач сувенирлар (уеп язу һәм бизәү), металл эшләнмәләр һ.б. иҗат ителә.

Хезм.: Народное изобразительное искусство // Татары Среднего Поволжья и Приуралья. М., 1967; Орнамент казанских татар. К., 1969; Искусство Татарской АССР // Искусство стран и народов мира: Краткая художественная энцикл. М., 1971. Т. 3; Архитектурно-декоративное искусство казанских татар (сельское жилище). Йошкар-Ола, 1975; Древнее и средневековое искусство Среднего Поволжья. Йошкар-Ола, 1975; Народное декоративное искусство Татарстана. К., 1984; Древнее искусство Татарстана. К., 2002 (автордаш); Татарский народный орнамент. К., 2004.

Әд.: Тематическая подборка к 75-летию со дня рождения Ф.Х.Валеева // Казань. 1995. № 5/6; Ильина М.Е. Пионер // Очерки истории Высокогорского района Республики Татарстан. К., 1999; Фахрутдинов Р.Г. Фуад Хасанович Валеев: страницы биографии и научной деятельности // Искусство и этнос. Новые парадигмы: Материалы III Всерос. конф., посв. 80-летию Ф.Х.Валеева. К.,2002.

М.Е.Ильина, Г.Ф.Вәлиева-Сөләйманова.

 

Чыганак: Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования