ВАХИТОВ Мулланур Муллаҗан улы

ВАХИ`ТОВ Мулланур Муллаҗан улы (10.8.1885, Казан - 19.8.1918, шунда ук), сәясәт эшлеклесе. 1905-07 еллардагы рев-ция вакыйгаларында катнаша. Казан реаль уч-щесен тәмамлый (1907), Петербург политехника (1907-10), психоневрология (1911-16) ин-тларында укый. 1903 елдан татар укучы яшьләренең «Шимбә» түгәрәгендә, 1905-06 да Казандагы марксистик түгәрәкләрдә катнаша. Татар проф. театрын оештыруны яклый. 1912-14 тә «Мусульманская газета»да (С.-Петербург) фәнни алгарыш, ислам яңарышы мәсьәләләренә багышланган мәкаләләре басыла. 1917 нең язында җирне крәстияннәргә, хакимиятне Советларга тапшыру мәсьәләләрендә большевиклар позициясенә баса, Беренче бөтендөнья сугышын туктату яклы була. Мөселман социалистлар комитетларын оештыручыларның һәм җитәкчеләренең берсе, «Кызыл байрак» г-тасы мөхәррире. 1917 нең маеннан Казан губерна земство идарәсе әгъзасы, «Игенче» г-тасы мөхәррирләренең берсе. Казанда Окт. кораллы күтәрелешендә катнаша. Казан шәһәр думасы гласные булып сайлана, Учредительләр җыенына Казан губернасыннан күрсәтелгән вәкил. Казанда Вакытлы революцион штаб әгъзасы булып тора, большевикларның бердәм соц. хөкүмәт төзүгә каршы булуына протест йөзеннән 1917 нең 28 октябрендә аның составыннан чыга, бәяләргә дәүләт контроле кертелүне якламый. 1918 дә Үзәк мөселман комис-ты комиссары, РСФСР Милләтләр эшләре халык комис-ты коллегиясе әгъзасы, Үзәк мөселман хәрби коллегиясе рәисе. 1918 нең 22 мартында И.В.Сталин б-н бергә «Татар-Башкорт Совет Республикасы турында нигезләмә»гә кул куя. «Чулпан», «Кызыл Армия», «Красное знамя» г-талары б-н хезмәттәшлек итә, төрек телендә чыгарылган «Ени дунья» г-тасының мөхәррире була. Кызыл Армиянең мөселман гаскәри берәмлекләрен оештыруга җитәкчелек итә. 1918 нең июленнән Идел буенда гадәттән тыш азык-төлек комиссары. 1918 нең августында 2 нче татар-башкорт батальонын җитәкли, Казанны саклауда катнаша. Казанны чех-словак корпусы һәм КОМУЧның Халык Армиясе гаскәре алганнан соң, шәһәрдә яшерен эш алып бару өчен калдырыла. Хыянәтче тарафыннан фаш ителә, акгвардиячеләр кулына эләгә һәм атып үтерелә. В.ка Казанда һәйкәл куела, шәһәрнең бер р-ны һәм урамы, Казан химия комб-ты, ТРның торак пунктлары һәм а.х. пр-тиеләре аның исемен йөртә.

Хезм.: Избранное. К., 1967.

Әд.: Ибраһимов Г. Бөек Октябрь революциясе һәм пролетариат диктатурасы. К., 1922; НафиговР.И. М.Вахитов. К., 1975; Жизнь и деятельность революционера-ленинца: Сб.статей и док-тов. К., 1985; Хабутдинов А.Ю. Легенды татарской истории: Мулланур Вахитов // Идель. 1997. № 10.

А.Ю.Хәбетдинов.

 

Чыганак: Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования