Кыр Шонталасы: су буендагы дала

Шуңа игътибар итәм: һәр төбәкнең, һәр авылның үзенә генә хас гадәте, сөйләме, җыеп әйтсәң, йөзе була. Алексеевск районының Кыр Шонталасы да республиканың йөзләгән авылларыннан үз йөзе белән аерылып тора.

1-2

АВЫЛ ДИП ҖАН АТУЧЫЛАР

Кыр Шонталасы зур, борынгы авыл. Тарихы XVI гасырларга ба­рып тоташа. Бүген биредә 560 кеше яши, 168 хуҗалык бар. Менә шушы саннарны яздым да туктап калдым. Ни өчен дигәндә, каршымда сан­нардан торган берничә бит кәгазь ята. Кыр Шонталасы авыл җирлеге башлыгы Фәнис Хәмәдиев безнең өчен махсус документ әзерләгән. Авыл турында сораша башлагач, кулыма менә шул бер кочак кәгазь­не тоттырды. Алар белән, Шонтала­ны урап кайтканан соң, яхшылап танышып утырам. Бу саннар авыл­ның бөтен чынбарлыгын күрсәтә кебек. Мисал өчен, Кыр Шонталасы авыл җирлегендә 2015 елда 9 бала туган, 15 кеше вафат булган. 2017 елда – 2, 2018 елда 3 сабый туган. Үлүчеләр санына килсәк, 2017 елда – 9 кеше, 2018дә – 12. Табли­цада караганда бигрәк сизелә ул: туучылар саны үлүчеләргә кара­ганда берничә тапкырга ким. Хәер, бу бер Кыр Шонталасы проблемасы гына түгел, бөтен республикада шушы хәл күзәтелә.

1-5

– Сездә дә яшьләр калмыймы? – дим җирлек башлыгына.

– Ни кызганыч… Мәктәпне тә­мамлагач, чыгып китәләр дә бүтән кайтмыйлар инде. Әйе, йортларга газ, су кергән. Алай гына да түгел: бездә таш юл салынмаган бер генә урам да юк. Безнең авылдагы ке­бек юллар республиканың башка авылларында юк та дип беләм. Тик яшьләргә бу гына җитми. Һәм мин аларны аңлыйм. Заман үзгәрде бит. Безнең чордагы кебек балаларга мәктәпкә барып кайту гына аз. Ата-ананың ул‑кызын сәнгать мәктәбенә, биюгә, бас­сейнга да йөртәсе килә. Ә болар авылда юк. Менә шуңа да яшьләр район үзәгендә булса да калырга тырыша.

Кыр Шонталасы районда сыер асрау буенча беренче урында тора икән. 158 сөтлебикә исәпләнә би­редә. Аерым хуҗалыклар 4–5 баш сыер тота. Җирлектә КФХ бу­лып теркәлгән 12 эшмәкәр бар. Берәүләре мөгезле эре терлек үр­четә, икенчеләре игенчелек белән шөгыльләнә. Иң эре КФХ хуҗасы Илдар Хамматвәлиев белән та­ныштык. Илдар белгечлеге буенча агроном икән, Казан авыл хуҗа­лыгы академиясен тәмамлаган. (Тормыш иптәше Ләйсән белән ике кыз үстерәләр.) Хамматвә­лиевлар КФХ нда 30дан артык (!) техника гына исәпләнә. 900 гектар җир эшкәртәләр.

– Аерым районнарда фермер­ларга җир бирмиләр яки иң начар урыннан тәкъдим итәләр. Сезгә ничек 900 гектар бирделәр? – дим Илдарга.

– 600 гектары аның пай җирлә­ре. Эшләгәнне күреп, авылдашлар шулай арендага бирде.

1-3

Авылдашларының карары аң­лашыла: бер пай җире өчен Ил­дар 6 центнер иген бирә, ә колхоз урынында эшләүче «Кызыл Шә­рык» агрофирмасы – 3 центнер. Гап‑гади арифметика!

– Иген уңган елны бәясе түбән, уңмаган елны бәя кыйммәт була, дип зарлана фермерлар. Сезнең эшләр ничек? Халыкка да пай җире өчен әйбәт кенә бирәсез икән, – дим Илдарга.

1-10

Иңэре КФХ хуҗасы Илдар Хамматвәлиев тормыш иптәше Ләйсән белән ике кыз үстерәләр.

– Төрлечә була. Узган ел минуска чыктык, быел исә уңыш та, бәя дә фермерлар өчен отышлырак туры килде. Көз көне игенне 7 сумнан авылдашларга саттык. Хәзер исә 10 сум 80 тиеннән читтән килеп алалар. Авыл кешесенә, әлбәттә, ул бәядән бирмим. Үз җирләрендә үскән иген бит. Гади халыкка иген­нең бәясе 8 сумнан артса, хайван асрауның бер тиен файдасы да кал­мый. Шуңа бездә шәхси хуҗалык­лар игенне көздән алып куя…

Авылларда еш йөргәч, фермер­ларның зарын да еш ишетергә туры килә. (Сыер асраган кешегә сөт бәясе түбән, иген үстерүчегә ягулык кыйммәт һ.б). Тик Илдар зарланмады. Хәер, бу аңлашыла да кебек: ул инде аягында нык тора. Даими эшләүче 4 кешесе бар, сезон вакытында 10лап ир‑атны эшкә ала. Тракторлары кышын да тик тормый: авылларда юллар ача, башка вак‑төяк эшләр башкаралар.

– Мин дәүләткә рәхмәтле, – диде фермер. – Акмаса да тама. Мисал өчен, техниканың күбесен дәүләт программалары ярдәмендә алдым: 50 процентын үзем түләп, калган яртысына субсидия кайтты. Ягу­лыкка да ташлама бирәләр. Мисал өчен, узган елгы чәчү вакытында ягулыкны 43 сум урынына 35 сум түләп алдык. Ни дисәң дә файда. Ашламага да ташлама ясала. Мон­дый шартларда эшләргә була әле.

Сөтчелеккә караганда, иген үсте­рү җайлырак, дип саный фермер. «Елга ике тапкыр ныклап эшләп аласың да ял итәсең. Ә мөгезле эре терлек яныннан ел әйләнәсе китеп булмый». Бәлки шулайдыр да. 18 ел бу өлкәдә эш тәҗрибәсе булган фермер белми әйтмәс.

Илдар Хамматвәлиевның ту­ган авылы өчен җан атып торуын да әйтергә кирәктер. Авыл башын­дагы зурлап ясалган «Кыр Шонта­ласы» язуыннан башлап, Мәдәният йорты янындагы обелискка кадәр үз акчасына эшләткән. Нәрсә ту­рында гына сөйли башласалар да, «Илдар кулы» диләр.

1-8

Наил Гарифуллин гаиләсе белән.

 

«ӨЙДӘГЕЛӘРГӘ ӘЙТМӘДЕМ»

Февраль ае уңае белән ватанны саклаучыларның онытылыбрак кала торганнарын да искә алырга булдык. 15 февральдә Әфганстан­нан совет гаскәрләрен чыгару көне, бу датаны да оныта алмыйбыз.

Шуңа Кыр Шонталасының да Әфган сугышын кичкән ир-атлары белән танышырга бул­дык. Гаилә дуслары, күршеләр – Наил Гарифуллин белән Фәнис Фәезов Әфганстанда хезмәт иткән. Наил абый тормыш иптә­ше Зәйнәп апа белән ике кыз үс­терә. Күп еллар дәвамында авыл­да баш инженер булып хезмәт куйган. Бүген исә «Сельхознаб» оешмасында эшли.

– И, без бит инде әллә ни батыр­лык эшләмәдек, – дип куйды Наил Гарифуллин. – Алты ай Төрекмәнстанда хәрби өйрәнү узгач, Әф­ганстанга – Шинданд провинция­сенә җибәрделәр. 1983 ел иде ул. Анда аэропорт бар иде, без шуны сакладык. Дөресен генә әйткәндә, Әфганстанда сугыш бара икәнен без башта белмәдек тә. Ул вакыт­та интернет дигән әйбер юк бит. Әниләргә дә кайда икәнемне баш­та әйтмәдем, борчылып тормасын­нар, дидем.

Наил абый тыйнак кына сөйли дә сөйли, әйтерсең, күршедәге алмагач бакчасын гына саклаган. Ник бер зарлансын…

– Сезнең белән хезмәт итүчеләр арасында һәлак булучылар күп иде­ме? – дим.

– Булды инде…

– Алайса гомерегез кыл өстендә булган ич! – дим. – Үлем турында уй килми калмагандыр башыгыз­га…

– Уйланып аласың инде… Тик озак түгел, алай утыра башла­саң, саташырга мөмкин. Әфганстанда бит дошман белән күзгә‑күз карашып сугышу булмады. Шулай да белеп тора идек: тау астыннан барганда сиңа таба теләсә кайчан ут ачарга мөмкиннәр. Бәхеткә, ми­нем күз алдымда андый хәл булма­ды. Алла саклагандыр…

Гарифуллиннар яңа гына әтилә­рен җирләгәннәр. Тәлгать абый 91 яшендә дөнья куйган. Мактау­лы исемнәре булган, бик җор телле бабай турында якыннары еламыйча сөйли алмый.

– Андый кешеләр меңгә бер генә туа, – диде Зәйнәп апа. – Тагын бераз гына булса да яшәмәде бит… Мин шушы нигезгә килен булып килдем. Гомер буе бергә яшәдек. Аннан бер авыр сүз ишетмәдем. Ул йортыбызның күрке иде…

1-7

・ Танышкач, өч көн дигәндә Рәшидәне урлап алып та кайттым, ・ диде Фәнис Фәезов.

«НЫК БУЛГАНБЫЗ»

Икенче әфганчы – Фәнис Фәе­зов та күршесе кебек, гади, тыйнак булып чыкты. Наил абый кебек, ул да төпчек малай, туган нигездә калган. Бу йортта да өлкәннәр бар – әниләре Асия апа 91 яшендә. Соңгы араларда авырып тора икән. Тагын әле Фәнис абыйның алтмышка җи­теп килүче бертуган апасы Рәзилә дә алар белән яши.

– Әнине дә, апаны да хатыным Рәшидә карый, рәхмәт яусын, – диде Фәнис абый.

Фәнис абый хәрби хезмәткә күр­шесенә караганда берничә ай соң­рак китә.

– Наилнең Әфганстанда хезмәт итүен мин армиягә киткәнче белмәдем дә, – диде Фәнис абый. – Хәер, мин дә башта өйдәгеләргә, дусларга кайда икәнемне әйтмә­дем. Аннан белделәр инде. Әни, ку­рыкмагыз, монда барысы да тыныч. Сугыш бармый, дип өйгә хат яздым.

– Ә чынлыкта? – дим.

– Чынлыкта… Төрле вакыт бул­ды. «Пяндж отряды»нда идем, чик буен сакладык. Вертолетлар­дан да дошманны күзәтеп йөрдек. Хезмәт вакытым тәмамлангач та, ике айдан артык өйгә кайта алма­дым, җибәрмәделәр.

Фәнис абый Әфганстанда булган вакытларын әнә шулай кыскача гына бәян итте. Күршесе Наил абый кебек үк, ул үзен батырга санамый.

– Хәрби бурыч үтәү – ул гадәти хәл. Безне шулай өйрәттеләр. Әф­ганстандамы, башка җирдә хезмәт итәсеңме, барыбер. Безнең тәрбия шундый иде.

– Тик сез сугышта булгансыз бит. Ә Әфганстаннан, бүген инде белә­без, гомер буена җитәрлек тән яра­сы, җан ярасы алып кайтучылар да байтак, – дим.

– Без нык булганбыздыр, дип уй­лыйм. Хәзер инде утыз елдан артык вакыт үткән, ул вакыйгалар артта калган. Менә улыбыз Фәнзил язга армиядән кайта. Барнаулда хезмәт итә. Аларга без күргәннәр эләкмә­сен…

Шулай диде дә Фәнис абый, тиз генә сүзне икенчегә борып, хатыны Рәшидә апаны ничек ур­лап кайтканы турында сөйләргә кереште.

– Танышкач, өч көн дигәндә, ур­лап алып та кайттык, – дип, мыек астыннан елмайды. – Чөнки аның йөргән егете бар иде, кияүгә алып куяр, дип курыктым.

Рәшидә апа күрше Урта Тигәнәле авылыннан икән. Чынлап та, кыз­ның очрашып йөргән егете булган.

– Кыз ризалыгыннан башка шу­лай урлап китәләр идеме? – дим.

– Юк инде, – дип елмайды Рә­шидә апа. – Риза булмасаң урла­мыйлар. Фәнисне күрдем дә ошат­тым. «Чык миңа кияүгә», – дигәч, ике дә уйламадым, риза булдым.

– Урлау дигәне шул аның: әти-әниләргә алдан әйтеп тормый­сың, – дип сүзгә кушылды Фә­нис абый. – Клубка дип чыгып киткән җирдән тоттым да Рәшидә белән кайтып кердем. «Әти-әни, мин өйләнәм», – дидем. Шулай итеп төнге уникедә безнекеләр Рәшидә­нең әти‑әнисе янына чыгып китте. Әйтмичә генә калдырып булмый бит инде! Кызлары клубка дип чы­гып киткән җирдән кайтмасын әле!

…Менә шундый ике гаилә, ике дус, ике күрше язмышы. «Фәе­зовлар белән безнең ике йортка – бер ишек», – дип елмайды Зәйнәп апа. Мин моның серен хатынна­рыннан да күрдем: икесе дә ачык, кешелекле, уңган затлар. Әфган­чы дуслар хатыннарыннан уңган, кыскасы!

«ЯЗМАГЫЗ, РИЗА‑БӘХИЛ ТҮГЕЛ…»

Алексеевск районында тәр­биягә бала алган гаиләләр шак­тый. Кыр Шонталасы авылында да бар икән андый гаилә. Тәрбиягә алган ике улларын олы тормышка озатканнар да, менә өченче бала – кыз бала тәрбияләүче ир белән ха­тынны күрергә теләп, өйләренә бардык. Тик… хуҗабикә ханым кырт кисте: «Безнең турыда язма­гыз, риза‑бәхил түгел!» Мин исә бу хәлгә аптырап киттем: ни өчен? Без бит гаеп эзләп йөрмибез. Сәбә­бен соңрак аңладык.

– Әни, ник язмагыз, дисең? Бәл­ки, минем әти белән сиңа рәхмәт әйтәсем киләдер… – дип, сөйкемле генә егет каршы чыкты. (Бактың исә, тәрбиягә алган малайларның кечесе икән).

– Алайса әйтегез, тик мине генә кыстырмагыз, – диде ана кеше.

Шулай итеп өйнең түренәрәк уз­дык. Руслан бу йортта 4 яшеннән, абыйсы Радик 7 яшеннән яши бу­лып чыкты.

– Әти‑әни фаҗигале төстә ва­фат булгач, безне интернатка биргәннәр иде, – диде Руслан. – Алтмыш ике яшендәге дәү әние­без булган, тик ул безне тәрбиягә алырга теләмәгән. Казаннан без, Северный бистәсендә туганбыз. Са­бый чагымны бик начар хәтерлим.

Руслан сөйләгәндә ана кеше дә килеп утырды. Улының сөйләгәннә­рен күз яшьләре белән тыңлады.

– Мин әти белән әнигә бик рәхмәтле. Тормышка яракла­шып үстек. Абыйга да, миңа да Ка­заннан бер бүлмәле фатир алырга ярдәм иттеләр.

– Улым, юкны сөйләмә. Фатирны сезгә дәүләт бирде, мин документ­лар гына җыйдым, – диде ана кеше.

– Әни, ләкин сез булмасагыз, без аны ала алмас идек!

– Юк, аларын язмагыз, сеңлем. Балаларны Аллаһ ризалыгы өчен алдым. Кешегә сөйләп, кемгәдер мактанып йөрү кирәк түгел. Ба­лалар бәхетле булсыннар, безгә рәнҗемәсеннәр. Шул гына…

Соңрак ана кеше ачылып китте. Баксаң, ул моннан егерме ел элек яман шеш белән авырган икән. Әгәр терелсәм, тәрбиягә бала алыр идем, дип әйткән сүзе дә булган. Һәм сүзендә торган – савыккач, ире белән балалар йортына киткән. Ул хакта менә ничек сөйләде ул:

– Интернатта иң беренче очрат­кан балам Руслан булды. Каршыма йөгереп килде дә: «Әни, сез мине алырга килдегезме?» – диде. Ул да түгел абыйсы Радикны да яныбыз­га алып килде…

Бу Күкләрнең билгесе, дип, ана кеше ике малайга да документ тутыра. Һәм үзләре белән алып кайтып та китәләр.

Руслан белән Радик бүген Ка­занда яши. Икесе дә югары белем­ле. Руслан 10 ел инде диндә, на­мазын калдырмый икән. Ә өченче балага – Юляга 14 яшь.

– Мин ике бала таптым, улы­бызга 38 яшь тулды, – диде ана кеше. – Ә менә кызыбыз… тугач та үлде. Кыз үстерәсе килеп калды. Районның опека идарә­сенә баргач: «Бер кыз бала бул­са, әйтерсез әле, тәрбиягә алыр идек», – дидем. Озак та үтмәде: «Биш яшьлек кыз бар», – дип шал­тыраттылар. Әтисе белән икенче көнне үк Казанга киттек. Юля­ны барып күрдек. Бик ошаттык үзен, тиз арада документларны тутырып, үзебезгә алдык. Авылга кайтканда бер авыз сүз татарча белми иде, мәктәпкә кергәнче өйрәнде үзе.

Бу гаиләдә сәгатьтән артык уты­рып чыктым. Күбрәк аралашкан саен, ана кеше ныграк ачылды. Исемен күрсәтергә теләмәвенең тагын бер сәбәбе кешеләрдән читенсенү икән. «Акча дип бала алалар», «Фатирны да улларына түгел, үзләренә эшләткәннәр» ке­бек сүзләр ишеттергәннәр. Минем шуны әйтәсем килә: закон тара­фыннан куелган таләпләргә җавап бирә алган, мондый теләге булган һәр гаилә бала алып тәрбияли ала. Ә фатир үзләштерүгә килгәндә, ул фәкать ятим балалар исеменә бирелә. Анда ата-ананың катна­шы юк.

…Кыр Шонталасының затлы мә­четендә дә булдык. Аны авылдаш­лары Фәнис Гатин төзеткән. Указлы муллаларның аерым исемлеген эшләп, мәчеткә элеп куйганнар.

 

1-6

Указлы муллаларның аерым исемлеген эшләп, мәчеткә элеп куйганнар. 

1-9

Белгечлеге буенча химия укытучы­сы, КДМУ мөгаллиме Галим Хиса­мов туган авылы – Кыр Шонталасы тарихын ныклап өйрәнгән. Алты ба­смасы дөнья күргән. Галим Хисамов сөйләгәннәрдән:

– Кыр Шонталасын аерым кешеләр XIV гасырда ук оешкан дип сөйли. Ләкин мин ул фикер белән килеш­мим, чөнки архивларда утырып, авыл тарихын ныклап өйрәндем. Доку­ментларда беренче мәчет 1683 елда төзелә, 1744 елда җимерелә, дип би­релә. (Авыл Нугай юлында бит). Ә менә ул чорда күпме кеше яшәгәне билгеле түгел.

Күрше Тигәнәле, Кызыл Яр авылла­ры якынча 1650 нче елларда төзел­гән. Димәк, безнең авылга да халык шул тирәләрдән күчеп утырган булырга тиеш. Урманасты Шонталасыннан Госман исемле кеше авылга нигез сал­ган, дип фараз кылырга җирлек бар.

Исеменә килгәндә, «Шон» – Сөн, ягъни елга сүзеннән, төрки яки фин‑угыр кабиләләреннән алынган атама; «тала» – дала исеменнән килеп чыккан. Даладагы зур булмаган сулык дип аңларга кирәк. Чынлап та, авыл янында елга бар. Борынгы бабала­рыбыз авылны шул хөрмәткә атаган булырга тиеш.

Тагын шуны әйтә алам: Кыр Шон­таласының 40 процент кешесе чукындырылган булган. Аларны кире мөселман диненә 1830 елда Мөхәммәт мулла кайтара. Бу турыда документлар бар.

1-4

 

Автор: Руфия Фазылова 

Фотограф: Александр Ефремов

"Татарстан" журналы, 2019.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Соңгы яңарту: 14 ноябрь 2019, 15:52

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования