ТУПОЛЕВ Андрей Николаевич

ТУ`ПОЛЕВ Андрей Николаевич (29.10.1888, Тверь губ. Пустомазово а. — 23.12.1972, Мәскәү), авиаконструктор, техник фән. д-ры (1933), СССР ФА академигы (1953; 1933 елдан СССР ФА мөхбир әгъзасы), РСФСРның атказ. фән һәм техника эшлеклесе (1933), өч тапкыр Соц. Хезмәт Герое (1945, 1957, 1972), инженерлык-авиация хезмәте генерал-полковнигы (1968). 1918 дә Мәскәү югары техник уч-щесен тәмамлый. 1909 дан проф. Н.Е.Жуковский җитәкчелегендә һавада йөзү түгәрәгендә шөгыльләнә башлый (планерлар һәм самолёт элементларын төзүдә катнаша, 1910 да беренче тапкыр планерда очыш ясый). 1916–18 дә исәпләү-сынау бюросында эшли, биредә илдә беренче аэродинамик труба уйлап табыла һәм эшләнә. Үзәк аэрогидродинамика ин-тына (ЦАГИ) нигез салучыларның (1918) һәм җитәкчеләренең берсе. 1918–36 да тоташ металлдан тәҗрибә самолётлары төзелеше башлыгы урынбасары , җиңел һәм нык металл — кольчугалюминий (дюралюминий) җитештерүне оештыручы. 1922 дә төрле класслы: катнаш конструкцияле АНТ-1 (1922), тоташ металл АНТ-2 (1924), хәрби АНТ-3 (1925 елда Кызыл Армиянең Хәрби-һава көчләрендә кораллануга кабул ителә) тоташ металл самолётлар проектлау һәм җитештерү буенча тәҗрибә КБсын (ЦАГИ составында) оештыра һәм аны җитәкли. Дөньяда беренче булып Т. ирекле йөртүче моноплан канатлы тоташ металл самолёт схемасын фәнни нигезли: двигательне канатның алгы кырыена һәм ягулык бакларын аның сыемына урнаштыру нәтиҗәсендә канатның эше кими һәм авырлык күтәрү сәләте арта. Әлеге схема буенча 1925 тә АНТ-4, 1930 да АНТ-6, 1935 тә АНТ-40 бомбардировщиклары төзелә (Казан, Воронеж, Новосибирск, Комсомольск Амурда һ.б. шәһәр з-дларында серияләп җитештерелүгә кертелә). Т. илнең самолёт төзү практикасына авиация з-дларында төп КБның ф-лларын һәм аларның үз очыш базаларын оештыруны кертә, шуның б-н завод сынауларының вакыты кыскара һәм машиналар җитештерү күпкә тизләтелә. Т. — илнең беренче күп моторлы пасс. самолётларын: 3 моторлы АНТ-9 (1929), 5 моторлы АНТ-14 (1931), шул вакыт өчен иң зур пасс. самолёты АНТ-20 «Максим Горький»ны (1934, аның аналогы АНТ-20 бис Казан з-дында эшләнә) төзүче конструктор. АНТ (1922–41) һәм ТУ (1941 дән башлап) самолётларында 78 дөнья рекорды куела, 28 уникаль очыш башкарыла, ш.и.: «Челюскин» пароходында поляр экспедициядә катнашкан 1934 кеше коткарыла (АНТ-4); 1937 дә Мәскәүдән АКШка Төньяк котып аша В.П.Чкалов һәм М.М.Громов экипажлары тукталышсыз очып үтә (АНТ-25); 1937 дә И.Д.Папанин җитәкчелегендәге «Северный полюс» фәнни экспедициясе тиешле урынына төшерелә (АНТ-6); 1938 дә В.С.Гризодубова җитәкләгән хатын-кызлар экипажы рекордлы ераклыкны очып үтә (АНТ-37 бис «Родина»).

1937 дә Т. репрессияләнә (1955 тә аклана). Тоткынлыкта 29 нчы махсус Үзәк КБда (СССР НКВДсының Махсус техник бюросы) «103» проектын (фронт бомбардировщигы Ту-2) эшләүче конструкторлар төркемен җитәкли. 1941–43 тә Махсус КБ Омск шәһәренә эвакуацияләнә, Т. биредә Ту-2 не серияләп җитештерү һәм авиаполкларны комплектлау б-н җитәкчелек итә. Бөек Ватан сугышы операцияләрендә ш.у. Г-4 и Г-5 торпеда катерлары һәм В.М.Петляков б-н бергә эшләгән ТБ-1, ТБ-3, СБ, ТБ-7 (АНТ-42) самолётлары да катнаша. Т. — илнең беренче тоташ металлдан эшләнгән гидросамолётлары АНТ-8, АНТ-22, АНТ-27 бис, самолёт-амфибия АНТ-44; сугыштан соңгы елларда — пешкәкле двигательле самолётлар: сугышчан Ту-85, пасс. очкычы Ту-70, бомбардировщик Ту-4 (атом коралын стратегик йөртүче) авторы. Илебез конструкторлары арасында беренчеләрдән булып самолётлар төзелешенә турбореактив двигательләр һәм уксыман канатлар (еракка оча торган бомбардировщик Ту-16, илдә беренче реактив пасс. самолёты Ту-104) кертә. Т. җитәкчелегендә беренче турбовинтлы континентара Ту-114 самолёты, якын һәм урта магистраль Ту-110, Ту-124, Ту-134, Ту-154 самолётлары, дөньяда беренче тавыш тизлегеннән зуррак тизлекле Ту-144 (А.А.Туполев б-н бергә) пасс. самолёты, махсус кулланылыштагы күп кенә яңа тип самолётлар (ерак араларда радиолокацион эзләү, су асты көймәләреннән саклану, пилотсыз разведчиклар) төзелә. С.П.Горбунов исем. Казан авиация ҖБдә Т. тарафыннан эшләнгән күп төрле самолётлар серияләп җитештерүгә куела; 1943–44 тә ул Казан авиация ин-ты аэродинамика лаб-я­сендә Пе-2 модельләрен сынауда катнаша. Т. соңыннан самолётлар һәм ракеталар төзелешенә караган Махсус КБ һәм фәнни-тикшеренү ин-тларын җитәкләгән бик күп талантлы конструкторларны (В.М.Петляков, П.О.Сухой, В.М.Мясищев, А.А.Архангельский, М.Л.Миль, А.П.Голубков, И.Ф.Незваль һ.б.) үстерә. 1935–37 дә СССР ҮБК әгъзасы. 1950–72 дә СССР ЮС депутаты. Ленин бүләге (1957), СССР Дәүләт бүләкләре (1943, 1948, 1949, 1952, 1972), проф. Н.Е.Жуковский исем. бүләк (1958) лауреаты. Сигез Ленин ордены, Октябрь Революциясе, 2 нче дәрәҗә Суворов, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, ике Хезмәт Кызыл Байрагы, Кызыл Йолдыз, «Почёт билгесе» орденнары, илебезнең һәм чит илләрнең башка орденнары һәм медальләре б-н бүләкләнә. Хезмәт Герое (1926). Бөекбритания Корольлек авиация җәмгыятенең, ш.у. Америка аэронавтика һәм астронавтика ин-тының шәрәфле әгъзасы. Тверь өлкәсенең Кимры шәһәрендә Т.га бронза бюст куелган, Мәскәүдә яр буе урамы, Киев, Ульянов, Кимры, Жуковский шәһәрләрендә урамнар Т. исемен йөртә. Мәскәү һәм Омскида Т. эшләгән пр-тие биналарына мемориаль такталар куелган. Мәскәүдәге Авиация фәнни-техник комплексы, Казан авиация ин-ты (хәзер Казан техник ун-ты), Карск диңгезенең Обь култыгындагы утрау Т. исемен йөртә. Казанда авиаконструкторның 120 еллыгына һәйкәл куела.

 

 

Чыганак: Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

 

Әд.: Кербер Л.Л. Ту — человек и самолёт. М., 1973; Андрей Николаевич Туполев: Жизнь и деятельность. М., 1990; Матяж А.И., Мельников А.М. Его именем назван университет: А.Н.Туполев — жизнь и деятельность. К., 2008.

 

 

Чыганак: Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования