ТУМАШЕВА Кәшифә Җамалетдин кызы

ТУМА`ШЕВА Кәшифә Җамалетдин кызы (7.1.1903, Казан губ., Казан өязенең Нөнәгәр а. — 18.4.1978, Казан), актриса, режиссёр, ТАССРның атказ. сәнгать эшлеклесе (1957). 1904 елдан Иркутск шәһәрендә яши, рус мәктәбендә, кызлар җәдит мәдрәсәсендә («Мәдрәсәи Исламия»), кызлар гимназиясендә укый. 1919 да Иркутскида татар театр труппасына керә, «Канлы көннәрдә» (Ш.Усманов), «Яшьләр» (Ф.Әмирхан), «Артист» (Г.Кариев), «Ямьсез тормыш» (Ф.Сәйфи-Казанлы) спектакльләрендә кечерәк рольләр башкара. 1921–23 тә Семипалатинск шәһәрендә татар театрында. 1926 да Казанда Татар театр техникумын тәмамлый, шунда укытырга кала. 1929–31 дә Татар радиосы режиссёры. 1939 дан, Мәскәүдәге Дәүләт театр сәнгате ин-тының (ГИТИС) режиссёрлык ф-тын тәмамлаганнан соң, Татар акад. театрында режиссёр булып эшли (1955 кә кадәр). «Күзләр» (Х.Фәтхуллин, 1939), «Үги кыз» (А.Әхмәт, 1941), «Җавап» (Э.Шамил, 1941) спектакльләрен, бер пәрдәле «Аю» һәм «Тәкъдим» («Медведь», «Предложение», А.П.Чехов; икесе дә — 1946) комедияләрен, «Тормыш җыры» (М.Әмир, 1947), «Көннәр һәм төннәр» («Дни и ночи», К.М.Симонов романы буенча), «Галиябану» (М.Фәйзи), «Җыр дәвам итә» (М.Әмир), «Зур гаилә» (Э.Шамил; барысы да — 1948), «Хафизәләм-иркәм» (Г.Камал, 1949), «Ак калфак» (М.Фәйзи, 1951), «Иске Казанда» (Г.Камал, 1952) спектакльләрен куя. Бер үк вакытта, 1949–50 дә, рус Яшь тамашачылар театрының татар төркеме б-н җитәкчелек итә, анда Г.Гобәйнең «Маякчы кызы» әсәре буенча спектакль куя, Татар театр уч-щесендә укыта. 1956–62 дә Татар респ-ка күчмә театрының баш режиссёры. Аның сәхнәсендә 18 спектакль куя: «Сакла, шартламасын!» (К.Тинчурин, 1956), «Яшел эшләпә» (Г.Насрый, 1957), «Карагол» (Д.Юлтый, 1957), «Үлмәс җыр» (Р.Ишморат, 1958), «Жорж Данден» (Ж.Б.Мольер, 1958), «Елмайган өчен миллион» («Миллион за улыбку», А.В.Софронов, 1959), «Рәйхан» (Н.Исәнбәт, 1960), «Тапшырылмаган хатлар» (Г.Минский, Г.Кутуй повесте буенча, 1961) һ.б. Т. Татар респ-ка күчмә театрының репертуарын яңарта. Актёрларның проф. белем алуларына, ш.у. спектакльләрнең сәхнәгә куелу дәрәҗәсенә зур игътибар бирә.

Әд.: Илялова И. Театр имени Тинчурина. К., 2002.

 

 

Чыганак: Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

 

 

Д.Ә.Гыймранова.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования