ТУМАШЕВ Гомәр Гали улы

ТУМА`ШЕВ Гомәр Гали улы (21.11.1910, Чистай ш. — 10.9.1984, Казан), механика өлкәсе галиме, физика-матем. фән. д-ры (1946), проф. (1947), ТАССРның атказ. фән эшлеклесе (1951), РСФСРның атказ. фән һәм техника эшлеклесе (1960). Казан ун-тында укый (1932–34), Казан авиация ин-тын тәмамлый (1937), шунда ук эшли, бер үк вакытта, 1942 елдан, Бөек Ватан сугышы елларында Казанга эвакуацияләнгән Үзәк аэрогидродинамика ин-ты (Мәскәү) ф-лында эшли. 1944 тән Казан ун-тында: теоретик механика каф. мөдире (1944–54), физика-матем. ф-ты деканы (1948–51), Математика һәм механика фәнни-тикшеренү ин-ты директоры (1954–60), бер үк вакытта аэрогидромеханика каф. мөдире (1954–82), проф.-консультант (1982 дән). Тоташ тирәлекләр механикасында киң кулланыш тапкан кайтма кырый мәсьәләләр (ККМ) теориясенә нигез салучыларның берсе. Хезмәтләре газ динамикасына, җир асты гидромеханикасына, аэрогидродинамика ККМнә карый. Т. чикләнгән агымда һәм бары тик циркуляция ягалап агуында биплан һәм канат профилен төзү, өзек агым ягалап ага торган дуга формасын эзләп табу мәсьәләләрен, моментын үзгәртү максатында профиль модификациясенең кире мәсьәләсен, газ агымы тизлеге тавыш тизлегенә кадәр булганда профиль төзү мәсьәләсен чишә. Сыеклык агымы чикләренең формасын бу чикләрдә тизлек һәм басым бүленеше буенча билгеләү мәсьәләсен формалаштыра һәм аның тулы анык чишелешен күрсәтә. Т. җитәкчелегендә газ динамикасы тигезләмәләрен якынча интеграллау проблемалары һәм төрле эчтәлекле мәсьәләләр: ш.и. агымның каршылыкларны ягалап агуы һәм агымнарның туктавы, газның каналларда һәм соплоларда агуы, өермә агымнар, зур өзеклек өслеге б-н 1 нче һәм 2 нче семьялык характеристикалары арасындагы өлкәдә тавыш тизлегеннән зуррак тизлекле агым мәсьәләләре, әлеге агымда канатның иң зур җәеме теориясенә кире мәсьәлә зур үсеш ала. Сыеклыкның күзәнәкчел тирәлекләрдәге хәрәкәтен өйрәнү б-н бәйле проблемалар өлкәсендә Т. су һәм нефть зоналарында басым кырларын билгеләү мәсьәләсен чишә, һәм бу нефть скважиналарын рациональ урнаштыруда уңышлы файдаланыла. ТАССР ЮС депутаты (1951–55). Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы, Халыклар дуслыгы, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр б-н бүләкләнә.

Хезм.: К задаче о стягивании контура нефтеносности // Уч. зап. Казан. ун-та. 1953. Т. 113, № 10; Обратные краевые задачи и их приложения. К., 1965 (автордаш); Фильтрация несжимаемой жидкости в неоднородной пористой среде. К., 1972 (автордаш).

Әд.: Кузнецов А.В. Гумер Галеевич Тумашев. 1910–1984. К., 2002.

 

 

Чыганак: Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования