ТУИШЕВ Фәйзулла Кәбир улы

ТУИ`ШЕВ Фәйзулла Кәбир улы (19.12.1884, Самара губ., Ставрополь өязе, Иске Төгәлбуга а., башка мәгълүматлар буенча шул ук өязнең Мәләкәс посады, хәзер Ульянов өлкәсенең Димитровград ш. — 15.1.1958, Казан), концерт гармуннарында уйнау остасы, ТАССРның атказ. сәнгать эшлеклесе (1934), ТАССРның халык артисты (1944). Иҗат эшчәнлеген Т. 1900 елда ярминкә һәм цирк тамашаларында башлап җибәрә; шул вакытта, халык музыкантларына хас булганча, гармунда уйнау күнекмәләрен үзләштерә, соло концертлар б-н, ш.у. цирк һәм артистлар труппалары б-н гастрольләрдә йөри. 1937 дән Татар филармониясе солисты. Бөек Ватан сугышы елларында концерт бригадалары эшендә актив катнаша. Татарча концертлар бирүче беренче кеше. Ул тамашачыга төрле төзелешле концерт гармуннарында үзенчәлекле башкару формасын тәкъдим итә. Т. бик яхшы муз. хәтергә ия була, татар халык көйләрен, ш.у. музыка уен коралларында башкарыла торган җырларны («Агач башы», «Айһайлүк», «Алмагачлары», «Туганкай», «Иске кара урман», «Баламишкин», «Әпипә» һ.б.), ш.у. көнкүрештә киң таралыш алган рус («Есть на Волге утёс», «Стенька Разин», «Камаринская», «Эй, ухнем!», «То не ветер ветку клонит», «Ноченька», «Светит месяц»), украин («Виют витры», «Солнце низенько») һ.б. халыкларның җырларын; маршлар, биюләр, автор аранжировкасындагы популяр классик әсәрләрне, үзе иҗат иткән сюиталар, биюләр, маршлар, җырлар һ.б.ны эченә алган искиткеч зур репертуарны үзләштерә. Бөтенсоюз халык музыка уен коралларында башкаручылар смотры лауреаты (1939). 1987 дән даими рәвештә Т. исем. респ-ка гармунчылар конкурсы уздырыла. Конкурс бик күп катнашучыларны, проф. һәм һәвәскәр башкаручыларны үзенә тарта, милли музыка уен коралларында башкаруның популярлашуына, яшь талантлар ачылуга, күпкырлы муз. иҗат үсешенә булышлык итә. ТРның Милли музеенда Т. җыйган концерт гармуннарының уникаль коллекциясе саклана.

Әд.: Рахманкулов Ш.З. Ф.К.Туишев. К., 1936; Татарский гармонист Ф.Туишев (исполнительские традиции). К., 1991; Зигангирова Г. «Я оставил хотя бы маленький след…» (к 125-летию со дня рождения Ф.К.Туишева) // Гасырлар авазы — Эхо веков. 2009. № 2.

 

 

Чыганак: Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования