ТИНЧУРИН Кәрим Гали улы

ТИНЧУ`РИН Кәрим Гали улы (15.9.1887, Тамбов губ., Спас өязенең Таракановка а., хәзер Пенза өлкәсе Спас р-ны Аккүл-Тараклы а. — 15.11.1938, Казан), драматург, актёр, режиссёр, педагог, ТАССРның атказ. артисты (1926). Крәстиян гаиләсендә туа. Башлангыч белемне авыл мәдрәсәсендә ала, 1900–06 елларда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә (Казан) укый. 1910 да «Сәйяр» труппасына актёр булып урнаша. Казанда узган кышкы гастрольләрдән соң шунда калган «Сәйяр» труппасы артистлары б-н 1918 дә Татар драма артистлары труппасын оештыра һәм аның б-н җитәкчелек итә (1919 да бу труппа Үзәк мөселман хәрби коллегиясенең Сәяси бүлеге каршындагы 13 нче Күчмә татар драма труппасы итеп үзгәртелә). 1920 дә З.Солтанов б-н берлектә Самара шәһәрендә татар актёрлары әзерләү өчен студия ача, 1921 дә студияне тәмамлаучылар б-н бергә Оренбургта Г.Кариев исем. театр оештыра. 1922 дә аз гына вакыт Ташкентта эшли, 1922 нең көзендә Казандагы Беренче татар дәүләт театрының баш режиссёры итеп билгеләнә, 1928–29 да Әстерхан татар театры б-н җитәкчелек итә. 1929 дан Татар акад. театрының сәнгать җитәкчесе һәм баш режиссёры. Актёр буларак Г.Кариев традицияләрен дәвам итә, образга керә белү мәктәбе тарафдары була. Т. гәүдәләндергән күпчелек образлар арасында аеруча истә кала торганнары — сизгер, күтәренке рухлы Незнамов, елгыр, җитез Кудряш («Гаепсездән гаеплеләр», «Яшенле яңгыр», А.Н.Островский), зыялы язучы Сөләйман («Тигезсезләр», Ф.Әмирхан), гротеск дәрәҗәсендә бирелгән Вурм («Мәкер вә мәхәббәт», Ф.Шиллер) һәм Хлестаков («Ревизор», Н.В.Гоголь), трагик Борис Годунов («Иоанн Грозныйның үлеме», А.К.Толстой) һ.б. Үзенең пьесалары буенча куелган спектакльләрдә Кыям («Беренче чәчәкләр»), Батырхан («Җилкәнсезләр»), Булат («Зәңгәр шәл»), Мәхдүм («Сүнгән йолдызлар»), Искәндәр («Американ»), Җантимер («Ил») һ.б. төп рольләрне башкара. 1918 дән режиссура б-н шөгыльләнә башлый, үзе куйган спектакльләрдә реализм принцибын, ягъни спектакльнең тышкы күренешендә дә, характерлар үсешендә дә тормыш чынбарлыгына тугрылыкны эзлекле гәүдәләндерә. Үзе язган пьесаларның барысын да беренче булып сәхнәләштерә, ш.у. «Яңа кешеләр» (Г.Ибраһимов, 1920), «Таһир-Зөһрә», «Яшь йөрәкләр» (Ф.Бурнаш, 1920), «Җир уллары» («Җир уллары трагедиясе» буенча, Һ.Такташ, 1922), «Бай кызы» (Ш.Усманов, 1922), «Упкын» (Ә.Т.Рахманкулов, 1925), «Тормыш төбендә» («На дне», М.Горький, 1932), «Ревизор» (Н.В.Гоголь, 1929, 1932) спектакльләрен куя. Т. комп. С.Сәйдәшев б-н бергә иҗат итә. Аның «Сүнгән йолдызлар» (1924), «Казан сөлгесе» (1924), «Зәңгәр шәл» (1926), «Ил» (1929), «Кандыр буе» (1932) пьесаларына С.Сәйдәшев язган көйләр алар буенча куелган спектакльләрнең табигый һәм аерылмас өлешенә әверелә.

Актёрлык эшчәнлеген башлаганчы ук, Т. үзен драматург буларак таныта, 1906 да мәдрәсәдәге тәртипләрдән көлгән «Моназара» («Бәхәс») сатирик комедиясен яза. «Сәйяр» труппасында эшләгән елларда, нигездә, комедияләр иҗат итә: «Хәләл кәсеп» (1910), «Шомлы адым» (1912), «Ач гашыйк» (1915), «Назлы кияү» (1916). Аларда көчле гротескка корылган төрле хәлләр һәм характерлар аркылы татар зыялыларының милләтне социаль үзгәртеп коруга һәм аның алдынгы үсешенә омтылышлары гәүдәләнә. «Йосыф белән Зөләйха» (1919), «Зар» (1922), «Сакла, шартламасын!» (1923), «Тутый кош» (1924), «Американ» (1924), «Нәни абый» (1925), «Җилкәнсезләр» (1926) пьесаларында драматург сатирасы тирән социаль мәгънә һәм масштаблык ала. Бу чорда Т. милли фольклор күренешләренә мөрәҗәгать итә, комп. С.Сәйдәшев б-н иҗади берлектә зур популярлык казанган «Сүнгән йолдызлар», «Казан сөлгесе», «Зәңгәр шәл» муз. драмаларын иҗат итә. 1930 елларда драматург иҗатында уңай герой эзләү күренешләре күзгә ташлана. Т.ның «Корыч орчык» (1930), «Тургай» (1932, Р.Ишморат б-н берлектә), «Ударниклар бәйрәме» (1933), «Булат бабай семьясы» (1933, К.Нәҗми б-н берлектә), «Алар өчәү иде» (1935) пьесалары соц. төзелеш, тормышны тамырдан яңарту рухын бирү омтылышы б-н сугарылган. Татар драматургиясе һәм театры үсешенә мөнәсәбәтле үз карашларын дәлилләргә омтылып, ш.у., бер яктан караганда, яңа театрның реализм юлыннан барырга тиешлеген, икенче яктан, театр телен, сәхнә күренешләре динамикасын яңарту зарурлыгын раслап, публицистик мәкаләләр б-н чыгышлар ясый.

1938 дә Т. репрессияләнә, аның пьесалары озак еллар дәвамында тыела. Үлгәннән соң аклана. 1988 дә Т. исеме Татар драма һәм комедия театрына бирелә, Казандагы бер урам аның исемен йөртә.

Әсәр.: Сайланма хикәяләр. К., 1967; Сайланма драмалар һәм комедияләр: 2 томда. К., 1969.

Әд.: Татар театры (1906–1926). К., 2003; Кәрим Тинчурин: Истәлекләр, шигырьләр. К., 2003; Кәрим Тинчурин: тарихи-документаль, әдәби һәм биографик җыентык. К., 2011; Гимранова Д. Современное прочтение классики // Сцена и время. К., 1982; Ахмадуллин А. Многогранный художник // Горизонты татарской драматургии. К., 1983; Карим Тинчурин и татарское искусство: Материалы Всерос. науч.-практ. конф. К., 2007.

И.И.Илялова, Р.Р.Мусабәкова.

 

Чыганак: Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования