ТЫНЧЕРОВ Әмин Хәлил улы

ТЫНЧЕ`РОВ Әмин Хәлил улы (19.5.1907, Тамбов губ., Елатьма өязе Бастан а. — 1980, Мәскәү), дәүләт эшлеклесе. Рязань совет-партия мәктәбен (1929), Татар коммунистлар ун-тын (Казан, 1932), Н.Е.Жуковский исем. Хәрби-һава академиясен (Мәскәү, 1955) тәмамлый. 1924–26 елларда Бастан авылы комсомол ячейкасы секретаре, ВЛКСМның Рязань губернасы Сасово волость ком-ты инструкторы. 1932–33 тә ВКП(б)ның Татарстан өлкә ком-тының агитация-масса эшләре бүлеге инструкторы. 1933–35 тә ТАССР Беренче май МТСы сәяси бүлеге башлыгы урынбасары. ВКП(б)ның Дөбъяз район ком-ты секретаре урынбасары (1935–36), Чистай район ком-ты икенче секретаре (1936–37), Тәкәнеш район ком-ты беренче секретаре (1937–38). 1938–40 та ТАССР ХКС рәисе. Бөек Ватан сугышы елларында Волхов фронты 4 нче аерым армиясенең партия комиссиясе җаваплы секретаре, хәрби комиссар, Фронт тылы идарәсе башлыгының сәяси бүлек буенча урынбасары, Ленинград фронтының 8 нче армиясе хәрби советы әгъзасы. 1947–59 да СССР Хәрби-һава көчләре баш аэродромының Ерак авиация тылы идарәсе башлыгының сәяси бүлек буенча урынбасары. 1959 дан отставкада. 1961–70 тә Тышкы сәүдә министрлыгының реклама басмалары җаваплы мөхәррире урынбасары (Мәскәү).

М.З.Хәбибуллин.

 

Чыганак: Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования