Идел буендагы сусыз Яшелчә

Беренче тукталышыбыз Кама Тамагы районындагы Яшелчә авылында. Зур юлдан фермага кадәр юл ярыйсы гына иде, ә менә фермадан авылга текә таудан төшеп җитәргә кирәк. Без килгәндә коеп яңгыр яуды, җитмәсә, юлның бу өлешенә бер дә “биш”ле куярлык түгел. “Төшүен төшәрбез. Ә менә алмасак?” — дип сорады машина йөртүчебез. Нәрсә дип җавап бирергә дә белмәдек. Машина тын гына юлын дәвам итте.  

6

Бәхет эзләп “качучылар”

Төштек тә, соңыннан исән-имин генә мендек тә. Яшелчә искиткеч матур урында – яшеллек кочагында, тау итәгендә, Идел буенда урнашкан. Авылга килеп кергәч, безне тавыклар белән казлар каршы алды. Як-ягыбызга каранып барабыз. Күп кенә йортларны заманча тәрәзә йөзлекләре  бизи. Модасы шундыйдыр, дип уйладык без.

Бер йорт капкасына эленгән таксофонны күреп алгач, кызыксынып киттек. Эшлиме икән бу, дип трубкасына үрелдек. Эшли. Безнең кыланмышларыбызны читтән генә Солтан абый Бикмөхәммәтов белән Айдар абый Абуталипов күзәтеп утырган икән. Яннарына килгәч, алар безгә Яшелчәнең тарихы турында бәян итте.

— “Декрет о земле” чыккач, 1925 елда Кече Салтык авылыннан Мөхәммәди исемле карт хәзерге Яшелчә авылы урнашкан урыннан җир сорап, Казанга бара. Монда 30 гаилә күченеп киләсе була. Ул вакытта Кече Салтык гөрләп тора, хәзер генә беткән хәлдә ул. Казаннан киләләр дә гаиләләргә җирне бүлеп бирәләр, – дип сөйләп китте безгә Солтан абый.

 

4

Аның дәү әтисе дә шушында беренчеләрдән булып килеп төпләнә, алар гаиләдә 6-7 малай була.

— Күченәсе кешеләр күченеп беткәч, авылга исем эзлиләр. Башта Тукай авылы булсын, диләр. Әмма андый исемле авыл инде Тәмте (Кама Тамагы районына ул әле соңрак кушыла)  районында булганга күрә, башканы уйлыйлар. Тирә-якта яшеллек күп, әйдәгез, Яшелчә дип кушыйк, диешәләр, – дип сөйләде әңгәмәдәшләребез.

Абзыйлар әйтүенчә, бүген авылда 15 йортта гына ел әйләнәсе кеше яши, хәтта бармакларын бөгеп, барысын барлап та чыктылар: Илфат, Вәгыйзь абый, Фәнис, Рәфидә, Рөстәм, Хәлим… Җәен бакчачылар күп кайта икән.

1

 

— Һәммәсе дә үзебезнең авылдан чыккан кешеләр. Алар, колхоз “кәпийкә” түләгәнгә, яхшы тормыш эзләп, Казанга качтылар да пенсиягә чыккач, бәрәңге утыртырга, кышка яшелчә хәстәрләргә кайталар, – диде Солтан абый. Аның бер малае белән килене шушында яши, ә икенче бер улы һәм кызы, үзе әйтмешли, шулай ук бәхет эзләп, Казанга “качканнар”.

— Яшелчәгә Казаннан “качып кайткан” художник та яши, – ди Айдар абый. — Безнең якларга ничек килеп эләккәндер – шайтан белгән. Ни дисәң дә, рәсемнәрне оста ясый. Рөстәм исемле ул, татарча авыррак сөйләшә. Картиналарны ясый-ясый да Казанга илтеп тапшыра.

Әңгәмәдәшләрем сөйләвенчә , авыл тирәсендә фермада гына эш бар. Кышлый (биредә шулай дип сөйләшәләр – авт.) үгезләрне-таналарны китерәләр дә, аларны өч-дүрт кеше карый. Айдар абыйның улы да малларга күз-колак булып йөри.

3

— Таксофоныгыз эшли икән. Аңардан кем дә булса шалтыратамы? — дип сорыйбыз.

— Шәһәрдән кайтканнар шалтырата торгандыр, – дип җавап бирде Айдар абый. — Художник та еш кына кем беләндер сөйләшә.

— Тәгәрмәчле кибет — автолавка киләме? — дибез.

— Килә-килә. Атнага ике мәртәбә: чәршәмбе һәм шимбә. Ризыклары һәрвакыт “свежий». Казанда торучы дачниклар да, мондагы әйберләр шәһәрдәгедән дә “свежийрак”, дип мактыйлар, – диде Айдар абый.

2

Су күп – эчәргә яраклысы аз

Идел елгасы моннан кул сузымында гына. Авыл аша балыкчылар ел әйләнәсе йөреп тора, шуңа да Яшелчәдә юлның кышын да беткәне юк. Ял көннәрендә авыл тирәсендә 100-150ләп машина җыелып, бөтен Идел буе балыкчылар белән тула икән.

— Әнә, балыкчыларның бригадиры килә, — дип көлешә башлады ирләр, безгә таба килүче клуб мөдире Дилбәр апа Гыйниятуллинаны күреп алгач.

— Клубыгыз да бармыни? — дип гаҗәпләндек.

— А как же! – диләр бертавыштан абзыйлар.

7

Дилбәр апа тумышы белән Тәтеш районыннан. 1983 елда кияүгә чыгып, ире белән бирегә килеп төпләнгән.

— Исәпләвем буенча, без килгәннән бирле авылда ел саен бер кеше үлде, – диде ул.

— Туучылар бармы? — дип сөйләшүне күңеллерәк якка борып җибәрергә тырышабыз.

— Әйе, быел Айдарның оныгы һәм Эльмираның баласы туды. Үлүче булмады. Балалар мәктәпкә Камскийга (Кама Тамагы бистәсен авыл халкы шулай дип атый – авт.) йөри. Автобус фермага кадәр килә, – диде Дилбәр апа.

Почтаны авылга нибары ике тапкыр китерәләр. Шуңа да вакытлы матбугат почта әрҗәсенә җиткәнче, андагы бөтен мәгълүмат “күгәреп” бетә.

8

— Бездә су юк. Аның бит әле уты-күзе дә бар. Идел якын булса да, кем анда төшеп су алсын, ди. Мин суны чишмәдән 20 литрлы савытта тачка, машина белән ташыйм. Кызу көннәрдә, кышлый да коеда су бетеп куя. Хәзер бөтен җирдә автомат машинада кер юалар. Район башлыгына да, депутатларга да: “Кул белән юар өчен порошок та чыгармыйлар инде”, — дип әйттем. Көлделәр генә, – диде күзлеге аша усал итеп карап клуб мөдире.

— Законы юк аның…

— Солтан абый, законы бар. Без йөри белмибез… Авыл эчендәге юлыбыз да бик начар. Ирем быкырдыктан «Нива»сында үтсә, үземнең “14”лем белән ул юлдан бара алмыйм. Коры вакытта гына чыга алам

— Яшелчә авылында яшелчәне күп үстерәсезме? — дибез.

— Юк. Әлеге дә баягы суга килеп тоташа, – диде Дилбәр апа. — Ил җитәкчелеге хайван асрарга куша кушуын. Әмма аның өчен нәрсә кирәк? Су кирәк. Без аны кайдан алыйк соң?! Ярый, печәнне чабарбыз. Ә син язын-көзен быкырдыктан көянтә белән су ташып кара әле…

 

5

 

"Татарстан" журналы, 2016.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Соңгы яңарту: 3 декабрь 2019, 15:01

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования