ТЕРЕГУЛОВ Илтөзәр Гыйззәт улы

ТЕРЕГУ`ЛОВ Илтөзәр Гыйззәт улы (14.6.1930, Арча кантоны Кышкар а. — 11.11.2005, Казан), механика өлкәсе галиме, физика-матем. фән. д-ры (1968), ТР ФАнең хакыйкый әгъзасы (1992), ТАССРның, РСФСРның атказ. фән һәм техника эшлеклесе (1980, 1990). 1954 елда Казан ун-тын тәмамлаганнан соң, Казан химия-технол. ин-тында эшли. 1960 тан СССР ФА Казан ф-лының Физика-техника ин-тында, бер үк вакытта Казан югары хәрби командир-инженерлар уч-щесендә теоретик механика каф. мөдире (1963–71), проф. (1969). 1971 дән Казан архит.-төзелеш ун-тында, материаллар каршылыгы һәм эластиклык-пластиклык теориясе нигезләре каф. мөдире. Хезмәтләре деформацияләнә торган каты җисем механикасына, сүрүләр теориясенә, композитлар механикасына карый. Т. деформацияләнә торган каты җисемнең нәсызыкча механикасында вариатив принципларны формалаштыра, сүрүләрнең нәсызыкча төгәл теориясенең төрле вариантларын төзи, композит сүрүләр өчен билгеләгеч нисбәтләр теориясен эшли.

Хезм.: Изгиб и устойчивость пластин и оболочек при ползучести. М., 1970; Сопротивление материалов и основы теории упругости и пластичности. М., 1984; Нелинейные задачи теории оболочек и определяющие соотношения. К., 2000; Расчёт конструкций по теории предельного равновесия. К., 2003 (автордаш).

 

Чыганак: Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования