ТАРПИЩЕВ Шамил Әнвәр улы

ТАРПИ`ЩЕВ Шамил Әнвәр улы (7.3.1948, Мәскәү), спортчы, тренер (теннис), РФнең спорт эшлеклесе, СССРның спорт остасы (1966), РСФСР, СССРның атказ. тренеры (1981, 1985). Дәүләт үзәк физкультура ин-тын тәмамлый (Мәскәү, 1970). Спорт б-н 1956 елда шөгыльләнә башлый; беренче тренеры — И.Всеволодов. 1962–70 тә — «Труд» ирекле спорт җәмгыяте, 1971–74 тә армия үзәк спорт клубы өчен чыгыш ясый; 1970–73 тә СССРның иң яхшы теннисчылар унлыгына керә. Сочидагы (1968, ялгыз һәм катнаш, 1967  — парлы разрядта), ГДРдагы (1970, ялгыз һәм парлы разрядларда) халыкара турнирларда; Мәскәүнең көчле теннисчылары (1968), СССР (1972–73); Зигмунд мемориалы (1976, ялгыз, 1969–70 — парлы разрядта) турнирларында; теннисчы-тимерюлчылар арасында дөнья чемпионатында (1970, ялгыз һәм парлы разрядларда) җиңүче. 1974–91 дә Мәскәү шәһәр советының «Динамо» физкультура-спорт җәмгыятендә тренерлык эшендә, бер үк вакытта СССР, БДБ җыелма командаларында өлкән тренер (1992), РФнең Физкультура һәм туризм буенча дәүләт ком-ты рәисе (1994–96), 1997 дән Россия җыелма командасында өлкән тренер. Бер үк вакытта Дэвис кубогына (1974–92 һәм 1997 дән), Кремль кубогына (1974–94 һәм 2000 нән) турнирларда СССР, Россия милли командаларында капитан, Азия-Европа матчында Европа җыелма командасы капитаны (1983), СССР (1991), БДБ (1992 дән) Теннис федерациясе рәисе, Бөтенроссия теннис ассоциациясе президенты (1999 дан; 2002 дән — Россия Теннис федерациясе), РФ Президенты Б.Н.Ельцинның физкультура һәм спорт буенча киңәшчесе (1992–94), РФ Президенты каршындагы Физкультура һәм спорт буенча координацион ком-т рәисе (1993–97), «Кремль кубогы» директорлар советы рәисе һәм Мәскәү мэрының спорт буенча киңәшчесе (1996 дан); Россия Олимпия ком-тының башкарма ком-ты (1994 тән), Халыкара олимпия ком-ты (1996 дан), РФ Президенты каршындагы Физкультура һәм спорт советы президиумы (2002 дән), «Спорт иле Россия» бөтенроссия ирекле спорт җәмгыятенең югары советы (2005 тән), «Теннис+» ж-лы редакция коллегиясе әгъзасы. «Слава-2002» («Иң яхшы тренер» номинациясендә) һәм «Серебряная лань» (2003, Россиянең Спорт журналистлары федерациясе) милли премиясе, Мордва Респ-касы Дәүләт бүләге (2003) лауреаты. Казанда Теннис академиясе төзелеше инициаторы. «Почёт билгесе», 4 нче дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» орденнары, медальләр б-н бүләкләнә.

Хезм.: Самый долгий матч. М., 1999; Школа тенниса. М., 2001 (автордаш); Академия тенниса. М., 2002 (автордаш); Матч продолжается. М., 2006; Первый сет = The First set. М., 2008.

 

 

Чыганак: Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования