ТАКТАШ Һади Хәйрулла улы

ТАКТА`Ш (Такташев) Һади (Мөхәммәтһади) Хәйрулла улы (1.1.1901, Тамбов губ., Спас өязе Сыркыды а. — 8.12.1931, Казан), шагыйрь, хәзерге татар поэзиясенә нигез салучыларның берсе. Авыл мәдрәсәсендә белем ала. Гаиләнең матди хәле авыр булу сәбәпле, 1915 елда Бохарага китә. 1917 дә «Яшь бохарачылар» җәдитчеләр оешмасы әгъзасы, хәйрия фондында эшли. 1918 дә «Олуг Төркестан» г-тасында шагыйрьнең «Төркестан сахраларында» исемле беренче шигыре һәм «Яшь бохарачылар» эшчәнлеге турындагы мәкаләсе басыла. Оешма тар-мар ителгәннән соң, 1918 дә Т. туган авылына кайта, укытучы булып эшли. 1919 да Оренбургка китә, «Хөсәения» мәдрәсәсе каршында ачылган Татар халык мәгарифе ин-тына укырга керә, «Юксыллар сүзе» г-тасының җаваплы сәркәтибе булып эшли, шунда шигырьләрен бастыра.

1921–22 дә Ташкентта яши, Төркестан эшче-диһкан коммунистлар ун-тында укыта, күп яза. 1922 нең җәен Мәскәүдә уздыра, әдәби кичәләргә йөри, В.Маяковский, С.Есенин һ.б. рус шагыйрьләренең чыгышларын тыңлый. Казанга кайта, Беренче үрнәк татар театрында суфлёр, соңыннан «Чаян» (1923–24, 1929–31), «Октябрь яшьләре» (1925), «Авыл яшьләре» (1926), «Азат хатын» (1926–29) ж-ллары редакцияләрендә эшли. 1922 дә Үрнәк театр сәхнәсендә Т.ның «Җир уллары» пьесасы сәхнәләштерелә; Идея ролен шагыйрь үзе башкара. 1923 тә Т.ның «Җир уллары трагедиясе һәм башка шигырьләр» исемле беренче шигъри җыентыгы дөнья күрә, һәм шуның б-н шагыйрь иҗатының романтик чоры тәмамлана. Бу чор әсәрләренә («Күктән сөрелгәннәр», 1918; «Үтерелгән пәйгамбәр», 1918 һ.б.) хыялны чынбарлыкка, яхшылыкны яманлыкка, гадәтине илаһилыкка, үзенең «мин»ен әйләнә-тирә дөньяга каршы кую хас. Чор һәм милли яшәеш тарафыннан күтәрелгән социаль, әхлакый, сәнгати мәсьәләләрне үзенчә хәл итәргә тырышып, ул Байрон, Гёте, А.С.Пушкин, М.Ю.Лермонтов, В.Маяковский, С.Есенин, Г.Тукай, С.Рәмиев идеяләрен һәм темаларын үстерә.

Шагыйрьнең бу чор иҗатына гыйсъянчылык һәм Аллаһка каршы чыгу мотивлары хас. Т. — тормыш «чүлендә» каңгырып йөрүче ялгыз гыйсъянчы; гармония иле, хәнҗәр (чистарыну, сафлану), сандугач (шигьри иҗат), «урман кызы» (хыял) һ.б. фольклор образларын һәм суфичылык символларын актив куллана. Беренче бөтендөнья сугышы, 1921–22 дәге ачлык, татар сәясәт эшлеклеләренә каршы алып барылган репрессияләр (к. «Солтангалиевчелек»), күмәкләштерү процессы аның иҗатында тирән эз калдыра («Ачлык патша», 1920; «Нәләт», 1922; «Күләгәләр», 1922; «Син дошманым минем», 1929). «Җир уллары трагедиясе»ндә (1923) Т., әхлакый һәм рухи кыйбласын югалтып, ата-бабаларның гореф-гадәтләренә, Аллаһка хыянәт итеп, золым хакимлегенә буйсынган хәзерге заман кешесенең фаҗигасен тасвирлый. Шагыйрь Окт. рев-циясенең гуманистик идеяләре тискәре борылыш алуны, рев-ция юлбашчыларының замандашларын киләчәккә «канлы кырлар» аша алып баруларын күрә. «Җир уллары трагедиясе»нең кереш сүзендә Т. үзенең шигырь төзелешенең элеккеге рәвешеннән китәчәген әйтә («Бакырганидан алып Тукай аркылы хәзергә кадәр биш йөзләрчә шагыйрьләр тарафыннан сузылып килгән татарның иске шигъри өслүбе җимерелергә тиешле») һәм көйләп укуга түгел, ә халыкчан такмак шигыре һәм җанлы сөйләм интонациясенә нигезләнгән яңа шигырь төзелешен, яңа ритмика үрнәкләрен тәкъдим итә. Аның шигырьләрендә алгы планга шәхес образы чыга башлый, ул шигъриятне индивидуаль интонация һәм сурәтләү чаралары б-н баета. Т. татар поэзиясендә беренчеләрдән булып лиро-эпик әсәрләрдә тоташ фабула һәм эзлекле сюжеттан котыла. Аның поэмаларында традицион төенләнеш, вакыйгалар үстерелеше, чишелеш тә юк. Әсәр эчтәлеген оештыручы һәм төзүче рефреннар зур роль уйный. Т. иҗатына бер үк мотивлар хас: таң, нур, гармония, бакча. Бер үк образлар бик күп әсәрләрендә төрлеләндерелә яки кабатлана. «Гыйсъян» (1923), «Казан» (1923), «Пасха чаңнары» (1923) шигырьләрендә Казанның нэп чорын күз алдына китереп бастыра. Ул күңеле бизүен яшерә алмый; комсызлык, икейөзлелек аның тәнкыйть объектына әверелә. 1923 ел Т. иҗатында борылыш елы була. Аның «Такташ үлде» (1923) шигыре шагыйрьнең кискен кризис кичерүен чагылдыра, анда ул үзенең үткәненнән баш тартуын белдерә. Шагыйрь реализмга юл тота. Т. чор таләбенә буйсынып яза башлый. «Гыйсъян», «Октябрь төне» (1923) шигырьләрендә замандашының тынгысыз рухы матурлыгына дан җырлый.

Гомеренең Казан чоры башында чын матурлык Т. күзаллавында көрәш идеясе б-н, соңрак мәңгелек кыйммәтләр дөньясы б-н аерылгысыз бәйле була. Әсәрләренең революцион пафосы аша татар халкына хас лиризм һәм уйчанлык күзәтелә: «Зәңгәр күзләр» (1923), «Нәни разбойник» (1926), «Болай... гади җыр гына» (1928), «Үтеп барышлый» (1928), «Ак чәчәкләр» (1929). Ватан темасы үсеш ала: «Сыркыды авылы» (1924), «Әйдә, энем!» (1926) һ.б. Башлангыч чор мәхәббәт лирикасында сөйгән яр образы хыял, символ рәвешендә тасвирланса: «Таң кызы» (1921), «Урман кызы» (1922), соңрак ул образ төгәлрәк төс ала: «Ләйлә» (1927), «Алсу» (1929). Т.ның танылган әсәрләреннән берсе — «Мәхәббәт тәүбәсе» (1927). Анда, «Югалган матурлык» (1929) пьесасындагы кебек, шагыйрь чор йогынтысына каршы чыгып, бөек әхлакый принципларны раслый:

...Ана!

Бөек исем,

Нәрсә җитә ана булуга!

Хатыннарның бөтен матурлыгы,

Бөтен күрке ана булуда...

Сәяси асыллы «Давылдан соң» (1924), «Сыркыды авылы» (1924), «Никахсызлар» (1925) шигырьләре чорның социаль заказын чагылдыра, аларда соц. реализмның үзенчәлеге ачык күренә. Аерым бер төркемне «газета» шигырьләре тәшкил итә: «Лорд Чемберленга СССР крәстияне Һади Такташтан җавап нотасы» (1927), «Мулла Чемберлен» (1929) һ.б. 1929 да М.Максудка язылган хатында: «...ул нәрсәләремдә идеологический як шәп булыр. Художество ягы гына әйбәт булмас», — дип яза. Татар акад. театры сәхнәсендә аның «Күмелгән кораллар» (1927), «Югалган матурлык» (1929), «Камил» (1930) пьесалары сәхнәләштерелә. 1924 тә язылган «Гасырлар һәм минутлар» поэмасында шул чорның төп герое итеп В.И.Ленин тасвирлана. Шагыйрьнең поэмада чагылган якты киләчәккә булган өметләре тирән уйланулар һәм яшерен канәгатьсезлек б-н алышына: «Киләчәккә хатлар» (1931) поэмасы, «Камил» пьесасы. 20 йөзнең канлы асылын аңлап, Т. илгә янаган фаҗигане сизә. Совет режимының тоталитар идеологиясен кабул итмичә, ул илдәге берпартиялелек шартларында барлыкка килгән чынбарлык кысаларына сыеша алмый башлый. Нәтиҗәдә, шагыйрь өстеннән әдәби мәхкәмәләр оештырыла, аның әсәрләре басылмый башлый, ул матди кыенлыклар кичерә, чыгышы б-н кулак булуда гаепләнә һ.б.

Т.ның беренче шигъри җыентыгы чыгуга, аның исеменә игътибар юнәлтелә: аны я эчкерсез яраталар һәм ихтирам итәләр, я сөймиләр һәм яла ягалар. Үзе исән чакта аны я «вак буржуаз индивидуалист», я «юлдаш» дип, үлеменнән соң пролетар рев-циягә өндәүче, радикаль-гражданлык поэзиясен тудыручы дип атыйлар. Ул проза һәм кинодраматургия өлкәсендә эшли. Балалар өчен дә хикәяләр яза (иң танылганнары арасында — «Караборынның дусты», 1927). Матбугат битләрендә публицистик мәкаләләр, очерклар, фельетоннар бастыра. Ш.у.к. Гыйсъянчылык.

Әсәр.: Сайланма әсәрләр: 4 томда. К., 1947–63; Әсәрләр: 3 томда. К., 1980–83; Стихотворения и поэмы. М., 1955; Письма в грядущее. К., 1971.

Әд.: Хәйри Х. Һади Такташ. К., 1949; Госман Х. Такташ поэзиясе. К., 1953; Нигъмәти Г. Сайланма әсәрләр. К., 1958; Галиуллин Т. Егерменче еллар татар шигърияте // Мирас. 1997. № 5; Халит Г. Поэзия дерзаний. К., 1980; Хабутдинова М.М. Проблема личности в творчестве Х.Такташа: Автореф. дис... К., 1998.

М.М.Хәбетдинова.

 

 

Чыганак: Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

 

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования