ТАҺИРОВ Индус Ризакъ улы

ТАҺИ`РОВ Индус Ризакъ улы (24.5.1936, Шөгер р-ны Иске Шөгер а.), тарихчы, җәмәгать эшлеклесе, тарих фән д-ры (1979), ТР ФА академигы (1995), ТАССР, РФнең атказ. фән эшлеклесе (1986, 1997). Казан ун-тын тәмамлаганнан соң (1963), шунда ук эшли, 1980–95 елларда тарих ф-ты деканы, бер үк вакытта, 1983 тән, СССРның совет дәвере тарихы (1992 дән — хәзерге заман Ватан тарихы, 2009–2013 тә — Ватан тарихы) каф. мөдире. Хезмәтләре Россиядә революцион һәм милли азатлык хәрәкәтләре тарихы, Татарстанда милли дәүләт төзелеше мәсьәләләренә багышлана. Үзенең фәнни хезмәтләрендә илдә беренчеләрдән булып милли факторның Россиянең иҗтимагый-сәяси үсешенә йогынтысын өйрәнә, борынгы заманнардан алып бүгенге көннәргә кадәр татар халкының милли дәүләтчелек тарихын киң яктырта. Аның тарафыннан «Октябрь революциясендә солдат массалары» («Солдатские массы в Октябрьской революции»), «Милли-демократик оешмалар тарихы» («История национально-демократических организаций»), «Тарихи процессның күп вариантлылыгы мәсьәләсе» («Вопрос о многовариантности исторического процесса»), «Хакимият һәм 1917 елда Россиядә милли мәсьәләне хәл итү алымнарының үзара нисбәте диалектикасы» («Диалектика соотношения характера власти и способов решения национального вопроса в России в 1917 году») кебек зур тарихи темалар эшләнә. «Октябрь Казанда» («Октябрь в Казани», 1967), «Идел буенда һәм Уралда революцион көрәш һәм милли азатлык хәрәкәте (1917 елның февраль–июле)» («Революционная борьба и национально-освободительное движение в Поволжье и на Урале (февраль–июль 1917)», 1977) монографияләрендә Россиядә милли кризисның катлаулы мәсьәләләре һәм 1917 дә аны хәл итү юллары ачыла. Т.ның фәнни эзләнүләре нәтиҗәсендә Г.Баруди, Г.Исхакый, М.Солтангалиев, Ю.Вәлидов, И.Алкин һ.б. зур җәмәгать һәм сәясәт эшлеклеләре исемнәре аклана һәм тарихка кире кайтарыла.

1990 елларда Т. Татарстандагы иҗтимагый-сәяси процессларда, респ-каның суверенлыгын урнаштыруда зур роль уйный, татар милли хәрәкәтенең танылган идеологларыннан берсе була. 1990 да Татарстан тарихында яңа этап башлап җибәргән ТССРның дәүләт суверенитеты турындагы Декларация проектын әзерләүдә катнаша; 1991 дә респ-ка статусы турында Татарстан вәкилләре һәм ил җитәкчеләре арасындагы сөйләшүләр вакытында делегация җитәкчесе урынбасары вазифаларын башкара; 1992 дә ТРның яңа Конституциясенең төп нигезләмәләрен эшләүдә катнаша; 1994 нең февраль аенда РФ һәм ТР җитәкчеләре кул куйган «Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары белән Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында эшләр бүлешү һәм үзара вәкаләтләр алмашу турында» Шартнамәне әзерләү буенча ТР делегациясе составына керә. ТР ФА Президиумы әгъзасы (2002–07). 1995–2009 да ТР Дәүләт Советы депутаты. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма ком-тын оештыручыларның берсе һәм беренче рәисе (1992–2002). Т. татар халкының милли һәм мәдәни яңарышына, Татарстанның РФ һәм чит ил татар диаспоралары б-н мәдәни һәм икътисади элемтәләрен ныгытуга, татар халкы күпләп яшәгән урыннарда милли-мәдәни автономияләр оештыруга зур өлеш кертә. «Татарстан һәм татар халкы тарихыннан очерклар (XX йөз)» («Очерки истории Татарстана и татарского народа (XX век)», 1999) монографиясе өчен ТР Дәүләт бүләгенә лаек була (2001). Дуслык, «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» орденнары, медальләр б-н бүләкләнә.

Хезм.: Без тарихта эзлебез. К., 2016; Дорогой свободы и братства. К., 1987; История национальной государственности татарского народа и Татарстана. К., 2000; На изломе истории. К., 2004; История государственности Татарстана. XX век. К., 2005.

Әд.: Профессора исторического факультета Казанского университета (1939–1999): Биобиблиогр. словарь. К., 1999; Академия наук Республики Татарстан: Справ. К., 2002; Валеев Р. Учёный, политик, человек // Гасырлар авазы — Эхо веков. 2006. № 1.

Г.С.Сабирҗанов.

 

 

Чыганак: Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования