СӨНГАТУЛЛИНА Зилә Даян кызы

СӨНГАТУ`ЛЛИНА Зилә Даян кызы (30.7.1949, БАССРның Кыйгы р-ны Югары Кыйгы а.), җырчы (лирик сопрано), педагог, ТАССР, Каракалпак АССР һәм РФнең халык артисты (1980, 1980, 1995). 1973 елда Казан консерваториясен (В.Лазько классы) тәмамлый. 1973 тән Татар опера һәм балет театры солисты. Рус, чит ил һәм татар композиторлары операларында 40 тан артык төп партия башкара: Госпожа Зильберкланг («Театр директоры», В.А.Моцарт), Розина («Севилья чәчтарашы», Дж. Россини), Джильда, Виолетта, Дездемона («Риголетто», «Травиата», «Отелло», Дж. Верди), Норина («Дон Паскуале», Г.Доницетти), Маргарита («Фауст», Ш.Гуно), Микаэла («Кармен», Ж.Бизе), Мими («Богема», Дж. Пуччини), Марфа («Патша кәләше», Н.Римский-Корсаков), Татьяна, Иоланта («Евгений Онегин», шул исем. әсәр буенча, П.Чайковский), Кар кызы (шул исем. әсәр буенча, Н.Римский-Корсаков), Тамара («Демон», А.Рубинштейн), Алтынчәч (шул исем. әсәр буенча, Н.Җиһанов), Әлфия («Самат», Х.Вәлиуллин), Галимә («Кара йөзләр», Б.Мөлеков) һ.б. С. көчле, киң диапазонлы, тәэсирле, үзенчәлекле, «көмештәй» тембрлы тавышка, драматик талантка, югары проф. осталыкка ия. Җырчының иҗат диапазоны бик киң һәм ул төрле чордагы, стильдәге һәм жанрдагы әсәрләрне, ш.и. татар халык җырларын («Ал Зәйнәбем», «Сибелә чәчем», «Зөлхиҗә» (башкорт халык җыры), «Олы юлның тузаны», «Дустыма»), татар композиторлары җырларын («Керим әле урманнарга», «Яз чәчәген өзмә минем өчен», Р.Яхин; «Өзелгәнсең сиреньнән», Н.Җиһанов) колачлый. Зур концерт репертуарына ия. 1983 тән Казан консерваториясендә укыта, 1998 дән вокал сәнгате каф. мөдире, проф. (1998). Укучылары арасында халыкара конкурслар лауреатлары, әйдәп баручы опера театрлары солистлары, концерт бирүче башкаручылар һәм педагоглар (А.Шаһиморатова, А.Гобәйдуллина, Пак Тэ Кюн (Көньяк Корея) бар. Актив концерт эшчәнлеге алып бара. Опера спектакльләрендә катнаша, соло концерт программалары б-н Россия шәһәрләрендә, Бөекбритания, Германия, Ирландия, Литва, АКШ, Төркия, Украина, Финляндия, Франция, Чехия, Швейцария һ.б. илләрдә чыгышлар ясый. ТРның күренекле мәдәният эшлеклеләренә, вокал укыту методикасы мәсьәләләренә багышланган басмалары бар. Муз.-иҗтимагый һәм муз.-мәгариф эшчәнлеге алып бара. РФнең Театр эшлеклеләре берлеге (1980), ТРның Иҗтимагый палатасы (2006 дан) әгъзасы. Халыкара, бөтенроссия һәм төбәкара конкурсларда, ш.и. М.Глинка исем. Бөтенроссия конкурсында, Р.Яхин исем. Халыкара камера җырчылары һәм концертмейстерлар конкурсында, Респ-ка «Созвездие — Йолдызлык» эстрада сәнгате телевизион яшьләр фестивалендә, Респ-ка «Җырчы сандугачлар иле», С.Сәйдәшев исем. Төбәкара вокалистлар һәм И.Шакиров исем. Халыкара татар җырын башкаручылар конкурсларында даими рәвештә жюри әгъзасы була. ТАССРның Г.Тукай исем. Дәүләт бүләге лауреаты (1984). Халыклар дуслыгы ордены б-н бүләкләнә.

Әд.: Хәйруллина З. Опера сәнгате йолдызы // Казан утлары. 1999. № 5; Гәрәев М. Баш ия чәчәкләр, Җырлашып каршыңда // Сөембикә. 1999. № 7.

 

 

 

Чыганак: Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования