СОЛТАНОВ Зәйни Гобәйдулла улы

СОЛТА`НОВ Зәйни (чын фамилиясе һәм исеме Сөләйманов Зәйнелгабидин) Гобәйдулла улы (17.1.1892, Әстерхан ш. — 5.5.1952, Казан), драма актёры, режиссёр, педагог, театр эшлеклесе, язучы-тәрҗемәче, ТАССРның халык (1939), РСФСРның атказ. (1940) артисты. Әстерхан шәһәрендәге татар проф. театрына нигез салучыларның берсе. Әстерханда «Ак мәчет» мәктәбендә, Казанда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укый. 1907 елда Әстерханда И.Гыйззәтуллин-Дубровин җитәкчелегендәге татар театр труппасына керә, 1908 дә Г.Кариев һәм Г.Араблинский б-н гастрольләргә килгән «Сәйяр» труппасы спектакльләрендә катнаша. 1914 тә, «Татар драма артистлары ширкәте»н оештырып, Әстерхан труппасы б-н җитәкчелек итә, бер үк вакытта актёр, режиссёр һәм ширкәт башлыгы була. 1918 дә Әстерхан татар драма театры каршында Әстерхан татар театр студиясен оештыра. 1920–21 дә К.Тинчурин һәм И.Рәмиев б-н бергә Самара татар драма һәм музыка студиясен төзи. 1922 дән Казанда Татар дәүләт драма театрында; ТАССР Мәгариф халык комис-ты карары йөкләмәсе буенча Татар театр техникумын оештыру б-н шөгыльләнә (Казан Зур драма театры каршындагы студия педагогы һәм актриса З.М.Славянова б-н бергә). 1923–25 тә Әстерхан татар драма театрының сәнгать җитәкчесе. 1925 тән Казанда Татар акад. театры труппасында. Труппаның әйдәп баручы актёрларыннан берсе, тамашачының югары бәясенә лаек булган рольләр иҗат итә. Аеруча зур рольләре арасында Кәрим бай, Хәмзә бай, Сираҗетдин («Бәхетсез егет», «Беренче театр», «Банкрот», Г.Камал), Мисбах хаҗи, Ишан («Җилкәнсезләр», «Зәңгәр шәл», К.Тинчурин), Надир шаһ (Н.Наримановның шул исем. әсәре буенча), Иманкол мулла («Наёмщик», Т.Гыйззәт), Юныс хаҗи («Хаҗи әфәнде өйләнә», Ш.Камал), Хөсәен мирза (Ф.Бурнашның шул исем. әсәре буенча), Әҗим («Мулланур Вахитов», Н.Исәнбәт), Кречинский («Кречинскийның туе», А.В.Сухово-Кобылин), Нил, Лука («Мещаннар», «Тормыш төбендә», М.Горький), Берсенев («Разлом», Б.А.Лавренёв) һ.б. була. Көчле театральлек, социаль үткенлек С. иҗат иткән образларга зур масштаб һәм тулылык бирә, актёрның һәр чыгышы театр тормышында зур вакыйга буларак кабул ителә. Режиссёр буларак, Татар акад. театры сәхнәсендә К.Тинчуринның «Ил», М.Җәлилнең «Гудок», А.М.Файконың «Доцент Янбулатов» (барысы да — 1929), В.П.Катаевның «Авангард» (1930), Г.Камалның «Банкрот» (1933) һ.б. әсәрләр буенча спектакльләр куя. Күп кенә пьесаларны татарчага тәрҗемә итә. С.ның иҗади эшчәнлеге татар театры тарихында сизелерлек эз калдыра. Хезмәт Герое (1924).

Әд.: Мәхмүтов Һ. Әстерханда татар театры // Мирас. 1994. № 1–3, 7–12; 1995. № 1–8; Татар театры (1906–1926). К., 2003; Илялова Н. Г.Камал театры артистлары = Артисты театра им. Г.Камала: Биогр. белешмәлек. К., 2005; шул ук. Театр имени Г.Камала. К., 1986.

И.И.Илялова.

 

 

Чыганак: Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования