СОЛТАНГАЛИЕВ Мирсәет Хәйдәргали улы

СОЛТАНГАЛИ`ЕВ Мирсәет Хәйдәргали улы (25.7.1892, Уфа губ., Эстәрлетамак өязе Ялембәт а. — 28.1.1940, Мәскәү), сәясәт һәм дәүләт эшлеклесе, милли-дәүләт төзелеше теоретигы. Авыл укытучысы гаиләсеннән. Казанда Татар укытучылар мәктәбен тәмамлый (1911). 1911–13 елларда Уфа губернасында авыл мәктәпләрендә укыта, шушы ук вакытта «Уфимский вестник» (Сухой псевдонимы б-н), «Тормыш», «Мусульманская газета» (Көлкебаш псевдонимы б-н) г-таларында, «Народный учитель» (Сын народа, Учитель татарин псевдонимнары б-н) ж-лында милли мәктәпләр үсеше мәсьәләләрен яктырткан мәкаләләрен, үзенең шигырьләрен, рус һәм чит ил язучыларының әсәрләрен тәрҗемә итеп бастыра. 1913–14 тә Эстәрлетамак өязендә татар социалистлары оешмасы әгъзаларының берсе. Оешма Уфа губернасының халкы арасында агитация эше алып бара. 1915–17 дә Бакуда яши, «Баку», «Кавказское слово», «Кавказская копейка» (Он, Кармаскалинец псевдонимнары б-н) г-талары б-н хезмәттәшлек итә, алар өчен мөселманнар тормышыннан күзәтүләр әзерли. 1917 елгы Февр. рев-циясеннән соң Милли Шура башкарма ком-ты рәисе Ә.Цаликов чакыруы б-н Петроградка килә һәм әлеге оешманың башкарма ком-ты секретаре итеп билгеләнә. Бөтенроссия мөселманнарының икенче корылтаен оештыручыларның берсе (Казан, 1917 нең июль–августы). Корылтай үз эшчәнлеген тәмамлагач, М.М.Вахитов тәкъдиме б-н С. Казанда кала һәм Казан Мөселман социалистлар комитетын оештыруда һәм аның эшчәнлегендә катнаша. 1917 нең июненнән РСДРП(б) әгъзасы, Казанда 1917 елгы Окт. кораллы күтәрелешендә актив катнаша. Идел-Урал штаты оештыру идеясенә каршы чыга, 1918 нең февраль–март айларында «Болак арты республикасы» эшчәнлеге вакытында аның органнарын юк итүдә катнаша, Казанда Революция штабы составына керә. Идел-Урал штаты турындагы Нигезләмәгә каршы куелган Татар-Башкорт Совет Социалистик Республикасы турындагы Нигезләмә тарафдары. 1918 нең июль–август айларында «Красное знамя» г-тасында (Тамерлан, Кантимер һ.б. псевдонимнар б-н) күпчелек мәкаләләрнең мөхәррире һәм авторы. Мәкаләләрендә Татар-башкорт Респ-касын оештырырга кирәклеген аңлата, контррев-ция тарафдарлары булган сул эсерлардан аерылырга өнди. Мөселман социалистлар ком-тының хәрби секциясен җитәкли, мөселман хәрби частьларын оештыруда катнаша. Гражданнар сугышы елларында В.И.Ленин һәм И.В.Сталин кушуы буенча Ә.Вәлиди б-н башкорт хәрби частьларының Совет хакимияте ягына күчүе һәм Уфадагы сул эсерлар төркеменең большевиклар партиясенә керүе турында сөйләшүләр алып бара. 1919 ның яз-җәендә Көнчыгыш фронтның Революцион хәрби советы әгъзасы, адмирал А.В.Колчак гаскәрләренә каршы сугышларда катнаша. 1919 ның августыннан Мәскәүдә: РСФСР Милләтләр эшләре халык комис-ты коллегиясе әгъзасы, Үзәк мөселман комис-ты рәисе (М.Вахитов һәлак булганнан соң), РСФСР хәрби һәм диңгез эшләре халык комис-ты каршындагы Үзәк мөселман хәрби коллегиясе рәисе, РКП(б) ҮК каршындагы Шәрекъ халыклары коммунистик оешмаларының Үзәк бюросы җитәкчесе, Федераль җир эшләре ком-ты рәисе. Башкорт автономиясе вәкилләре б-н сөйләшүләрдә катнаша, Башкорт Респ-касы барлыкка килүне хуплый. РСФСР ХКСның респ-ка оештыру мәсьәләсе буенча материаллар эшләү комиссиясе әгъзасы буларак, Татарстан АССР барлыкка килү турындагы Декрет проектын төзүдә катнаша. 1920, 1922 дә ТАССР ҮБК составына сайлана. Милли мәсьәләне хәл итүдә партия җитәкчелеге карашларына, РКП(б) һәм Совет дәүләте милли сәясәтенең кайбер аспектларына, И.В.Сталинның респ-каларны автономияләштерү планына каршы чыга. СССР оештыруга әзерлек барган чорда милләтләрнең рангларга («улларга һәм үги улларга») бүленешенә каршы чыга, автономияле респ-каларның статусын күтәрүне, аларга СССР субъектлары булу хокукы бирелүне яклый, РСФСР һәм Кавказ арты Совет Федератив Социалистик Республикасы автономияле респ-каларының СССР составына турыдан-туры кертелүен, автономияле респ-каларның вәкаләтле вәкилләрен СССР ҮБК һәм ХКСна кертү кирәклеген таләп итеп куя. РСФСР Советларының 10 нчы съездындагы тәнкыйди чыгышларыннан соң, И.В.Сталин күрсәтмәсе б-н С.кә карата аның исемен каралта торган материал туплана. 1923 нең 4 маенда ул милли мәсьәләдә партия җитәкчелеге сәясәтенә каршы булган милләтчеләр оешмасы төзүдә гаепләнеп кулга алына. Милли сәясәтне гамәлгә ашыру мәсьәләләренә багышланган РКП(б) ҮКның дүртенче киңәшмәсендә (Мәскәү, 1923 нең 9–12 июне) С. һәм аның фикердәшләренең карашлары кискен тәнкыйтьләнә һәм алар «милли тайпылыш тарафдарлары» дип бәяләнә. С. барлык эш урыннарыннан алынып, партиянең һәм Совет дәүләтенең дошманы дип игълан ителә (к. «Солтангалиевчелек»). Киңәшмәдән соң иреккә чыгарыла. 1923–28 дә СССР Сәүдә-кооперация системасында эшли. 1928 дә «максаты СССРны таркату булган милләтче оешма» җитәкчесе буларак кулга алына, 1930 да ОГПУ коллегиясе аны һәм милли респ-каларның кайбер башка җитәкчеләрен атарга хөкем итә (Соловки утравындагы төрмәгә утырту б-н алыштырыла). 1934 тә иреккә чыккач, Саратов шәһәрендә яши. 1937 нең мартында кабат кулга алына, 1940 ның гыйнвары ахырында СССР Югары мәхкәмәсенең хәрби коллегиясе карары б-н атып үтерелә. 1991 дә аклана.

С.нең теоретик мирасында төп урынны милли мәсьәләне хәл итү идеяләре алып тора (төп нигезләмәләре Мәскәүдә чыга торган «Жизнь национальностей» ж-лында басылган мәкаләләрдә бәян ителә). Аның фикеренчә, антиколониаль хәрәкәтләрнең төп көчен Көнбатыштагы кебек пролетариат түгел, ә барлык демократик көчләрнең берлеге тәшкил итә. Аның казанышлары нәтиҗәсендә халык демократик режимы урнаштырылырга мөмкин, аннан соң гына иҗтимагый-сәяси үсештә соц. этап башлана ала. «Азия һәм Европа төрки халыкларының социаль-сәяси, икътисади һәм мәдәни үсеше нигезләре турында тезислар» («Тезисы об основах социально-политического, экономического и культурного развития тюркских народов Азии и Европы», 1924) хезмәтендә С. марксизмның пролетариат диктатурасы турындагы Нигезләмәсен тәнкыйтьләп, колониаль халыклар өчен ул бары тик капиталистик Европага буйсыну варианты гына булачак дип раслый. Шәрекънең революцион-демократик көчләре берләшүнең төп максаты — антиколониаль рев-ция дип, беренчеләрдән булып ул ассызыклый. С. соц. идеология һәм мөселман җәмгыятенең гореф-гадәтләрен һәм берлеген саклау идеяләре арасында компромисс табарга тырыша. Шәрекъ халыкларын социализмнан читләштермәс өчен, аларның милли һәм дини гореф-гадәтләренә, хисләренә, мәдәниятенә һәм рухи тормышына ихтирамлы булырга; дингә каршы эшне татар, башкорт һ.б. мөселман халыкларының психологиясен һәм көнкүреше үзенчәлекләрен исәптә тотып алып барырга өнди. «Татарлар һәм Октябрь революциясе» («Татары и Октябрьская революция», 1921), «Татар автономияле республикасы» («Татарская автономная республика», 1923) мәкаләләрендә татарларның рев-циядә катнашу тарихының чорларга бүленешен бирә, Татарстанның социаль-икътисади, иҗтимагый-сәяси хәлен тасвирлый. СССР төзелүне халыклары хокуксыз булган Россия империясенең кабат торгызылуы дип саный һәм 1920 елларда ук аның таркалуын фаразлый.

С. идеяләре империализмга каршы хәрәкәтләрнең идеологиясен булдырганда һәм мөстәкыйль дәүләтләр төзү практикасы барышында Азия һәм Африка мөселман дәүләтләрендә популяр була. 1920 еллар башында Шәрекъ хезмәт ияләренең коммунистик ун-тында укыткан чорда С.нең 3 нче Интернационал җитәкчеләре, күренекле чит ил дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре С.Катаяма (Япония), Т.Малака (Индонезия), Лю Шаоци (Кытай), Хо Ши Мин (Вьетнам) һ.б. б-н очрашулар вакытында фикерләрен бәян итәргә мөмкинлеге була. А.Беннигсен, Ш.Лемерсье-Келькеже, М.Ямаучи, М.Родинсон һ.б. галимнәрнең хезмәтләрендә Шәрекътә революцион хәрәкәт, җимерелгән колониаль империяләр урынында милли-дәүләт төзелеше мәсьәләләре анализында С.нең роле ачыла. Чит илләр политологиясендә С. «өченче дөньяның революция атасы» буларак таныла.

Чыг.: Тайны национальной политики ЦК РКП: Стеногр. отчёт секретного заседания ЦК ВКП(б). М., 1992; Неизвестный Султан-Галиев: Рассекреченные документы и материалы. К., 2002.

Хезм.: Избр. труды. К., 1998; Articles. Oxf., 1984.

Әд.: Сагадеев А.В. Мирсаит Султан-Галиев и идеология национально-освободительного движения. М., 1990; Султанбеков Б.Ф. Первая жертва генсека: Мирсаид Султан-Галиев: Судьба. Люди. Время. К., 1991; Беннигсен А., Лемерсье-Келькеже Ш. Султан-Галиев — отец революции третьего мира // Татарстан. 1993. № 2, 6; Ланда Р.Г. Мирсаид Султан-Галиев // Вопр. истории. 1999. № 8; Kaymak E. Sultan Galiev Ve Somurgeler Enternasyonali. Ist., 1993; Yamauchi M. Islam and Russia. Sultangaliev Revisited. Tokio, 1995.

Б.Ф.Солтанбәков.

 

 

Чыганак: Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования