СӨЛӘЙМАНОВ Исмәгыйль Һади улы

СӨЛӘЙМА`НОВ Исмәгыйль Һади улы (8.8.1904, Уфа губ., Бәләбәй өязе Иске Бәшир а. — 21.10.1973, Казан), биолог, үсемлекләр физиологы, биол. фән. д-ры (1965), проф. (1967). Казан ун-тын тәмамлый (1938), шунда ук эшли: үсемлекләр физиологиясе каф. мөдире (1971 дән). Хезмәтләре үсемлекләрнең су режимына һәм аларның суыкка чыдамлылыгын өйрәнүгә карый. С. үсемлекләрдә су халәтен һәм протоплазма компонентларының (аксым һәм липидлар) структур-метаболик үзлекләрен өйрәнү өчен, беренчеләрдән булып физик алымнар (ЯМР, ЭПР, ультратавыш һ.б.) куллана. Аксымнар гидратлашуның күзәнәк эче тирәлегенең оксидлашу-кайтарылу шартларына бәйлелеге һәм ферментлар активлыгы өчен суның әһәмияте турында күзаллауны нигезли. Бөек Ватан сугышында катнаша. 1 нче һәм 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр б-н бүләкләнә. Мәгариф өлкәсендәге хезмәтләре өчен «Хезмәттәге югары уңышлары өчен» билгесе б-н бүләкләнә.

Хезм.: Физиология покоя и роста красного клевера. К., 1961; Структурно-физические свойства протоплазмы и её компонентов в связи с проблемой морозоустойчивости культурных растений. К., 1964; Состояние и роль воды в растении. К., 1974.

Әд.: Казанский университет (1804–2004): Библиогр. словарь. К., 2004. Т. 3.

 

 

Чыганак: Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования