СТОЛЯРОВ Николай Георгиевич

СТОЛЯРО`В Николай Георгиевич (22.5.1922, Казан — 23.2.1993, Мәскәү), ике тапкыр Сов. Союзы Герое (1.7.1944 һәм 27.6.1945), гв. полковнигы. Казан аэроклубын (1940), Свердловск хәрби-авиация мәктәбен (1941), Полтава штурманнар югары офицерлар мәктәбен (1946), Хәрби-һава академиясен (Мәскәү, 1954) тәмамлый. 1942 елның декабреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 292 нче авиация штурм дивизиясенең 667 нче авиация штурм полкында (5 нче һава армиясенең 1 нче авиация штурм корпусы) звено командиры; 3 нче гв. авиация штурм дивизиясенең 141 нче гв. авиация штурм полкында (2 нче һава армиясенең 1 нче гв. авиация штурм корпусы) авиаэскадрилья командиры урынбасары һәм командиры, штурман. Калинин, Воронеж, Дала, 2 нче Украина һәм 1 нче Украина фронтлары составында сугышларда катнаша. 180 нән артык сугышчан очыш ясый. Шәхсән дошманның 8 самолётын бәреп төшерә. Курск сугышы (1943), Днепр елгасын кичү (1943), Полтава, Кременчуг һәм Кировоград шәһәрләрен азат итү (1943–44) вакытындагы 96 очыш, дошман авиациясе б-н һава сугышларында күрсәткән батырлыгы өчен С.ка Сов. Союзы Герое исеме бирелә. Корсунь-Шевченковский (1944), Львов-Сандомир (1944), Берлин (1945) һәм Прага (1945) һөҗүм операцияләре барышында сугышчан каһарманлык һәм фидакарьлек күрсәткәне өчен, кабат Сов. Союзы Герое исеменә лаек була. Сугыштан соң штурман һәм авиаполк командиры булып хезмәт итә. 1956 дан запаста, Мәскәүдә яши һәм эшли. Ленин ордены, Кызыл Байрак, Александр Невский, ике 1 нче һәм 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, медальләр б-н бүләкләнә. Казанда бер урам С. исемен йөртә, Геройга бронза бюст куелган.

Әд.: Батырлар китабы — Книга Героев. К., 2000.

М.З.Хәбибуллин.

 

 

Чыганак: Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования