Каргада карга юк

Әлки төбәгендәге Карга авылы турында беренче рәсми мәгълүмат XVII гасырдан күренә башлый. Ул чорда унлап хуҗалык теркәлсә, хәзер авылда 142 йортта 432 кеше гомер кичерә. Авыл уртасыннан мул сулы Актай елгасы ага, басуларында иген гөрләп үсә, болыннарын көтүлекләр иңли. Тәүлекнең биш вакытында намазга чакырып азан тавышы ишетелә.

1

331 ел элек…

Карга авылының барлыкка килү вакыты төгәл билгеле түгел. XVII гасыр документларында Карга “Актай елгасының югарырак ярындагы Яңа Ахтачы”, “Югары Ахтачы, шул ук Карга”  кебек исемнәр белән искә алына. Беренче кешеләре турында  менә ниләр билгеле: 1685 елда Актай елгасының Чаллы һәм Ромодан елгалары койган түбән агымы арасындагы уң ярындагы җирләре кенәз Абдул Яушев һәм 5 йомышлы морзага бүләк итеп бирелә.

1716-1717 елларда Каргада  24 хуҗалыкта 284 йомышлы татар яшәгән. Петр I вакытындагы социаль-икътисадый үзгәртеп корулар алар тормышына да үзгәрешләр кертә. 1718 елның 31 гыйнварында дөнья күргән Указ нигезендә, йомышлы татарлар флотка кораблар төзү өчен урман кисү эшенә җәлеп ителә. Моның өчен, әлбәттә, хезмәт хакы түләнми, аларны мәҗбүр итәләр. Хөкүмәт җан башыннан түләүләр кертә, моны урман кисеп кенә түләп була. Кичәге хәрбиләр (йомышлы татарларның моңарчы дәрәҗәләре югарырак була!) шул рәвешле лашманга әйләнә. Элеккеге вәкаләтләр бетерелгәч, йомышлы татарлар дәүләт крестьяннары хәленә төшә. 1722 елда Каспий буе җирләрен кулга төшерү белән, Сулак, Баку һәм башка урыннарга төрле эшләргә Казан губернасыннан 5 мең татар чакырыла. 1723 елда Каргадан 8 кеше Бакуга җибәрелә. Күченүләр шактый күзәтелә бу чорда. 1737 елда Карга авылыннан да 5 йомышлы татар Иске Ибрайга юл ала, 1747 елдагы II ревизия вакытында бу авылда Каргадан күченеп килүчеләр инде 25кә җитә.

p1040595

Карга атамасы

Авыл атамасы күпләрдә кызыксыну уята. Җитмәсә, Россиянең кайбер төбәкләрендә шул ук исемдәге торак пунктлар да бар. Мәсәлән, Архангельск өлкәсендә шул исемдәге шәһәр, Мәскәүнең төньягында – Медведково бистәсендә Каргополь исемле урам да бар. Бәлки, аларга нигез салучы Әлки районындагы Карга мишәрләре булгандыр? Бу фикер язучы-эзтабар Геннадий Панинны да безнең якларга китерә. “Каргополь” атамасы буенча шактый гына бәхәсләштек без аның белән. “Финнарның  “каркун пуоли” – “овсяная сторона”, яки “каргун пуоли” – “медвежья сторона” дигән сүзләреннән “Каргополь” килеп чыга, – ди ул. – Грекларның  “карго-полис” – “кораблар пристане” сүзеннән дә алынырга мөмкин. Шәһәр тирәсендә каргалар күп, “Каргополь – каргалар кыры” дип тә аңларга мөмкин. “Эрзя телендә “карго” –  “торна” дигәнне аңлата. Ә “пеле” сүзе – “яртысы, шул як” мәгънәсендә. Киек Каз Юлы – “каргонь ки” дип йөртелә”.

Авыл исеме хакында Карга халкы хәтерендә бердәнбер риваять сакланып калган: “Борынгы заманда кешеләр, бераз калкурак урынны сайлап, шунда килеп төпләнә башлаган, авыл барлыкка килгән. Ләкин аның исеме булмаган. Уйлашканнар да мондый карарга килгәннәр, имеш. Бер ялгыз агач тирәсенә җыелырга һәм шул агачка иң беренче нинди кош килеп куна, авылны шул кош исеме белән атарга. Халык җыелган, аларны көттереп тормыйча, агачка карга килеп кунган, имеш. Шулай итеп, авыл Карга исемен йөртә башлаган…” Авылны икегә бүлеп, Актай елгасы ага. Читтәрәк Сарсаз елгасы, Аръяк елгасы, Үләт елгасы, Тәкә елгасы, Тирән елга, Алмагач елгасы, Бакый елгасы, Вәлит елгалары билгеле.

Карга авылы булгач, авылда каргалар күптер, диярләр. Әмма авыл тирәсендәге биек агачларны, берсен дә калдырмыйча, кисеп бетергәннәр. Элегрәк каргалар зиратта бик күп булган. Хәзер биредә бер генә биек агач та юк. Каргада карга да калмаган…

3

Мәхәллә

1885 елда Каргага имам-хатыйп булып Лаеш өязенең Казыл волосте Татар Казысы авылы крестьяны Шаһиҗиһан Шиһабетдинов билгеләнә. Гаять укымышлы, алдынгы карашлы кеше була ул. Матбугатта аның күренекле язучы Гаяз Исхакый белән дус булуы турында да мәгълүматлар бар. Бу мулланы искә алуның хикмәте шунда: ул кызыл комиссар Касыйм Туйбактинның әтисе дә. Карга авылында туып-үсеп, Тукай белән аралашып яшәгән, иҗат иткән, мөгаллим, язучы, җәмәгать эшлеклесе, Әстерхан Мөселман хәрби комиссариаты рәисе булган аның улы. Рәис булып эшләү дәверендә ул Мәскәүдән Әстерхан губернасының мәдәни ихтыяҗларын кәнәгатьләндерү өчен миллион ярым сум акча алуга ирешә. Бу акчага шәһәрдә һәм аның тирәләрендә кыска сроклы милли мәктәпләр ачыла. Наданлыкны бетерү өчен, илле урында кичке курслар, 25 районда халык китапханәсе оештырыла. Әстерханда укытучылар өчен махсус курслар ачыла. Үлеме дә үкенечле була Туйбактинның, гомере буе советлар өчен җан аткан комиссарны үзебезнекеләр үк кыйнап үтерә.

 

2

Октябрь түнтәрелешеннән соң озак та үтми, Карга мәчете манарасына да бау эләләр. Бу вакыйганы авыл аксакалы Габдулла абый Гафиятуллин үз күзләре белән күреп тора: “Зур калын арканнар белән бәйләделәр дә “Хабирун!!!” (“Ха, берем!!!” мәгънәсендә) дип кычкыра-кычкыра сөйрәп төшерделәр”, – ди. Аның чордашы Галимҗан абый Сафин, мәчет манарасын 1937 елларда кистеләр, дип искә ала: “Манарасы – бер якка, ае икенче якка мәтәлеп төште. Дәү әтием Галиәкбәр белән бергә мәчетнең мөнбәрен келәткә алып кайтып куйдык. Ә гөмбәзе зират йортына куелды. Мәчетнең ае Гөлсем апалар өен сүткәндә матчадан килеп чыкты. Бүген ул мәктәп музеенда саклана”.

“Шүрәле каргаган авыл”

Карга тарихында тагын бер тетрәндергеч вакыйганың әледән-әле кабатланып торуына да игътибар иттек. Ул – авылның көчле янгыннар кичерүе. Янгыннардан каза күргән авылларны “Шүрәле каргаган авыл” дип тә йөртәләр. Имеш, берәү урман иясен рәнҗеткән дә, авылга аның рәнҗеше төшкән икән…

1859 елның 9 маендагы янгын авылга шактый зыян сала. Ялкын телләре бер өйдән икенчесенә күчә-күчә, барлыгы 46 йортның башына җитә. Авылга килгән гомуми зыян 5812 сум көмеш белән бәяләнә. Бу хакта тарихи документлар да сакланып калган. ХVIII гасыр ахырында Фатих Әмирханның әтисе Зариф ага биредә кызлар өчен мәдрәсә салдыра. Авыл халкы белем учагының да янып көлгә әйләнүе хакында әрнеп сөйли. 1920 елгы ачлык чорында исә түбән очта 70-80 йорт күз ачып йомганчы янып бетә. Эссе, коры җәй килә, бөтен җирне кояш көйдерә, су юк. Җитмәсә, ураза ае. Халык кичен кырдан кайтып, булган байлыктан ахшамга ризык әзерли. Әнә шул чакта бер өйдә очкын чыгып, салам түбәләрне бер-бер артлы ялкын чорнап ала башлый. Чулпания апа Фәттахованың бабасы ишек алдында ат арбасында йокларга яткан була, бу хәлләрне оныкларына гыйбрәт өчен сөйли. Бисмиллаһ әйтеп, тәрәзәләрне намазлык белән каплап куя карт. Әллә өйдә Коръән булганга, әллә өй түбәсе салам урынына такта булганга, әллә башка сәбәп белән, гаилә учаклары – өйләре исән кала аларның.

70нче елларда Түбән очта 5-6 йорт рәттән янып бетә. 2000 елда урта мәктәп янгын афәтенә дучар була. Ул бинада авыл тарихын ачкан мәктәп музее да экспонатлары-ние белән көлгә әйләнеп, күккә оча.

“Иманыңны әйтә бар”

1921 елгы ачлыкны каргалылар бик әрнеп искә ала. Һәрбер гаиләдә югалтулар булган, интегеп, бер телем ризыкка тилмереп вафат булучылар да шактый җыелган. Әкълимә апа Хәмәтшина сөйләвенә караганда, халык этләргә кадәр суеп ашаган, сөякләр тарттырып, җан асрарга тырышкан, авылда теге яки бу кеше турында “кергән бер хәерчене дә кире чыгармый икән” дигән коточкыч хәбәрләр йөргән. Бу хәбәрләрдән болай да өшегән күңел бөтенләй өметсезлеккә бирелгән. Авыл халкы кимегәннән-кимеп, кайсы җан биргән, кайсы ризык эзләп авылдан чыгып киткән. Үлгәннәрне күмәргә хәлләре дә булмаган хәтта. Атнага бер тапкыр Ромодан авылы руслары килеп, мәетләрне җыеп, бер чокырга күмә торган булган. “Нурхәмәт абый ат арбасына салып, мәетләрне идарә буена ташыган икән, – дип сөйли Чулпания апа Фәттахова. – Берьюлы Сәкинә исемле карчыкны илтә ул. Сизеп ала, карчыкның җаны чыкмаган әле. “Иманыңны әйтә-әйтә бар”, – ди ул аңа. Тегесе: “Лә иләһе иллаллаһ”, – дип иреннәрен кыймылдата…”

4

Җиде юл чатында

“Кулак дигәнен мин болайрак аңлыйм, – дип сүз ала Галимҗан абый Сафин. – Кешеләр бер төрле генә түгел бит, кемдер эшләгән, бераз хәл җыйгач, малы, ашарга ризыгы барлыкка килгән. Ә кайберәүләр “алма пеш, авызга төш” дип кенә утырган. Бу тигезсезлекне тигезләргә кирәк булган – хәлленең малын алып, ярлыга өләшкәннәр. Йортларны да шул рәвешле эш яратмаган халыкка биргәннәр. Безнең авылда кулак дигән исем күтәрүчеләр — бай түгел, ә тырыш кешеләр генә булган ул”.

Карга авылының репрессия җиле кагылган тагын бер каһарманын искә алырга хаклыбыз. Ул – Кыяметдин Мисбахов. Яшь комсомолны, партия мәктәбен тәмамлаганнан соң, Тәтеш районына юллыйлар. Олы Тархан районының Бакырчы авылында мәктәп директоры булып эшли ул, аннан Тәтеш районына  икенче секретарь итеп билгелиләр. Сугыш елларында Олы Тархан районының  беренче секретаре булып эшли. Авыр чак. Комбайннар, тракторлар җитешми. Җитмәсә, кар да вакытыннан алда сибәли башлый ул елны. Урып-җыю өчен борчылган беренче секретарьга шикаять язучылар да табыла. Шул җитә кала, халык дошманы дигән ярлык тагып, аны кулга алалар. Тәтешнең текә кыялы елга ярыннан конвой белән атлаганда, Кыяметдин кыю карар кабул итә: сак астыннан качып китә, җепшек кар ләмгә әйләнгән аяк астын ерып, шактый куалар аны. Әмма тота алмыйлар, Кыяметдин бозлы суга төшеп, үткен күзләрдән юкка чыга. Ерак түгел генә бер авылга барып чыкканнан соң, күптәнге танышы ишеген шакый Кыяметдин. Эзәрлекләүләрдән качып, 3 көн буе тирес эчендә ятарга туры килсә дә, сер бирми. Аннан, хатын-кыз киемнәрен киеп, Ульян якларына чыгып китә. Биредә кинолог буларак этләрне өйрәтергә керешә ул, сакал-мыеклар үстереп җибәрә. Казанга да берничә тапкыр юл ялгый. Әмма берсендә Буа станциясендә поезд тәрәзәсеннән перронга күз төшерә. Кирәк бит, аны Әлки ягыннан булган бер таныш хатын танып ала. Поезд кузгалып китә, әмма күп тә үтми, шып итеп туктап та кала. Шул арада кораллы сакчылар керә һәм, Кыяметдиннең кулларын богаулап, алып чыгып та китәләр. 58 нче маддә нигезендә 10 елга утыртып куялар. Шуннан соң да тагын 4 елга хокукларыннан мәхрүм итәләр. Хатыны Оркыя өч баласы белән Карга авылына – әти-әнисе янына кайтып сыена. Көннәрдән бер көнне, срогын тутырып, әтиләре дә кайтып төшә. Кыяметдин Мисбахов яңадан партиягә керә, үз исемен аклауга ирешә, 25 меңенче була.

p1040612

Сыерсыз калу

“Сугыш вакытында без үсмерләргә бик авыр булды, – дип искә ала Галимҗан абый Сафин. – Җирләр вакытында чәчелми, орлык юк. Кыр эшләре соңга кала. Сыерлар җигеп эшләргә мәҗбүрбез. Ашамаганны әйтеп тормыйм, иртән Дубрау урманы янындагы билгеләнгән кырга сыерга тырма тагып бардым. Өйдә биш бала, бер әби. Әни эшли, сыер ашата. Көн кыздырганнан-кыздыра бара. Сыерым тәмам хәлсезләнде, авызыннан күбекләр килә. Кичкә кадәр интегепләр эшләдек инде. Шунда авылга кайтырга чыктык. Тырманы калдырып булмый, сыерга аны да сөйрәргә туры килде. Күл буена җитәрәк, су эчәсе килептер инде, сөйрәп алып торып китте бу. Мин дә артыннан сөйрәлеп барам. Суга керде. Чыкканда карыйм, тырмага аягын җәрәхәтләгән хайван. Чатаклый-чатаклый кайттык кайтуын, ләкин тернәкләнә алмады. Шулай итеп сыерсыз да калдык…”

Кышкы суыклар исә малларның гына түгел, авыл халкының да шактый гомерен тартып ала. Азмы-күпме җылынып, салкын үлемнән котылу өчен, халык караңгы төндә кача-поса урманга барып чыбык-чыбык җыярга мәҗбүр. Әле көндезләрен дә урман юлын таптый алар: хөкүмәткә урман кисү бурычы да йөкләнгән ич. Җәннәтелмәэуа әнисе Илһамия белән урман кисәргә баргач, ачлыктан аңын җуеп егыла. Бала гына бит әле. Өйгә кайткач, нишләсен әни кеше, соңгы оныннан коймак изә, тегесе борынын кытыклаган ризык – яшәү исен сизеп торып утыра.

Бөек Ватан сугышы елларында Каргада Ленинградтан эвакуацияләнгән 3 гаилә яши: Сольников, Лисицин һәм Дусалимовлар. Татарлар арасында яшәп, алар татарлашып бетә, билгеле.

Миңгәрәй абый Нотфуллин исә сугышта Ленинград блокадасына эләгә. Ат җигеп, урамнардан мәетләр җыеп йөри, аларны Ладога күленә илтеп ташлау бурычы куела аңа. Ачлыктан үзе дә, аты да хәлсез. Авыр чаклар… Гомере буе төшләреңә кереп интектерерлек афәт ләбаса бу! Тагын күпме дәвам итәр иде, белмим, көннәрнең берендә Миңгәрәй Нотфуллин олавы янында снаряд шартлый. Җирнең асты өскә килә – арбасындагы мәетләр белән бергә ул да туфрак өеме астында кала. Туган ягында эчәсе сулары калгандыр, совет солдатын табып алып, госпитальгә – Мәскәүгә озаталар. Шул ук госпитальдә аның газиз улы – Шәүкәте дә үлем белән көрәшә. Контузия алган ата белән ул кул сузымы арасында гына ятуларын белми дә калалар. Миңгәрәйне, инвалидлык кәгазе тоттырып, авылга кайтаралар. Ә Шәүкәт – 18 яшен әле яңа гына тутырган Карга егете, кече лейтенант хәрби дәрәҗәсен алып, Польшага – алгы фронтка китә һәм шунда мәңгелеккә ятып кала. Әнисе, кара кәгазь алгач, йөрәге сызлауга түзә алмыйча җыр чыгара:

Герман пулялары тигәч,

“Уф, Аллам!” дидең микән?

Нурлы йөзләреңне ачып,

Җаннарың бирдең микән?

Аның кайгысы бүтәннәргә дә ят түгел: “Вәһибә, ул кадәр өзгәләнмә әле, караңгы сарайга кереп кара, Шәүкәтең күзеңә күренер”, – дип тә юатучылар була. Мескен, өрәге күземә чалынмасмы дип, сарайга да керә. Ярый әле сугыштан ире кайта. Сау булмаса да, исән! Вак балалар – Шәүкәтнең эне-сеңелләре Миңгәрәй әтиләренең кочагына атыла. Әти кеше яшь аралаш бер генә җөмлә әйтә: “Балаларым, асылынмагыз, хәлем юк…”

5

Кешеләре белән данлыклы

Авыл тарихын барлаганда бер нәрсәгә инанасың: аның сәхифәләрен үзенең фидакарьлеге, кешелеклеге белән кешеләре үзләре яза икән. Каргада да күп алар. Гомер буе терлекчелектә эшләгән апалар – ике чакырылыш ТАССР Югары Советы депутаты, Ленин ордены иясе, Зәйнәп Вәлиева, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены иясе Гайшә Бикушева, 36 ел бозаулар караган “Почет билгесе” ордены иясе, фотосы хәтта “Азат хатын” журналы тышлыгында басылган Рәйсә Сабировалар һ.б.

Карга – авыр атлетика буенча спорт осталары белән Россиядә, халыкара ярышларда танылган Бикушевлар, Фәттаховлар белән дә данлыклы. Әнә Газинур Фәттахов 2013 елда гына гер күтәрү буенча дөнья чемпионы булган спортчы. Фәнис Низамовның да профессиональ спортта үзен тапкан көннәре. 1991 елгы егет, буем бәләкәй, язмыш мине кыерсытты, дип сыктап утырмый, йөзендә яшәү чаткысы чагыла. 56 кг авырлыгы белән 130 кг авырлыкны күтәрү берни түгел аңа.

6

 

Бусы – Президентныкы!

Карга авылы бүген матурая, яшәрә. Бала табучылар күбәя. “Ана даны” медале иясе Әлфия Нотфуллинаны мисал итеп китерә яшь аналар. Ире Шәүкәт абый белән алар 8 бала үстерәләр, инде 10 оныклары да бар. Әлфия апаның хәтта бала тапканын да кайвакыт сабыен кулында күргәч кенә белгәннәр. Бервакыт кичке савымга дип җәйге аланга барганда, машина арбасына этеп диярлек менгерәләр аны. “Әллә тазарып киткәнсең инде, Әлфия”, – дип көлешкәннәр дә. Ә иртән бер аны гына көтеп гаҗиз булгач, өенә бара савымчылар. Баксаң, төнлә Әлфияне бәби табарга районга илткәннәр икән бит. Моны белгәч, исләре-акыллары китә хезмәттәшләренең. Икенче юлы Шәүкәт абый төнлә белән уянып китсә, хатынының өйдә юклыгын абайлап, аны эзләргә керешә. Баксаң, ул мунчада бәбиләргә дә өлгергән ди. Әлфия апага исә Татарстанда “Ана даны” медаленең 3нче сандагысы бирелә. Медаль тапшырганда, Татарстанның элеккеге Президенты Минтимер Шәймиев Әлфия апаны җилкәсеннән үз итеп кочаклап, фотога да төшә. Моны телевизордан да зурлап күрсәтәләр. Кирәк бит, 9 айдан Нотфуллиннарның гаиләсе тагын ишәя – кече кызлары Айзилә туа. Балаларның барысының да исемнәре “А” хәрефеннән башлана. “Ничек истә калдырасыз соң?” – дигәч, гаилә башлыгы, күзен дә йоммыйча, санап чыга: Алия, Айсинә, Айгөл, Алсу, Айрат, Айсылу, Айдар, Айзилә!

%d0%b3%d0%be%d0%bb%d1%84%d1%80%d1%83%d0%b7-%d0%b0%d0%bf%d0%b0-%d0%bd%d0%b0%d0%bc%d0%b0%d0%b7%d0%bb%d1%8b%d0%ba%d0%bb%d0%b0%d1%80%d1%8b-%d0%bd%d1%83%d1%80%d1%84%d0%b8%d1%8f-%d0%bb%d0%b8%d0%bb%d0%b8

P.S. Карганың тарихи сәхифәләре турында күбрәк белергә теләүчеләргә 2013 елда дөнья күргән “Каргауыл” китабын укырга киңәш итәм. Ә иң яхшысы – авылга кайтып килү. Анда һәркемгә дә – ачык йөз, якты чырай. Табигатьләре шундый.

 

"Татарстан" журналы, 2016.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Соңгы яңарту: 3 декабрь 2019, 14:56

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования