СЫРТЛАНОВА Мәгубә Хөсәен кызы

СЫРТЛА`НОВА Мәгубә Хөсәен кызы (15.7.1912, Уфа губ., хәзер БРның Бәләбәй ш. — 1.10.1971, Казан), Сов. Союзы Герое (15.5.1946), гв. өлкән лейтенанты. Аэроклуб (Тбилиси), Тбилиси үзәк планёр мәктәбен (1941) тәмамлый. 1941 елның июленнән Кызыл Армия сафларында. 1942 нең декабреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 46 нчы гв. төнге бомбардировщиклар авиация полкының (4 нче һава армиясенең 325 нче бомбардировщиклар авиация дивизиясе) эскадрилья командиры урынбасары. 2 нче Белоруссия фронты авиациясе составында Кавказда (1942–43), Тамань ярымутравында (1943), Кырымда (1944) барган сугышларда, Львов-Сандомир (1944), Көнчыгыш Пруссия һәм Берлин (икесе дә — 1945) һөҗүм операцияләрендә катнаша. 1945 нең маена 780 сугышчан очыш ясап, 190 т бомба ташлый. Сугыштан соң Казанда яши. Ленин ордены, ике Кызыл Байрак, 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр б-н бүләкләнә. Казанда һәм Бәләбәйдә бер урам, Казандагы 52 нче һәм Бәләбәйдәге 2 нче мәктәпләр С. исемен йөртә, Бәләбәйдә С. музее бар, Благовещенск шәһәрендә (Башкортстан Респ-касы) бюст куела.

Әд.: Батырлар китабы — Книга Героев. К., 2000.

М.З.Хәбибуллин.

 

Чыганак: Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования