СӘЙФЕЛ-МӨЛЕКОВ Фәрит Мостафа улы

СӘЙФЕ`Л-МӨЛЕ`КОВ Фәрит Мостафа улы (19.11.1930, Ташкент ш. – 4.6.2016, Мәскәү), халыкара журналист, режиссёр, РФнең атказ. сәнгать эшлеклесе (1995). Әнисе ягыннан сәүдәгәр Яушевлар нәселеннән. Мәскәү көнчыгышны өйрәнү ин-ты Якын Көнчыгыш ф-тының гарәп бүлеген тәмамлый (1954). Журналистлык эшчәнлеген 1953 елда «Вечерняя Москва» г-тасында башлый, 1954–57 дә «Международная жизнь» ж-лында эшли, 1957–59 да «Восточная лира» нәшриятында мөхәррир, «Современный Восток» ж-лының гарәп илләре һәм Африка бүлеге мөхәррире, 1959–62 дә СССР МС каршындагы радиотапшырулар һәм телевидение ком-тында. 1962–63 тә СССР Дәүләт телерадиосының «Соңгы хәбәрләр» («Последние известия») редакциясендә халыкара мәгълүмат комментаторы, 1968 дә СССРның эчке радиотапшырулар төп пропаганда редакциясендә халыкара бүлекнең баш мөхәррире урынбасары. 1968–74 тә Ливанда Совет радио һәм телевидениесенең хәбәрчеләр пункты мөдире (эшчәнлек өлкәсенә Сүрия, Иордания, Кипр, Гарәбстан ярымутравы илләре дә керә). 1974 тән СССРның Үзәк телевидение һәм радиотапшыруларының сәяси күзәтүчесе. 1990 нан Швейцариядә хәбәрчеләр пункты мөдире. 1992 дән «Евразия» иҗат берләшмәсе, 1993–96 да «Останкино» телекомпаниясендә «Халыкара программалар» берләшмәсе (Мәскәү) директоры. С. журналистлык иҗатының төп темасы — Якын һәм Урта Көнчыгыш илләренең хәзерге хәлен яктырту. 1965 тән Үзәк телевидениедә «Яңалыклар эстафетасы» («Эстафета новостей»), «Вакыт» («Время») программаларында чыгыш ясый башлый. Дәүләт җитәкчеләре, күренекле җәмәгать эшлеклеләреннән интервью ала, Мисыр президенты Г.А.Насер, Иордания короле Хөсәен, Палестина лидеры Я.Арафат, Сүрия президенты Х.Әсад, Әфганстан җитәкчеләре Н.М.Таракый һәм М.Нәҗибулла, Иран рухани лидеры Хөмәйни, Куба җитәкчесе Ф.Кастро һ.б. б-н очраша. Үзәк телевидениенең 1 нче каналындагы «Бүгенге дөньяда» («Сегодня в мире») программасын оештыручыларның берсе һәм даими алып баручысы, аның төп халыкара программаларында чыгыш ясый. Очерк һәм мәкаләләре Россиянең әйдәп баручы көндәлек матбугатында басыла, «Гыйрак республикасының барлыкка килүе» («Рождение Иракской республики», М., 1958), «Гыйрак бүген һәм иртәгә» («Ирак сегодня и завтра», М., 1960), «Африкада Португалия колонияләре» («Португальские колонии в Африке», М., 1961) һ.б. китаплар авторы. Халыкара темага кагылышлы 30 дан артык публицистик һәм документаль фильм төшерә. «Алар ирек яуладылар. Алжир хроникасы» («Они завоевали свободу. Хроника Алжира»), «Якын Көнчыгыш: сынаулар вакыты» («Ближний Восток: время испытаний») телефильмнары сценарийлары өчен РСФСРның бертуган Васильевлар исем. дәүләт бүләге (1978); Әфганстан турындагы «Җир реформасы» («Земельная реформа»), «Әфганстан. Революция дәвам итә» («Афганистан. Революция продолжается»), «Апрельдә ике көн. Революция турында репортаж» («Два дня в апреле. Репортаж о революции»), «Әфганстан. Кызу кыш» («Афганистан. Жаркая зима») документаль-публицистик кино- һәм телефильмнары сериясе өчен СССР Дәүләт бүләгенә лаек була (1981). Хезмәт Кызыл Байрагы, Кызыл Йолдыз, Почёт орденнары, медальләр б-н бүләкләнә.

Әд.: Кто есть кто в татарской общине Москвы. М., 2001.

Г.С.Сабирҗанов.

 

 

Чыганак: Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

 

 

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования