СӘЙДӘШЕВ Салих Җамалетдин улы

СӘЙДӘ`ШЕВ Салих Җамалетдин улы (3.12.1900, Казан — 16.12.1954, Мәскәү, Казанда җирләнә), композитор, дирижёр, пианист, педагог, ТАССРның атказ. сәнгать эшлеклесе (1939), ТАССРның халык артисты (1951). Хәзерге татар проф. музыкасына нигез салучы. Башлангыч муз. белемне З.Яруллин җитәкчелегендә ала. С.нең проф. яктан формалашуында Казан музыка уч-щесендә фортепиано (О.М.Родзевич классы) буенча укуы зур роль уйный (1914–17). Музыкага аерым сәләте һәм проф. муз. белем алуга омтылуы б-н С. яшь вакытында ук талантлы пианист һәм инструменталь ансамбль җитәкчесе буларак киң таныла. Иҗат эшчәнлеген Казанның Шәрекъ клубында солист-пианист, аккомпаниатор һәм инструменталь ансамбльдә уйнаучы буларак башлый. 1917 елдан Казанда, Буада башкару, пед. һәм муз.-мәгърифәтчелек эшчәнлеге, 1919 дан, ирекле рәвештә Кызыл Армиягә кергәч, Төркестан фронтының сәяси бүлеге каршында эшчәнлек алып бара. Демобилизацияләнгәннән соң, 1920–22 дә Оренбург шәһәрендә Шәрекъ музыка мәктәбендә укый, бер үк вакытта укыта һәм берникадәр вакыт аның мөдире була. Шунда ук беренче әсәрләрен — «Озын сәфәр» җырын һәм «Татар вальсы» инструменталь әсәрен иҗат итә. 1922–48 дә (бүленеп) Татар акад. театрында музыка бүлеге мөдире һәм дирижёры булып эшли (Казан).

1920 елларның 2 нче яртысында — 1930 ның башында Татар акад. театры труппасы составында дирижёр һәм аккомпаниатор булуы (Мәскәү, Ленинград, Идел буе, Урал буе шәһәрләре, Казакъстан, Кавказ арты, Урта Азия һ.б.) һәм Татар радиосыннан һәрдаим чыгышлар ясавы С. музыкасын бөтен халык арасында популяр итә. 1929 да С. Кызыл Армиянең 11 еллыгына багышланган һәм киң танылу алган «Совет Армиясе Маршы»н яза. Шул ук елда аның музыкасы б-н респ-ка турында беренче тулы метражлы «Татарстан (Дүрт елга иле)» фильмы чыга. Режиссёры — А.Дубровский. С.нең кабатланмас моң иясе булуы, татар халык көйләре үзенчәлеге б-н берлектә үз чорына хас типик интонацияләр һәм ритмнарның табигый берлегенә ирешә белү сәләте, җырларының гомумоптимистик эмоциональ җирлектә барлыкка килүе аны танылган җыр жанры остасы итә; аларның күбесе беренче тапкыр милли театр спектакльләрендә яңгырый һәм киләчәктә мөстәкыйль яшәеш ала.

Композитор иҗат мирасының төп өлешен театр музыкасы тәшкил итә. Атаклы татар драматурглары К.Тинчурин, Ф.Бурнаш, Т.Гыйззәт б-н иҗади дуслыкта С. тарафыннан 60 тан артык спектакльгә муз. бизәлеш һәм музыкаль драма жанрына караган «Башмагым» (1922), «Казан сөлгесе» (1923), «Сүнгән йолдызлар» (1924) һ.б. сәхнә әсәрләре иҗат ителә. С.нең 1920 елларның 1 нче яртысында иҗат иткән беренче муз. драма әсәрләре татар халык җырларының образлы һәм шигъри эчтәлегенә нигезләнә. Аларда үзенчәлекле драматик күренешләр фонында төрле характердагы муз. жанрлы эпизодлар урын ала (биюле-хорлы күренешләр, җырлар, биюләр, инструменталь номерлар). Бу спектакльләрнең һәрберсенә хас муз. бизәлешнең төп күрсәткечен лирик характердагы аерым бер халык көенең күп мәгънәле яңгырашы билгели, ул үзенчәлекле лейтмотив сыйфатында, ш.у. вокаль һәм инструменталь номерлар нигезендә баш геройларга муз. характеристика бирә. 1920 елларның 2 нче яртысында — 1930 еллар башында муз. драма татар муз.-сәхнә сәнгатенең алдынгы жанры була. Бу чорда С. нең аеруча зур иҗади әһәмияткә ия әсәрләре — К.Тинчуринның «Зәңгәр шәл» (1926), «Ил» (1929), «Кандыр буе» (1932), Т.Гыйззәтнең «Наёмщик» (1928) муз. драмалары. Бу жанрга караган әсәрләр җырлар, арияләр, хорлар, ансамбльләр, увертюралар, бию сюиталарын һ.б. төрле вокаль һәм инструменталь номерларны үз эченә ала. Аларда музыка, милли сәнгатьтә беренче буларак, идея-сәнгати фикерне гәүдәләндерүдә, драматургия үсешендә һәм образлар тудыруда төп чарага әверелә.

«Зәңгәр шәл» муз. драмасы композиторга хас үзенчәлекле көй стиле тууга сәбәпче була, анда үз чоры өчен кыю яңгыраган интонацион, ритмик һәм лад новацияләре милли көйнең үзенчәлекле күренешләре б-н табигый үрелеп бара. Бу бигрәк тә баш герой Булат партиясендә ачык чагыла. Әлеге образ шул чорның муз. символлары ярдәмендә дә (күмәк җырлар һәм маршлар), ш.у. халык дастаны һәм лирикасы традицияләрендә дә төрле яклап тасвирлана. Мәйсәрә җыры һәм Булатның «Кара урман» ариясе — иң яхшы муз. номерлар. «Наёмщик» — татар сәнгатендә муз. драма жанрының аеруча үзенчәлекле үрнәге. Тарихи темага багышланган әлеге сюжетның муз. гәүдәләнеше масштаблылыгы б-н аерылып тора. Анда төп катнашучы булып крепостнойлыктан азат ителү өчен көрәшүче халык образы тора. Бу драмада шактый персонажлар төрле вокаль номерлар, барыннан да бигрәк арияләр ярдәмендә үзләренә генә хас муз. тасвирлама алалар. Вакыйгада оркестр б-н чыгыш ясала торган җентекле эшләнгән номерлар, аның нигезен тәшкил иткән хорлар, драма өлкәсендәге киң күләмле муз. образлы күренешләр (жанр, лирик, лирик-драматик, героик) әһәмиятле функциягә ия булалар. Инструменталь номерлар, бигрәк тә бер-берсенә капма-каршы ике хореографик сюита социаль чыгышлары б-н үк аерылып торган һәм бер-берсенә карата тискәре мөнәсәбәттә булган персонажларның, ягъни крепостной крәстияннәр б-н җәмгыятьнең өстен катлау вәкилләренең яшәү рәвешләрендәге аерманы чагылдыра. Шуларның берсе фольклор бию көйләре рухындагы үзенчәлекле номерлардан гыйбарәт, икенчесе классик балет сюитасы принцибы буенча төзелә. С. иҗатында беренче тапкыр бу әсәрдә истә калырлык муз. характеристика хатын-кыз образына бирелә. Үзара ярашкан озын татар көйләре һәм классик опера арияләре стилистикасыннан торган тәэсирле, хис-кичерешләргә бай Гөлйөзем арияләрендә баш героиняның бай рухи дөньясы чагылыш таба. «Наёмщик»та лирик вокаль номерлар (арияләр, дуэтлар) тәэсирле, әмма беренче планга чыкмый. Музыкаль күренешнең төп факторы булып халык образын киң һәм күпкырлы гәүдәләндергән хор номерлары тора. Баш герой Батырҗан арияләре б-н бергә алар драманың татар музыкасына С.нең сәхнә әсәрләре б-н килеп кергән төп муз.-образлы героик-драматик нигезен тәшкил итәләр. Монда комп. 20 йөзнең беренче унъеллыгына хас булган күмәк җыр һәм марш музыкасы интонацияләреннән һәм ритмнарыннан (актив, күтәренке, кискен ритмик көйләр һәм төгәл ритмнар) кыю файдалана. «Наёмщик»та муз. драма элементлары сизелерлек күренә: сюжет ачыла барган саен, төп персонажларны һәм коллектив образ буларак халыкны чагылдыручы лейтмотивларның интонацион үсеше күзәтелә.

1930 елларның 2 нче яртысыннан С. кайбер объектив сәбәпләр аркасында үзенең иҗади ниятләрен тулысынча тормышка ашыра алмый. Аның өчен бу еллар туганнарын, якыннарын һәм иҗатташ дусларын фаҗигале рәвештә югалту дәвере була. Бу елларда татар композиторларының яңа буыны опера, балет, симфония жанрларын актив үзләштерә, ә үз кыйммәтен әле җуймаган һәм демократик аудитория тарафыннан хупланучы муз. драма милли муз. культураның киң үсеш юлыннан читкә тайпыла. Аның формалашуы ясалма рәвештә туктатыла. Мондый шартларда С. күбрәк җыр һәм марш жанрларына игътибар бирә. Аның күмәк башкарыла торган җырлары (мәс., «Дуслык җыры», 1949, Ә.Ерикәй шигыре) интонациясе, марш ритмы, көчле динамикасы б-н аерылып тора. Композиторның саф җыр лирикасы камил булып кала: Г.Хуҗи шигыренә «Халисә» (1950), М.Садри шигыренә «Яшьлек җыры» (1949) һ.б. С.нең җыр иҗатының аеруча мөһим өлешен балалар өчен язылган җырлар тәшкил итә: С.Урайскийның «Укучылар вальсы» (1951), Г.Насрыйның «Зәңгәр күл» (1951) һ.б. җырлар. Композиторның соңгы әсәре — иҗади васыяте — М.Җәлил шигыренә язылган «Җырларым» җыры. Иҗатында 20 йөз татар проф. музыкасы формалары һәм жанрлары, эстетик критерийлары һәм стиль үзенчәлекләре формалашкан С., беренче милли классик композитор буларак, татар муз. культура тарихында аерым урын алып тора. Аның композиторлык һәм башкару иҗаты күп еллар дәвамында Татарстанның музыка сәнгатендә төп рольне уйный һәм бөтен халык мәхәббәтен казана. С.нең татар халкының сәнгатьчә фикерләү үзенчәлеге б-н аваздаш булган һәм аеруча уңайлы сәхнә формасына әверелгән муз. драма жанрына мөрәҗәгать итүе аерым әһәмияткә ия. Мондый сәхнә формасы татар муз. культурасының фольклор традицияләреннән заманча профессионализмга күчүенә этәргеч бирә. С.нең бу милли жанрга мөрәҗәгать итүе тарихи әһәмияткә һәм сәнгати нигезгә ия, чөнки мондый жанрда драматик хәрәкәт б-н табигый үрелеп барган музыка авторның идеясен һәм сәнгатьчә күзаллавын гәүдәләндерүдә аеруча мөһим чараларның берсе булып тора. Композитор, үз халкы муз. культурасының тарихи тәҗрибәсен гомумиләштереп, аңа Европа һәм рус классик музыкасына хас сәнгати нормаларны, төрле халыклар музыкасында киң таралган интонацияләр һәм ритмнарны табигый рәвештә кертеп җибәрү юлларын таба. С. истә калырлык, кабатланмас көйләр тудыру остасы була. Аның иҗатында халык җырларына яңача караш, аларның мәгънәви асылына тирәнтен төшенү, ш.у. башка милләтләрнең жанр һәм стиль үзенчәлекләрен актив җәлеп итү нигезендә милли көйләрнең сыйфат ягыннан яңартылуы күзәтелә. Композитор, татар музыкасы тарихында беренче тапкыр гармоник фактура чараларын киң куллана, программалы жанр симфонизмы формаларында оркестр язмаларын (увертюралар, сюиталар һ.б.) өйрәнүгә керешә. Бу монодийлы ангемитон традицияләр өстенлек алган муз. культурада яңача фикерләү күрсәткече булып тора. Әмма, яңалык билгеләренә карамастан, С. иҗаты киң күләм тыңлаучыларга һәрвакыт аңлаешлы булып кала. Композитор татар халкының сизгер муз. аңын басым ясамыйча әкрен генә һәм эзлекле үстерә. С. әсәрләренең аңлаешлы булуы, бер үк вакытта югары сәнгати кыйммәте аларда үзенчәлекле миллилекнең һәм татар музыкасы өчен яңа күренешләрнең катлаулы, әмма табигый берлеге рәвешендә бирелүе б-н аңлатыла. Кыю новаторлык күренешләре б-н ярашкан милли музыка үзенчәлегенә тирәнтен төшенү С.кә Татарстанда композиторлык сәнгатенең алга таба үсешенә нигез салырга мөмкинлек тудыра.

С. иҗаты һәрвакыт та рәсми танылу тапмый, әмма татар халкы аны аеруча яратып тыңлый, аның әсәрләре респ-каның алдынгы башкаручылары репертуарында алыштыргысыз урын алып тора. Хәзерге вакытта композиторның күпкырлы шәхес булуы һәм аның иҗат мирасының бәяләп бетергесез әһәмияте күбрәк ачыла. С. нигез салган традицияләр Татарстанның хәзерге заман милли муз. культурасының барлык өлкәләрендә дә ачык чагылыш таба. Төп әсәрләре: муз.-сәхнә әсәрләре (муз. драмалар һәм комедияләр, драма спектакльләренә музыка): Г.Хәмиди пьесасы буенча «Һинд кызы» (1924); М.Фәйзи, Ф.Бурнаш, Г.Кутуй пьесалары буенча «Камали карт» (1925), «Галиябану», «Таһир-Зөһрә», «Яшь йөрәкләр», «Балдызкай» (барысы да — 1926); Һ.Такташ, Ф.Бурнаш пьесалары буенча «Күмелгән кораллар», «Хөсәен Мирза» (барысы да — 1927); Г.Кутуй, Ш.Камал пьесалары буенча «Калфаклылар», «Күк күгәрчен», «Ут» (барысы да — 1928); Г.Минский, А.Хәбиб-Вафа, В.Киршон, Р.Ишморат, Г.Уральский пьесалары буенча «Шлем», «Робиндар», «Җилләр шәһәре», «Данлы чор», «Утлы боҗра» (барысы да — 1930); Ш.Камал, Һ.Такташ пьесалары буенча «Таулар», «Камил» (барысы да — 1931); Г.Зөлкарнәй пьесасы буенча «Өермә», К.Тинчурин һәм Р.Ишморат пьесасы буенча «Тургай» (1932; В.Виноградов б-н берлектә); Ф.Бурнаш, К.Тинчурин пьесалары буенча «Лачыннар», «Булат бабай гаиләсе» (1933); С.Баттал, Т.Гыйззәт, Г.Минский, Х.Фәтхуллин пьесалары буенча «Сынау», «Бишбүләк», «Гөлчәчәк», «Күзләр» (1939); Г.Камал пьесасы буенча «Хафизәләм иркәм» (1943; М.Юдин б-н берлектә); Т.Гыйззәт пьесасы буенча «Изге әманәт» (1944); Н.Исәнбәт пьесасы буенча «Мулланур Вахитов», Т.Гыйззәт пьесасы буенча «Чын мәхәббәт» (1948), «Алсу таң» (1950); Г.Насрый пьесасы буенча «Кадерле минутлар» (1953) һ.б.; Г.Таһиров либреттосына «Гөлнара» (1950, куелмый); инструменталь әсәрләр: «Н.Сакаев истәлегенә марш» (1927), «Ватан» маршы (1943) һ.б.; «Озын сәфәр» (1922, текст авторы билгесез), Г.Кутуй шигыренә «Алга» (1941), Т.Гыйззәт шигыренә «Бүген бәйрәм» (1945), Г.Насрый шигыренә «Совет Татарстаны» (1950) җырлары; балалар өчен М.Садри шигыренә «Мәскәү» (1947), Ш.Маннур шигыренә «Яшь туристлар»; «Салют бирәбез», «Бал корты» (1950) һ.б. җырлар. 2000–04 елларда С.нең 3 томда әсәрләр җыентыгы басыла.

Әд.: Сәйфуллин Р. Салих Сәйдәшев — татар профессиональ музыкасына нигез салучы // Халыкка багышланган тормыш. К., 2012; Гиршман Я.М. Салих Сайдашев. К., 1956; Салих Сайдашев. Материалы и воспоминания. К., 1970; Воспоминания о Салихе Сайдашеве. К., 1980; Салитова Ф.Ш. Музыкальные драмы Салиха Сайдашева. К., 1988; шул ук. Творческое сотрудничество драматурга Тинчурина и композитора Сайдашева // Традиции и новаторство в творчестве К.Тинчурина. К., 1990; шул ук. Салих Сайдашев: Жизненный и творческий путь. К., 2011; Саинова-Ахмерова Д.З. Салих Сайдашев: страницы жизни и творчества. К., 1999; Тематическая подборка, посвящённая 100-летию С.З.Сайдашева // Казань. 2000. № 12; Век Салиха Сайдашева: Межвуз. сб. К., 2000; Шамов С. Салих Сайдашев. Драма жизни. К., 2010; шул ук. Салих Сайдашев: величие и трагизм личности. К., 2012.

Ф.Ш.Салитова.

 

 

Чыганак: Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования