САЛИХОВ Кев Миңнулла улы

САЛИ`ХОВ Кев Миңнулла улы (3.11.1936, БАССРның Бәләбәй р-ны Красная Речка пос.), физик, физика-матем. фән. д-ры (1976), ТР ФА академигы (1992), РФА академигы (2011), РФА мөхбир әгъзасы (1997), РФнең атказ. фән эшлеклесе (1995). 1959 елда Казан ун-тын тәмамлый. 1962 дән Караганда политехник ин-тында эшли. 1963–88 дә СССР ФА Себер бүлегенең Химик кинетика һәм яну ин-тында эшли (Новосибирск ш.), баш фәнни хезмәткәр (1986 дан), проф. (1981); бер үк вакытта, 1968–88 дә, Новосибирск ун-тында. 1988 дән РФА КГҮнең Физика-техника ин-ты директоры һәм химик физика бүлеге мөдире. Бер үк вакытта Казан ун-тының химик физика каф. мөдире (1989–2012), РФА КГҮ рәисе урынбасары (1991–2012), ТР ФА вице-президенты (1992 дән). Хезмәтләре химик физикага һәм радиоспектроскопиягә карый. С.ның химик реакцияләрдә магнит-спин эффектлары буенча хезмәтләре фәннең яңа юнәлеше — спин химиясенә нигез салуда һәм аны үстерүдә зур роль уйный. Ленин бүләге лауреаты (1986). Конденсатлашкан тирәлекләрдәге парамагнетик кисәкчәләр арасында бимолекуляр спин алмашуның заманча теориясен булдыра. ЭПРның импульслы спектроскопиясе теориясендә нигез булып торырлык нәтиҗәләр ала. Фотосинтетик системаларның реакция үзәгендә, кояш энергиясе ассимиляциясенең беренче стадияләрендә хасил була торган бүленмә корылмалар ЭПРның вакыты ачыкланган спектроскопиясе теориясен үстерә. Парамагнетик кисәкчәләр тыгызлыгының спинлы матрицасы өчен кинетик тигезләмәләр тәкъдим итә, аларда кисәкчәләрнең үзара тәэсир итешү өлкәсе аша диффузион үткәндәге бимолекуляр бәрелешләре исәпкә алына. Беренчеләрдән булып, үткәрүчән объектлар һәм диэлектрик югалтулары булган объектларның ЭПР-томографиясе алгоритмын эшли. С. җитәкчелегендә кешенең тулы гәүдәсенә магнит-резонанслы томограф эшләнә (1997, РФ Сәламәтлек саклау министрлыгында сертификат ала һәм файдалануга тапшырыла). Халыкара «Applied Magnetic Resonance» ж-лын оештыручы һәм аның беренче мөхәррире (1990). Халыкара ЭПР җәмгыятенең вице-президенты (2001–03), Е.К.Завойский исем. Халыкара бүләк билгеләү буенча Халыкара ком-т рәисе (1991–2003, 2005 тән), ТР Фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләре фондының эксперт советы рәисе (1997–2002). Күптомлы Татар энциклопедиясенең Баш гыйльми мөхәрририяте әгъзасы, Татар энциклопедиясенең «Физика» бүлеге буенча гыйльми мөхәрририят рәисе (1992 дән). «Элементар физик-химик процессларның спин динамикасы» («Спиновая динамика элементарных физико-химических процессов»; 1974–97дә нәшер ителә) хезмәтләре циклы өчен ТР Дәүләт бүләгенә лаек була (1998). ЭПР һәм аны химиядә, биофизикада куллану теориясен үстергәне өчен Александр фон Гумбольдт исем. Халыкара фонд бүләге (Германия, 2001), Е.К.Завойский исем. Халыкара бүләк (2004) лауреаты. «Почёт билгесе», 4 нче дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен», «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденнары; медальләр, ш.и. Халыкара ЭПР җәмгыятенең алтын медале, RIKEN ин-тының «Танылган галим» дипломы (Япония) б-н бүләкләнә. Казан шәһәренең мактаулы гражданы (2011).

Хезм.: Электронное спиновое эхо и его применение. Новосиб., 1976 (автордаш); Спиновый обмен. Новосиб., 1977 (автордаш); Магнитные и спиновые эффекты в химических реакциях. Новосиб., 1978 (автордаш); Magnetic Isotope Effect in Radical Reactions. W.–N.Y., 1996; Quantum teleportation across a biological membrane by means of correlated spin pair dynamics in photosynthetic reaction centers // Appl. Magn. Reson. 2007. V. 31, № 1–2 (автордаш).

Әд.: Кев Минуллинович Салихов (к 70-летию со дня рождения) // Казан. физ.-техн. ин-т им. Е.К.Завойского. 2006: Ежегодник. К., 2007.

 

 

Чыганак: Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования