СӘЛӘХЕТДИНОВ Гарәфетдин Сәләхетдин улы

СӘЛӘХЕТДИ`НОВ Гарәфетдин Сәләхетдин улы (1.2.1920, Самара губ., Бөгелмә өязе Тайсуган а. — 19.12.1975, Ташкент), Дан орденының тулы кавалеры (25.8.1944, 1.2.1945, 27.6.1945), гв. старшинасы. Туган авылында колхозда эшли. 1942 елның мартыннан Кызыл Армия сафларында. 1942 нең апреленнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 54 нче гв. танк бригадасында зенит-пулемёт ротасының пулемёт төзәүчесе (3 нче танк армиясенең 7 нче гв. танк корпусы). Үзәк, Воронеж һәм 1 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Орёл (1943), Львов-Сандомир (1944) һәм Түбән Силезия (1945) һөҗүм операцияләрендә катнаша. 1944 нең 20 августында Сандомир (Польша) шәһәреннән көнбатыштарак барган сугышта батырлык күрсәтә: дошман авиациясе һөҗүме вакытында «Юнкерс-87» бомбардировщигын бәреп төшерә, яралана, әмма пулемёттан атуын дәвам итә; 1945 нең 16 гыйнварында Ченстохова (Польша) шәһәре янында бригаданың хәрби һөҗүме вакытында «Фокке-Вульф-190» истребителен бәреп төшерә; гаскәр шәһәргә таба юнәлгәндә зенит уты б-н дистәгә якын гитлерчыны юк итә; 1945 нең 20–22 апрелендә Дрезден (Германия) шәһәре юнәлешендә хәрәкәт итүче танк колоннасы һөҗүме вакытында кыска пулемёт уты б-н «Фокке-Вульф-190» самолётын яндыра, дистәдән артык пехотачыны юк итә, расчёт б-н бергәләп дошманның күпләп солдатын әсир ала. 1945 тә демобилизацияләнгәннән соң, туган ягына кайта. 1947 дә Узгарыш кышлагына (Ташкент өлкәсе Калинин р-ны) күчеп китә, колхозда эшли. Медальләр б-н бүләкләнә. С. исеме б-н Ташкент шәһәренең бер урамы атала.

Әд.: Кавалеры ордена Славы трёх степеней: Краткий биогр. словарь. М., 2000.

М.З.Хәбибуллин.

 

 

Чыганак: Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования