СӘЕТГАЛИЕВ Сәхипгәрәй Сәетгали улы

СӘЕТГАЛИ`ЕВ Сәхипгәрәй Сәетгали улы (6.2.1894, Уфа ш. — 10.11.1939), дәүләт эшлеклесе. 1915 елга кадәр Уфа, Чиләбе, Омск, Саратов, Оренбург һ.б. шәһәрләрдә эшли. 1915 тә Россия армиясенә хәрби хезмәткә алына, 126 нчы запастагы пехота полкының сапёрлык эше инструкторы. 1916 дан революцион эшчәнлектә катнаша. 1917 елгы Февр. рев-циясеннән соң полк советы әгъзасы, Екатеринбург Эшче, солдат һәм крәстиян депутатларының Казан советы әгъзасы, мөселман гаскәриләренең гарнизон ком-ты рәисе. 1917 нең июль аенда мөселман гаскәриләренең 1 нче корылтаен оештыруны башлап йөрүче (Екатеринбург); Урал өлкәсенең мөселман хәрби советы рәисе. 2 нче Бөтенсоюз мөселман хәрби корылтаенда катнашучы (Казан, 1918). 1918–19 да Казан Совет Эшче-Крәстиян Республикасында милләтләр эше буенча комиссар, РКП(б)ның Уфа губерна ком-тында Татар-башкорт бюросы әгъзасы, Үзәк мөселман хәрби коллегиясенең сәяси бүлеге каршында мөселман хәрби-сәяси курслар укытучысы. 1919 ның ноябрендә Шәрекъ халыклары коммунистлар оешмаларының (КОНВ) 2 нче корылтае делегаты, РКП(б)ның ҮК каршындагы КОНВның Үзәк бюросы рәисе итеп сайлана. 1920 нең гыйнварында Эчке эшләр халык комиссариаты каршындагы ТАССР чикләрен өйрәнү һәм билгеләү комиссиясе составына, 1920 нең май аенда ТАССР оештыру мәсьәләсе буенча хакимият комиссиясе составына кертелә. 1920–21 дә Вакытлы революцион ком-т, соңрак ТАССР ХКСның беренче составы рәисе. С. дәверендә «Татар телен республика совет учреждениеләренең эш кәгазьләренә кертү турында» Декреты кабул ителә (1921). 1921–24 тә Кырым АССРның ХКС рәисе, 1923 тә милли респ-калар җаваплы хезмәткәрләре катнашындагы РКП(б) ҮКның дүртенче киңәшмәсендә була. 1924–26 да Эшче-крәстиян инспекциясе Үзәк контроль комиссиясенең финанс-бюджет һәм а.х. секцияләре җитәкчесе. 1926–28 дә Коммунистлар академиясе каршындагы курсларда укый. 1928–31 дә Бөтенсоюз «Тепло и сила» тресты җитәкчесе урынбасары, җитәкчесе. 1931–33 тә СССРның Хезмәт халык комис-ты коллегиясе әгъзасы. 1933–37 дә Рязань–Урал тимер юлы Саратов бүлекчәсенең сәясәт бүлеге башлыгы. Бөтенсоюз ҮБК һәм СССР ҮБК әгъзасы. Репрессияләр чоры корбаны. Казандагы бер урам һәм мәдәният йорты С. исеме б-н атала.

Әд.: Сайдашева М.А. Саид-Галиев Сахибгарей // Борцы за счастье народное. К., 1967.

М.А.Сәйдәшева.

 

 

Чыганак: Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования