СӘГЪДИЕВ Роальд Зиннур улы

СӘГЪДИ`ЕВ Роальд Зиннур улы (26.12.1932, Мәскәү), физик, физика-матем. фән. д-ры (1963), СССР ФА академигы (1968 елдан; 1964 тән мөхбир әгъзасы; 1991дән — РФА академигы), ТР ФА академигы (1992), Соц. Хезмәт Герое (1986), ТРның атказ. фән эшлеклесе (2003), Казан ун-тының мактаулы д-ры (2007). Сьюзен Эйзенхауэрга — АКШның элекке президенты Дуайт Эйзенхауэрның оныгына өйләнә. 1955 тә Мәскәү ун-тын тәмамлаганнан соң, Атом энергиясе ин-тында эшли (Мәскәү, 1956–61). 1961–70 тә СССР ФА Себер бүлегенең Атом-төш физикасы ин-тында лаб. мөдире (Новосибирск ш.). 1970 тән Мәскәүдә: СССР ФАнең Югары температуралар физикасы ин-тында, 1973 тән директор, 1988 дән РФА Космик тикшеренүләр ин-тының баш фәнни хезмәткәре. 1989 дан ш.у. Мэриленд ун-ты (Вашингтон, АКШ) профессоры, «Восток-Запад» фәнни тикшеренүләр үзәген җитәкли. Халыкара космик фәзаны тикшерү ком-тының вице-президенты (КОСПАР, 1975 тән). Хәзерге заман плазма физикасын тудыручыларның берсе. Хезмәтләре плазма физикасына (бәрмә дулкыннар, күчерү процесслары, тотрыксызлык), гидродинамикага, идарә ителүле термотөш синтезы проблемасына, космик физикага карый. Тороидаль плазмада күчерү процессларының неоклассик теориясенә нигез сала. С. плазмада этәргечсез дип йөртелүче бәрмә дулкыннар барлыгын ача (1964), плазмада көчле ярылулар таралу турындагы яңа төшенчәләрне үстерә. Югары темп-ралы плазма тудыру һәм аны куәтле магнит кыры б-н тотып тору максатындагы «Токамак» йомык магнит тозакларының үзлекләрен өйрәнә, «Токамак» җайланмаларында күчерү процессларының матем. теориясен үстерә. Җирне Космостан тикшерү, космик технологияләр, Җир магнитосферасына актив тәэсир итү өлкәсендә эшли. «Космос», «Прогноз», «Интеркосмос», «Метеор», «Астрон», «Марс», «Венера» серияле космик аппаратларда, «Союз», «Салют» орбиталь комплексларында куелган уникаль тикшеренү программалары б-н җитәкчелек итә. С. җитәкчелегендә «Союз-Аполлон», «Венера», «Лоцман», «Фобос» совет-америка һәм халыкара проектлары гамәлгә ашырыла. Халыкара «Вега» проектының фәнни җитәкчесе. Орбиталь комплекслар коруда Россия модульле принцибы кулланылган Халыкара космик станция (МКС) төзүне башлап йөрүчеләрнең һәм аны тормышка ашыручыларның берсе. АКШ белгечләре б-н берлектә бортына Россия «Ленд» нейтрон телескобы урнаштырылган Америка космик аппаратын су бозы ятмаларын тикшерү максатында галәмгә җибәрү буенча фәнни проектта катнаша. СССР, АКШ, ГФР һ.б. илләрдә нәшер ителгән «Физиклар өчен плазма физикасы» («Физика плазмы для физиков», М., 1979) монографиясенең автордашы. Галимнәрнең тынычлык өчен халыкара хәрәкәте лидерларының берсе; атом-төш куркынычына каршы СССР ФА каршында төзелгән Тынычлык сагындагы галимнәр ком-тын җитәкли. Женева (1985), Вашингтон (1987), Мәскәүдә (1988) уздырылган югары дәрәҗәдәге очрашуларда М.С.Горбачёв һәм Э.А.Шеварднадзеның киңәшчесе, гражданлык һәм хәрби-космик кораллану системаларына бәйле мәсьәләләр буенча М.С.Горбачёвның киңәшчесе була. Германия ФАнең Макс-Планк җәмгыяте, (1976), Халыкара астронавтика академиясе (1980), АКШ Милли ФА (1987), Корольлек астрономия җәмгыяте (1988), Швеция Корольлек академиясе (1988), Венгрия ФА (1988), Чехословакия ФА (1988), Ватикан ФА (1990), Америка сәнгать һәм фән академиясе (1991) әгъзасы. Тулуза (Франция), Грац (Австрия), Лос-Анджелес, Нью-Йорк, Мичиган (АКШ) ун-тлары һәм дөньяның башка фәнни үзәкләренең шәрәфле докторы. СССР ЮС депутаты (1987–89), СССРның халык депутаты (1989–91). Ленин бүләге (1984), Халыкара «Ел кешесе-87», Джордж Кеннан (АКШ, 1989), Вашингтон ФА (1998) һ.б. бүләкләр лауреаты. Ике Ленин ордены, Октябрь Революциясе, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары, Йолдыз ордены (Венгрия), медальләр б-н бүләкләнә.

Хезм.: Ударные волны в разреженной плазме // Вопросы теории плазмы. М., 1964. Вып. 4; Нелинейная теория плазмы // Вопросы теории плазмы. М., 1972. Вып. 7 (автордаш); Введение в нелинейную физику. М., 1989 (автордаш); Nonlinear Physics: From the Pendulum to Turbulence and Сhaos // Contemporary Concepts in Physics. 1988. V.4.

Әд.: Академик Роальд Сагдеев. К., 2007.

Р.Г.Усманов.

 

Чыганак: Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования