САФИУЛЛИН Гани Биккенә улы

САФИУ`ЛЛИН Гани Биккенә улы (1.7.1905, Казан губ., Казан өязе Иске Кишет а. — 14.10.1973, Казан), генерал-лейтенант (1945), Сов. Союзы Герое (26.10.1943). 1926–27 елларда Семипалатинск (Казакъстан ССР) шәһәрендә Бухтарма өяз комсомол ком-тында инструктор булып эшли. Запастагы взвод командирлары мәктәбен (1928), М.В.Фрунзе исем. Хәрби академияне (Мәскәү, 1941), К.Е.Ворошилов исем. СССР Кораллы Көчләре Генштабының Хәрби академиясе каршындагы Югары акад. курсларын (Мәскәү, 1947) тәмамлый. 1927 дән Кызыл Армия сафларында. 1941 нең июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 38 нче укчы дивизия һәм 25 нче гв. укчы корпусы командиры (7 нче гв. армиясе). С. дивизиясе Сталинград янындагы сугышта дошманның 18 меңнән артык солдат һәм офицерын әсир төшерә. Дон, Воронеж, Дала һәм 2 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Сталинград сугышында (1942–43), Кировоград (1944), Яссы-Кишинёв (1944), Будапешт (1944–45), Прага (1945) һөҗүм операцияләрендә һәм япон гаскәрләренә каршы сугышта (1945) катнаша. Днепр елгасын кичеп, Бородаевка һәм Домоткань (Украина ССР, Днепропетровск өлкәсенең Верхнеднепровский р-ны) авыллары янындагы сугышта батырлык күрсәтә. 1943 нең 25–30 сентябрендә С. җитәкчелегендәге солдатлар төркеме елганы кичеп чыга. Дошманның өзлексез һөҗүменә каршы торып, яуланган плацдармның буен 25 км га, иңен 15 км га зурайта һәм, төп көчләр килгәнче, аны кулда тотып тора. 1957 дән запаста, Казанда яши, Сугыш ветераннары советы рәисе булып эшли. Ике Ленин ордены, өч Кызыл Байрак, ике 2 нче дәрәҗә Суворов, ике 2 нче дәрәҗә Кутузов орденнары, медальләр б-н бүләкләнә. Сугыш турында мемуарлар авторы. Казанда бер урам С. исеме б-н атала, Иске Кишет авылында С. музее ачыла.

Хезм.: Через реки, через горы... К., 1973; Дорогами Победы. К., 1987.

 

 

Чыганак: Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

 

 

Әд.: Батырлар китабы — Книга Героев. К., 2000.

М.З.Хәбибуллин.

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования