САДЫЙКОВА Сара Гариф кызы

САДЫ`ЙКОВА Сара Гариф кызы (1.11.1906, ачыкланган мәгълүматлар буенча 1903, Казан — 7.6.1986, шунда ук), җырчы (лирик-колоратуралы сопрано), актриса, композитор, ТАССРның халык артисты (1977), РСФСРның атказ. сәнгать эшлеклесе (1984). Композиторлар берлеге әгъзасы (1982). 1921 елда Казан пед. техникумында уку дәверендә беренче тапкыр К.Рәхимнең «Бүз егет» пьесасы буенча куелган хәйрия спектаклендә Сәхибҗамал ролендә актриса һәм җырчы буларак уңышлы чыгыш ясый. Композитор С.Габәши тәкъдиме б-н Мәскәүгә укырга китә, 1922–28 дә Мәскәү консерваториясе каршындагы музыка техникумында вокал буенча М.Г.Цыбущенко классында укый. 1920 елларда Мәскәү үзәк татар эшче театры сәхнәсендә драма актрисасы буларак чыгышлар ясый. 1930–34 тә Татар акад. театрында эшли, муз. драма спектакльләрендә, ш.и. К.Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар», «Зәңгәр шәл», «Кандыр буе», Т.Гыйззәтнең «Наёмщик» муз. драмалары буенча куелган спектакльләрдә төп рольләрне башкаручы буларак таныла. 1934–38 дә Мәскәү консерваториясе каршындагы Татар опера студиясендә укый. 1938–48 дә Татар опера һәм балет театры солисты, татар композиторларының опера һәм муз. комедияләрендә төп партияләрне (Рәйхана, Саҗидә — «Качкын», «Илдар», Н.Җиһанов; Галиябану — шул исем. әсәр буенча, М.Мозаффаров; Сәрвәр — «Башмагым», Җ.Фәйзи) уңышлы башкара. Концерт бирүче җырчы буларак зур популярлык казана. Йомшак, чиста, җиңел, төрле төсмерләргә бай матур тавышка ия. Башкару манерасы эчке хисне ача белүе, эчкерсезлеге, сөйкемлелеге б-н аерылып тора. Актёрлык талантына җыр-моңга сәләте дә өстәлә. Татар вокал сәнгате тарихында беренчеләрдән булып, ул милли репертуарга аерым бизәкләр кертә башлый. Җырчының концерт репертуарына, башлыча, татар һәм башкорт халык көйләре, татар композиторларының җырлары, романс һәм арияләре керә. Татарстанның проф. җыр сәнгате үсешенә зур өлеш кертә.

С.ның иҗаты, композитор буларак, барыннан да бигрәк җыр жанры б-н бәйле. Ул — моңлы, матур тавышлы җырчы; татар муз. фольклорының иң яхшы традицияләре тарафдары. С.ның җырлары берничә дистә еллар дәвамында гаять популяр булып, күбесе халык җырларына әверелә. Ул, гадәти интонацияләргә, халыкчан җыр, марш һәм бию көйләре ритмнарына игътибар итеп, аларны татар халык музыкасы стиле б-н табигый рәвештә берләштерә (татар композиторларыннан беренче булып танго һәм фокстрот жанрларына мөрәҗәгать итә). С. җырларының тематикасы киң. Аның иң яхшы лирик җырлары — халык традицияләрен һәм С.Сәйдәшев, З.Хәбибуллин, М.Мозаффаров һ.б.ның җыр мирасын дәвам итүче җырлар. Аеруча популяр җырлары – Ә.Ерикәй шигыренә «Көтәм сине», М.Ногман шигырьләренә «Оныта алмасам нишләрмен», «Балкый Шәйморза утлары», Г.Бәширов шигыренә «Җидегән чишмә», Х.Туфан шигыренә «Казан кичләре» һ.б.

С. актив мәдәни һәм иҗтимагый эшчәнлек алып бара. Казанда М.Горький исем. клуб каршында халык хорын оештыра һәм күп еллар дәвамында аны җитәкли. Талантлы яшьләрне музыка сәнгатенә җәлеп итә. Күпләгән милли композиторлык һәм башкару сәнгате вәкилләренең иҗади үсешенә йогынты ясый. Татар халык җырларын җыя.

ТАССРның Г.Тукай исем. Дәүләт бүләге лауреаты (1990, вафатыннан соң). С. истәлегенә һәм аның мирасын пропагандалауга балалар һәм яшьләр музыка конкурслары һәм фестивальләре, Казанда, Мәскәүдә, С.-Петербург һ.б. шәһәрләрдә концертлар, телевизион фильмнар багышлана. Казанда мемориаль такта куела, Чаллыда концерт залына С. исеме бирелә. 1992 дән Апас р-нының Тутай авылында Садыйкова Сара музее һәм 1996 дан Казанда Сара Садыйкова фонды эшли.

Төп әсәрләре: Р.Гобәйдуллин б-н автордашлыкта «Мәхәббәт җыры» (1971) һәм «Кияүләр» (1972) муз. комедияләре, спектакльләргә музыка; 300 дән артык җыр, инструменталь әсәрләр һ.б.

Әд.: Нурлыгаянов Я. Моң чишмәсе // Казан утлары. 1973. № 2; Зәйнашева Г. Сара Садыйкова. К., 1987; Сагыналар сине якын дуслар: С.Садыйкова турында истәлекләр. К., 1991; Айдарская А.Г. Память сердца. К., 2002; шул ук. Рәхмәт җыры — Песнь благодарности. К., 2005; шул ук. Путешествие в мир чарующей мелодии // Казань. 2006. № 10–11.

Ф.Ш.Салитова.

 

Чыганак: Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования