САДЫЙКОВ Илдус Харис улы

САДЫ`ЙКОВ Илдус Харис улы (28.11.1932, Красноярск краеның Төньяк Енисей р-ны Вельмо-2 пос. — 23.9.2001, Казан), дәүләт эшлеклесе. Казан химия-технол. ин-тын тәмамлый (1955). 1955–66 елларда Казан резина-техник эшләнмәләр з-дында эшли: механик, цех башлыгы, баш инженер урынбасары, завод ком-ты рәисе, партия ком-ты секретаре, баш инженер. КПССның Казандагы Идел буе район ком-ты (1966–69), КПССның Түбән Кама шәһәр ком-ты 1 нче секретаре (1969–82). 1982–85 тә ТАССР МС рәисе. 1985–91 дә Бөтенсоюз углеводород чималлары фәнни-тикшеренү ин-ты директоры. 1991 дән Татарстан-Швейцария уртак пр-тиесе ген. директоры. 1967–90 да ТАССР ЮС, 1980–90 да РСФСР ЮС депутаты. Октябрь Революциясе, ике Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары, медальләр б-н бүләкләнә.

 

Чыганак: Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования