САБИРОВ Мөхәммәт Галләм улы

САБИ`РОВ Мөхәммәт Галләм улы (29.3.1932, БАССРның Кушнаренко р-ны Яңа Кормаш а. — 9.3.2015, Казан), дәүләт эшлеклесе, тау инженеры, РСФСР Ягулык һәм энергетика министрлыгының атказ. хезмәткәре (1980), СССР Нефть төзелеше министрлыгы отличнигы (1978), ТАССРның атказ. төзүчесе (1983). «Нефть һәм газ скважиналарын бораулау» белгечлеге буенча Уфа нефть ин-тын (1955), СССР Халык хуҗалыгы академиясенең Халык хуҗалыгы б-н идарә итү ин-тын (1983) тәмамлый. 1955–65 елларда «Әлмәтбораулаунефть» трестында: 2 нче бораулау конторасында бораулаучы ярдәмчесе, инженер, өлкән инженер, бүлек башлыгы урынбасары (1960–64), партком секретаре (1964 тән). КПССның Әлмәт шәһәр ком-ты 2 нче секретаре (1965–68). 1968–81 дә «Востокмонтажгаз» (Әлмәт ш.) тресты башлыгы. 1971 дә Уренгой–Помары–Ужгород газүткәргеченең Төмән өлкәсендәге 75 километрлы участогын салуда трестның уңышлы хезмәте өчен Хезмәт Кызыл Байрагы ордены б-н бүләкләнә. 1969 ның ноябрендә трестка Оренбург газ конденсаты чыганагын җиһазландыру йөкләнә. Бер үк вакытта, 1979 дан, С. Шибирган провинциясендә Әфганстан–СССР газүткәргечен салу эшләре б-н җитәкчелек итә (1980 дә икенче Хезмәт Кызыл Байрагы ордены б-н бүләкләнә). 1981–84 тә «Татнефтестрой» җитештерү берләшмәсе җитәкчесе. 1984–89 да ТАССР МС рәисе урынбасары, 1989–91 дә — рәисе, 1991–95 тә ТР Премьер-министры.

Респ-каның нефть сәнәгате үсешенә, нефтьчеләрнең яшәү шартларын яхшыртуга, мәдәният учреждениеләренең матди-техник базасын ныгытуга зур өлеш кертә. С. ТАССР МС рәисе урынбасары вазифасын башкарган дәвердә Татарстанда юллар, күперләр төзү программасы тормышка ашырыла, Займище тимер юл станциясе янында Идел аша автомобиль күпере (1989), нефть химиясе объектлары, КамАЗ пр-тиеләре комплексы төзелеше тәмамлана. С. ТАССР МС рәисе һәм ТР Премьер-министры булып эшләгән елларда иҗтимагый-сәяси һәм социаль-иктисади стройның асылын тамырдан үзгәртеп кору шартларында хакимият тарафыннан сәнәгать, а.х. секторы, сәүдә системасы, социаль-мәдәни блок оешмалары һәм учреждениеләренең җитештерү эшчәнлеген тәэмин итү буенча чаралар, авылларга газ кертү программасы башкарыла, автомобиль юллары төзелә, Саескан тавы янында Кама елгасы аша күпер төзелеше башлана. РСФСР ЮС депутаты сыйфатында С. Советлар чорыннан соңгы Россиядә дәүләт төзелеше мәсьәләләре буенча карарлар кабул итү һәм фикерләшүдә катнаша (РСФСР Конституциясенең 6 нчы һәм 7 нче маддәләрен гамәлдән чыгару һ.б.). 1990 ның августында «Татарстан Совет Социалистик Республикасының Дәүләт суверенитеты турында декларация»не әзерләүдә һәм кабул итүдә катнаша; 1994 нең 15 февралендә РФ Президенты Б.Н.Ельцин, РФ хөкүмәте рәисе В.С.Черномырдин, ТР Президенты М.Ш.Шәймиев б-н бергә «Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары белән Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында эшләр бүлешү һәм үзара вәкаләтләр алмашу турында шартнамә»гә кул куя. В.С.Черномырдин һәм С. ТРда хәрби төзелеш, хәрби-сәнәгать комплексы, бюджет, таможня, финанс, нефть, ТРның тышкы икътисади эшчәнлеге һ.б. турындагы хакимиятара килешүләргә шартнамә нигезендә кул куялар. ТР ФАне, ТР ФАнең Татар энциклопедиясе ин-тын, Бөтендөнья татар конгрессын (беренче корылтаен уздыру буенча оештыру ком-ты рәисе) булдыруда актив катнаша.

1985–90 да ТАССР, 1990–95 тә РСФСР ЮС депутаты; РФ Дәүләт Думасында автономияле респ-калардан сайланган депутатлар төркеме җитәкчесе; 1995–2000 дә ТРның халык депутаты, ТР Дәүләт Советы Президиумы әгъзасы (1999 га кадәр). 1994–95 тә РФ Федераль Җыенының Федерация Советы әгъзасы. 2000 нән «Туган җир» Татарстан халыклары тарихи-мәдәни мирасы респ-ка иҗтимагый фонды президенты. Ике Хезмәт Кызыл Байрагы, Халыклар дуслыгы, «Почёт билгесе», Дуслык, «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденнары, медальләр б-н бүләкләнә.

Хезм.: Термообработка сварных соединений в полевых условиях. Альметьевск, 1979; Основные направления экономического и социального развития Республики Татарстан в соответствии с новой Конституцией Республики Татарстан. К., 1980; Три поры: Воспоминания, выступления, интервью. К., 2006; Строители нефтяного края. К., 2008.

Г.С.Сабирҗанов.

 

Чыганак: Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования