РАХМАНКУЛОВА Мәрьям Габделмәннан кызы

РАХМАНКУ`ЛОВА Мәрьям Габделмәннан кызы (20.11.1901, Казан — 8.2.1990, шунда ук), җырчы (меццо-сопрано), композитор, фольклорчы, ТАССРның һәм РСФСРның халык артисты (1944, 1957). Композиторлар берлеге әгъзасы (1940). 1929 елда Казан шәрекъ музыка техникумын вокал буенча (Е.Ковелькова классы) тәмамлый. 1928–34 тә Татарстан радиосы солисты һәм муз. редакторы була. Бу чорда Р. Татарстан композиторларының әсәрләрен һәм татар халык җырларын пропагандалауга зур өлеш кертә, яшь башкаручыларны концерт эшчәнлегенә җәлеп итәргә, респ-када муз.-агарту эшен үстерүгә булыша. 1930 да Мәскәүдә Милли театрлар олимпиадасында катнаша, анда үзенең беренче грампластинкасын яздыра. 1934–38 дә Мәскәү консерваториясе каршындагы Татар опера студиясендә вокал (Е.Петренко классы) һәм композиция буенча (Г.Литинский классы) укый. 1939–60 та Татар опера һәм балет театры солисты. Европа һәм рус классик опералары репертуарындагы төп меццо-сопрано партияләрен: Азучена («Трубадур», Дж.Верди), Кармен (шул исем. опера, Ж.Бизе), Няня, Графиня, Любовь («Евгений Онегин», «Пики дамасы», «Мазепа», П.Чайковский) һ.б.ны башкара. Татар композиторларының опералары һәм муз. комедияләрендәге Тугзак, Сабира, Әминә («Алтынчәч», «Илдар», «Намус», Н.Җиһанов), Бәдига («Галиябану», М.Мозаффаров), Җиһан («Башмагым», Җ.Фәйзи) һ.б. партияләрне беренче башкаручы. Опера сәхнәсендә истә калырлык төрледән-төрле образлар (трагик образлардан алып комик образларга кадәр) галереясын тудыра. Актив концерт эшчәнлеге алып бара. Җырчының зур һәм төрле пландагы концерт репертуары Көнбатыш Европа, рус һәм совет композиторларының вокаль әсәрләрен, революцион һәм халык җырларын үз эченә ала. Р. татар халык җырларын (бигрәк тә борынгы көйләрне), Татарстан композиторларының вокаль музыкасын үтә нечкә интерпретацияләве б-н аеруча таныла. Җырчы буларак, Р.ның үзенчәлекле иҗади йөзе милли вокаль башкару үзгәлеге һәм акад. җырлау осталыгы б-н аерылып тора. Аның тавышына диапазон киңлеге, яңгыраш күләме, йомшак һәм колоритлы тембр хас. Башкаручы эчке кичерешләрне һәм әсәрнең эчтәлеген төгәл бирә, төрле төсмерләрне чагылдыра ала. Симф. оркестр өчен әсәрләр, җырлар, драматик спектакльләргә, радиоспектакльләргә музыка, татар һәм башкорт халык җырларына эшкәртмәләр авторы. Ленин ордены, «Почёт билгесе» ордены, медальләр б-н бүләкләнә.

Әд.: Мәрьям Рахманкулова җырлый. К., 1984. Народные артисты. К., 1980; Хайруллина З.Ш. Марьям Рахманкулова // Композиторы и музыковеды Советского Татарстана. К., 1986.

 

Чыганак: Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования