РАХЛИН Натан Григорьевич

РА`ХЛИН Натан Григорьевич (28.12.1905, Чернигов губ. Сновск ш. — 28.6.1979, Казан, Киевта җирләнә), оркестр дирижёры, педагог, Украина ССР, СССР, ТАССРның халык артисты (1947, 1948, 1972). 1913–15 елларда Чернигов музыка уч-щесендә укый. 1927 дә — Киев консерваториясен (Д.Бертье классы) скрипка классы буенча, 1930 да Н.Лысенко исем. Киев муз.-драма ин-тын (В.Бердяев һәм А.Орлов класслары) дирижёрлык буенча тәмамлый. 1931–35 тә Ленинград консерваториясендә М.Штейнбергта, читтән торып, музыка теориясен һәм композициясен өйрәнә. 1920 дән Кызыл Армия сафларында, Г.И.Котовский кавалерия бригадасында быргычы-сигналчы. 1922–26 да Киев югары хәрби мәктәбе оркестрында. 1930–34 тә Киев опера оркестры скрипкачысы, Самара музыка уч-щесе укытучысы; Харьков шәһәре радиоком-ты оркестры скрипкачысы һәм дирижёр ассистенты, консерватория укытучысы. 1934–37 дә Сталино шәһәрендә (хәзер Донецк ш.) үзе оештырган симф. оркестрның баш дирижёры, 1937–41 һәм 1945–62 дә Украина ССР Дәүләт симф. оркестрның баш дирижёры. 1941–45 тә СССР Дәүләт симф. оркестры баш дирижёры. 1962 дән илнең бик күп симф. оркестрлары б-н, чакырылган дирижёр буларак, концерт эшчәнлеге алып бара. 1966 да Татар филармониясе симф. оркестрын оештыра (хәзер ТРның Дәүләт симф. оркестры), 1979 га кадәр аның сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижёры була. Бер үк вакытта, 1946–66 да — Киев консерваториясенең, 1967–75 тә Казан консерваториясенең оркестр б-н дирижёрлык итү классы профессоры. Укучылары арасында (Казанда эшләгән чорда) — В.М.Васильев, В.Н.Венедиктов.

Р. — 20 йөзнең иң күренекле дирижёрларыннан берсе. Аның уникаль дирижёрлык сәләтен, кабатланмас башкару стилен оркестрның сәнгати һәм техник мөмкинлеген тирән һәм һәрьяклап аңлавы, барлык оркестр уен кораллары б-н проф. эш итә белүе аерып тора. Көйне тоемлау һәм истә калдыру сәләте аңа кыска гына вакытта катлаулы партитураларны үзләштерү мөмкинлеген бирә. Р.ның башкару манерасына көчле темперамент, артистлык осталыгы, нәфис кул хәрәкәте, югары дәрәҗәдә камил дирижёрлык техникасы хас. Р. репертуары 1000 нән артык симф. әсәрне үз эченә ала; аның нигезен чит ил һәм рус классик, хәзерге украин һәм татар симф. музыкасы тәшкил итә. Дирижёр бигрәк тә романтик композиторлар музыкасын башкаручы интерпретатор буларак киң танылу ала. Л.Бетховен, Г.Берлиоз, Р.Вагнер, Ф.Лист, Г.Малер, П.Чайковский, С.Рахманинов, А.Скрябин, Н.Мясковский һ.б.ның симф. әсәрләренең барысын да диярлек башкара. Р.ның дирижёрлык осталыгы, артистлыгы, темпераменты И.С.Бахның «Чакона»сын (үзе оркестрга салган), Л. ван Бетховенның 9 нчы симфониясен, Г.Берлиозның «Фантастик симфония»сен, П.Чайковскийның 6 нчы симфониясен, «Манфред» симфониясен һәм «Франческа да Римини» фантазиясен, Д.Шостакович симфонияләрен (композиторның 11 нче симф. премьерасына дирижёрлык итә), Г.Свиридовның «Патетик оратория»сен башкарганда аеруча ачык күренә.

Р. татар симфониясе үсешенә зур өлеш кертә. Аның тарафыннан оештырылган коллектив СССР күләмендә иң яхшылардан була (1973 тә Бөтенроссия һәм 1977 дә Бөтенсоюз симф. оркестрлар конкурсы лауреаты). Р. җитәкчелегендәге гастрольләр СССРның күп шәһәрләрендә (Мәскәү, Ленинград, Сочи, Кисловодск һ.б.) уңышлы үтә. Дирижёр Татарстан композиторларының симф. иҗатына нигез салучы, Н.Җиһанов, Ф.Әхмәтов, А.Ключарёв, А.Луппов, Л.Любовский, Р.Белялов. һ.б.ның симфонияләрен, сюиталарын, концертларын беренче башкаручы була. Р. классик, ш.у. хәзерге композиторларның күп кенә партитураларының, ш.и. С.Сәйдәшев иҗат иткән «Совет Армиясе маршы»ның оригиналь редакцияләре авторы. 1 нче Бөтенсоюз дирижёрлар конкурсы лауреаты (1938). СССР Дәүләт премиясе (1952), Ленин ордены, Октябрь Рев-циясе ордены, медальләр б-н бүләкләнә. Ялта шәһәрендә (Украина) 1998 дә Р.ның музей-йорты ачыла, АКШта 1999 дан Р. истәлегенә Мемориаль фонд эшләп килә. 2006 да Украина, АКШ һ.б. илләрдә концертлар, фестивальләр һәм истәлекле чаралар б-н Р.ның 100 еллыгы билгеләп үтелә; Казанда Р. исем. 1 нче Халыкара музыка фестивале оештырыла, 2011 дән даими рәвештә Халыкара «Рахлин сезоннары» фестивале уздырыла. Казанның бер урамы аның исемен йөртә.

Әд.: Матусевич Н. Натан Григорьевич Рахлин — народный артист СССР. Киев, 1960; Натан Рахлин: Статьи. Интервью. Воспоминания. М., 1990; Натан Рахлин: Материалы, статьи, воспоминания, интервью. К., 2006.

Г.М.Кантор.

 

Чыганак: Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования