ПУДОВИК Аркадий Николаевич

ПУДОВИ`К Аркадий Николаевич (15.3.1916, Казан губ. Цивильск ш. — 23.2.2006, Казан), химик-органик, химия фән. д-ры (1951), РФА мөхбир әгъзасы (1991; 1964 елдан СССР ФА мөхбир әгъзасы), ТР ФАнең шәрәфле әгъзасы (1991), ТАССРның атказ. фән һәм техника эшлеклесе (1966), Казан шәһәренең мактаулы гражданы (1988). 1938 дә Казан ун-тын тәмамлаганнан соң, С.М.Киров исем. Казан ясалма каучук з-дында, 1941–45 тә оборона пр-тиесендә эшли. 1945 тән Казан ун-тында, полимерлар химиясе каф. мөдире (1948–88), химия ф-ты деканы (1950–59), проф. (1951). Бер үк вакытта, 1946 дан, РФА КГҮнең Органик һәм физик химия ин-тында, үзе оештырган элементорганик синтез лаб-ясе мөдире (1964–89), директор (1971–89), дирекция киңәшчесе (1989 дан). Хезмәтләре фосфорорганик кушылмалар химиясенә карый. П. өч валентлы фосфор һәм аның тиоаналоглары к-таларының тулы булмаган эфирларын гомо- һәм гетероатомлы кабат бәйләнешле туенмаган реагентларга кушу реакциясен (Пудовик реакциясе) ача, бу реакциянең синтетик мөмкинлекләре төрлелеген күрсәтә, Р-С бәйләнешенә кислород яки азот кертү б-н бәйле яңа тип кабат төркемләнешләрне (фосфонат-фосфат, аминофосфонат-аминофосфат) таба; дитиофосфатларның структурасы һәм реакциягә сәләте арасындагы үзара бәйләнешнең төп закончалыкларын билгели. Өч валентлы фосфор кушылмаларының (фосфитлар һәм аларның аналоглары, тиофосфитлар, амидофосфитлар, ацилфосфитлар һ.б.) электрофиль реагентлар б-н реакцияләрен (Арбузов нәклассик реакциясе) өйрәнүгә зур өлеш кертә, аларның узу механизмы турында мәгълүмат таба, фосфорорганик кушылмаларның яңа төркемләнешләрен, аларның төрле класс һәм типларын синтезлауның зур мөмкинлекләрен ачыклый. П. β-функциональләшкән алкилфосфонатларны синтезлау (фосфонэтиллау реакциясе) ысулын тәкъдим итә һәм аны күпсанлы α- һәм β-алмашкан алкенил-, кето-, имино- һәм эпоксифосфонатларда куллана. Алканоламин, алкилендиамин, орто-функциональ алмашкан ароматик аминнарны фосфориллау юлы б-н өч, дүрт, биш һәм алты валентлы фосфорның туенган һәм чиксез гетероциклик кушылмаларын синтезлау алымнарын эшли. П. җитәкчелегендә диаза-кушылмалар катнашында диполяр цикллы кушу реакцияләре, фосфонатларның альдегидлар һәм кетоннар б-н үзара тәэсир итешүе (РО-олефинлау реакциясе) өйрәнелә, фосфорорганик кушылмаларның фәзаи һәм электрон структурасы, аларның комплекслар хасил итү үзлекләре тикшерелә. Авыл хуҗалыгы терлекләрен дәвалау өчен мефопран чарасын, этилсидифон дезодорантын, гадәти һәм махсус каучукларны вулканлаштыруны тизләтә торган ускофос һәм тридифос препаратларын эшләүдә катнаша. П. синтезлаган кушылмалар арасында югары радиопротектор, вирусларга каршы, пестицид активлыгына ия булган матдәләр барлыгы ачыкланган. Ленин бүләге (1978), Халыкара Арбузов бүләге (1997) лауреаты. Д.И.Менделеев исем. Бөтенсоюз химия җәмгыятенең Татарстан респ-ка бүлеге рәисе (1964–69). Октябрь Революциясе, Хезмәт Кызыл Байрагы, Халыклар дуслыгы орденнары, медальләр б-н бүләкләнә.

Хезм.: Реакции присоединения фосфорсодержащих соединений с подвижным атомом водорода // Реакции и методы исследования органических соединений. М., 1968. Кн. 19 (автордаш); Реакции производных кислот трёхвалентного фосфора с электрофильными реагентами // Реакции и методы исследования органических соединений. М., 1973. Кн. 23 (автордаш); Тиопроизводные кислот трёхвалентного фосфора. М., 1990 (автордаш); The addition of incomlete esters of phosphorus acids to multiply bonds. The phosphonate-phosphate rearrangment // Chimie organiane du phosphore. 1970. V.182.

Әд.: Коновалова И.В. Аркадий Николаевич Пудовик. К., 2002; Казанский университет (1804–2004): Биобиблиогр. словарь. К., 2004. Т. 3.

 

Чыганак: Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования