Кыюлар бикләнеп яшәми

Теге яки бу авылга баргач: «Мондый хәлне күргән юк иде әле», – дип, сәяхәттән еш кына шаккатып кайтасың. Икенче юлы инде бүтән болай гаҗәпләнмәм, дип уйлыйсың… Ә юк, һәр сәфәр алдагысына охшамаган, чөнки кешеләре, аларның яшәү рәвеше бүтән, авылларның урнашу урыны, тарихы, җире дә башка.

 

«УЕН АВТОМАТЛАРЫ АЧТЫЛАР»

Бу юлы без Тукай районы­ның Биклән авылында булдык. 1700 кеше яши биредә, 560 ху­җалык бар. Биклән – Яр Чаллы шәһәреннән 15 чакрым ераклыкта урнашкан. Һәм Түбән Кама шәһә­реннән дә – нәкъ шул ераклык­та. Ул гади авыл булудан бигрәк, бистәне хәтерләтә. Яшәү рәвеше буенча шәһәрнекеннән бер дә ким түгел. Бәдрәф, гигиена өчен уңайлыклар – өйдә, күп йортлар­да бассейн бар, һәр хуҗалыкта диярлек теплица тоталар… Шуңа күрә биредә су проблемасы кискен тора икән, аеруча ул җәен сизелә, диләр. 2011 елда «Чиста су» дәүләт програмасы нигезендә 12 чак­рым су челтәрен алыштырган­нар. Тик Бикләндә бер‑бер артлы яңа урамнар барлыкка килә тора, аларны да сулы итәргә кирәк.

1-7

– Бикләндә 5 су скважинасы, 2 су башнясы бар, ләкин су һәр урамга барыбер җитми, – диде Биклән авыл җирлеге башлыгы Сәхбиев Мансур Шакирҗан улы. – Авыл­ны тулысынча яктырттык, менә су проблемасын да чишеп бетерә алсак…

Проблемалар турында сүз чык­кач, авыл җирлеге башлыгы белән алга таба да шул хакта сөйләштек.

– Зур авылның проблемалары да олы була инде, – диде Мансур әфәнде. – Бөтен җирдә чисталыкны саклау авыр. Аеруча язын кыен. Инде менә ничә көн җыештырабыз, әле эшнең очы‑кырые күренми. Трактор керә алмый торган җирләр бар, аларны да тәртипкә китерергә кирәк. Минем кул астымда техника да, әллә никадәр кеше дә юк бит. Авыл җирлегендә өч кеше хезмәт куя. Кечкенә авылларда да шул­кадәр кеше эшли. Мисал өчен, алар 500 кешенең документын кулдан үткәрсә, без 1700 кеше белән эш­либез. Әй, санап китсәк күп инде. Зарлану түгел бу, дөрес аңлагыз. Ничек бар, шулай гына әйтәм.

1-9

Ул да түгел, авыл җирлеге идарә­сенә ике сөйкемле ханым килеп керде. Мансур Шакирҗанович алар­ны үзе чакырган икән.

1-3

– Авылыбызның активистлары, йөзек кашлары – Рәзинә апа белән Фирая апа, – дип таныштырды ул.

Рәзинә апа Сәетгәрәева – җирле «йолдыз». Тукай районы гимны авторы, башка бик күп җырлар­га да шигырь язган шагыйрә ул, журналист та әле. Шактый еллар район газетасында эшләгән. Хәзер лаеклы ялда. Туган авылы тари­хы белән кызыксына. Бикләндә яшәгән өлкәннәр белән аралашып, материаллар җыйган.

– Биклән авылы тарихы турында күп мәгълүмат тупладым, ничек тә шуны китап итеп бастырасы иде, – диде Рәзинә апа.

– Шундый зур авылда китап бас­тырырга акча бирүче иганәчеләр юкмы? – дим.

– И, сеңлем, китап кирәкмени хәзер кешегә?! Авылдагыларның бит күбесе читтән күчеп килгән ке­шеләр. Шуңа да Аларга тарихыңның да, китабыңның да хаҗәте юк. Хә­зер урамга чыксаң, кешене таный торган түгел. Шәһәргә якын булгач, күпләр моннан җир алып йорт сала.

– Димәк, авылыгыз бетми, яшәрә, дигән сүз бит. Кайбер районнар, яшәргә кеше юк, дип, зар елап утыра. Ә сез кешеләр күп күченеп килгәнгә уфтанасыз, – дим.

– Әйе, авыл бетми, анысы бар. Тик нинди кешеләр килә бит әле. Күбесе татарча да белми. Бикләндә гомергә татарлар яшәгән, дүрт мәхәллә генә булган. Ә хәзер туган авылым чын асылын югалта бара, менә шунысы бәгырьгә тия…

– 1990 нчы елларда мәчет белән янәшә уен автоматларына кадәр ачтылар, – дип сүзгә кушылды Фи­рая апа. – Читтән килгән бер ха­тын оештырды аны. Ул вакытлар­да авылның тынычлыгы булмады инде. Яр Чаллыдан, Түбән Кама шәһәрләреннән автоматта уйнарга килә иделәр. Төне буе тыз‑быз ма­шиналар чабыша, акырыш, сугыш. Хәтта бер ирне үтерделәр дә. Инде, Аллага шөкер, ул көннәр артта кал­ды. Автомат аппаратларны япты­лар, теге хатын да авылдан китте.

Бактың исә, Биклән ниләр генә күрмәгән: үзгәртеп кору елларында монда бар да булган, яше‑карты килеп кәеф‑сафа корып та яткан хәтта…

Хәзер андый эшләр авылда юк, – диде Мансур Шакирҗано­вич. – Закон да катгыйланды бит. Безнең тарафтан да контроль көчле. Менә шушы апалар белән авылның йөзен саклап калырга тырышабыз. Фирая апа әнә урам бәйрәмнәре оештырып йөри. Бәйрәмнәрдә күңелле итеп концертлар куялар.

– Авылда хәзер авыл балалары да гел русча сөйләшә, менә шуңа көенәм, – дип сүзен дәвам итте Рәзинә апа. – Мәктәптә класс саен диярлек бер‑ике читтән кайткан русча сөйләшә торган укучы бар, менә шуларга ияреп безнекеләр дә туган телләрен оныта. Тәрбия мәсьәләләре дә үзгәрә. И, сеңлем, сөйләсәң – сүз, төртсәң, күз инде…

1-8

«БЕЗ ХИМИЯ АШАТМЫЙБЫЗ!»

Бикләндә ниләр белән генә шөгыльләнмиләр: мини-пекар­ня, ит эшкәртү цехы бар, блоклар эшлиләр, хәтта кечкенә генә за­вод та бар. «Соколъ» дип атала ул. Синтетик материалдан кирәк-ярак­лар ясыйлар. Тагын биредә чеби үстерәләр. Йөзләп түгел, меңләп!

Хановларның гаилә фермалары республикага гына түгел, бөтен Рос­сиягә билгеле. Аларның чеби, үрдәк бәбкәләре Үзәк регионга, Себер, Урал төбәкләренә кадәр китә.

Эшнең башы 1990 нчы елларга барып тоташа. Ирле-хатынлы Ренат белән Гөлнур Хановлар берничә дистә чеби алып үстереп карый. Икенче елга тагын да күбрәк ала­лар. Шуннан, үзләренең ихатасына гына сыймыйча, туган авыллары Калининодагы иске ферма бинасын арендалыйлар… Бүген Хановлар­ның фермалары Тукай районының Калинино, Биклән, Яңа Мусабай авылларында да бар. Әле күрше Зәй районында да ачканнар. Бар­лыгы 18 корылма. Аларда берьюлы 800 мең баш кош үстерергә була икән.

Бикләндәге корылмалар (элекке­ге ферма биналары) – Хановларның төпчек кызлары Гөлнара карама­гында. Без килгәндә корылмада үрдәк бәбкәләре инде бар иде.

– Өч көн элек Оренбург өлкә­сеннән алып кайттык, быел – бе­ренче партия, – диде фермер Гөл­нара ханым.

Хуҗа белән сары йомгаклар янына юнәлдек. Җырдагы кебек, дип уйлап куйдым. Нәни-йомшак 4 мең баш үрдәк бәбкәсен күргәнем юк иде әле. Барысы да – сап-са­рылар, дулкын «ясап» йөгерешеп йөриләр. Гөлнара аларны «үти-үти» дип чакыруга, ишек янына йөгере­шеп килделәр. Бу хәл үзеннән-үзе балачакны искә төшерде: бар иде бит хәтфәдәй чирәмдә бәбкә сакла­ган чаклар. Нәкъ шулай итеп чакы­расың, алар синең арттан йөгерә…

1-5

– Өч көнлек бәбкә дә тавышка килә икән, – дибез, гаҗәпләнебрәк.

– Ничек өйрәтәсең инде. Алар­ны беренче көнне сабый баладан артыграк карыйсың. Авызларына суын да каптырасың, ризыгын да. Шунсыз тиз генә өйрәнеп китә ал­мыйлар.

Бәбкәләр биредә бер ай яши, аннан үзләрен сатуга чыгаралар

икән. Һәм яңаларын алып кайта­лар. Эш шулай көзгә кадәр дәвам итә. Чебиләрне дә бер ай үстерәләр дә саталар.

– Үрдәкләрнең бездә өч төре бар – «Темп», «Темп-Авангард», «Мулард», – диде Гөлнара. – Бо­лар инде халык яратып өлгергән төрләр. Мәсәлән, «Темп» ул – брой­лер-үрдәк. Ике ай дигәндә өлгерә алар. «Мулард»лар бик зур, 4 килога кадәр җитәләр. Индоутка белән пекин үрдәген «кушып» ясаганнар бу төрне. Өч ай дигәндә өлгерәләр. «Темп-Авангард» исә – төсле үрдәк, ите бик тәмле була.

Чебиләр исә дүрт төрле: «Брой­лер РОСС – 308», аның авырлыгы 5,5 килога кадәр җитә. 2–3 айда бу авырлыкны җыялар. Йомырка сала торганнары – «Ломан-Браун», елга 400 күкәй бирәләр, үзләре кы­зыл төстә. «Корал» дигәне – әле ча­гыштырмача яңа төр. Суыкка чы­дам, йомырканың кабыгы калын. «Супер-Ник» төре – шулай ук яңа гибрид. Тавык булып җитешкәч, бик активлашалар. Йомыркала­ры ак төстә, бик эре – 70 граммга кадәр җитә.

Кош-кортлар үстерүче династия вәкиле Гөлнара үрдәк, тавыклар турында әнә шундый мәгълүмат бирде безгә. (Бәбкә, чебешләр ала торган чак, журнал укучылары­бызга да әлеге мәгълүмат файдалы булыр, дип уйлыйбыз.)

– Ел саен диярлек кош гриппла­ры чыгып тора, асрарга курыкмый­сызмы? – дим фермер ханымга.

– Курыксаң, эшләп булмый. Төрле вакыт була. Мәсәлән, узган ел кош гриппы дип карантин кертелгәч, бәбкә, чебиләрне сатуга чыгара алмадык. Андый вакытта минус­ка эшлисең. Ашатырга да кирәк бит. Зуррак үскән саен биби, че­биләрнең бәясе арта, ә халыкның кыйммәткә бик аласы килми. Шуңа да озак асрауның файдасы юк. Бер ай эчендә урнаштыра барыр­га кирәк. Яңа кайткан бәбкәләргә, чебиләргә, үлмәсен өчен, махсус прививка ясыйбыз, дару бирәбез. Ә ашату бездә бернинди химия­сез. Үзебезнең тегермән бар, иген сатып алып, шунда тарттырабыз. Кошлар натураль ризык ашап үсә. Шуңа күрә бер сатып алган кеше соңыннан гел безгә килә.

Хановларның бөтен гаиләсе – кызлар, кияүләр, оныклар – шушы эштә. Утыз ел эчендә, кирәге чы­гып торгач, мал табибы һөнәрен дә, экономистныкын да үзләш­тергәннәр.

ЮРИСТТАН – ФЕРМЕРЛЫККА

Бикләннең чираттагы фермерла­ры белән таныштык. Аталы‑уллы Рафиз, Динар Вилдановлар үгез үстерү белән мәшгуль, 40 гектар җирләре бар. Өч ел элек КФХ булып теркәлгәннәр. Иң гаҗәпләндергәне шул булды – дәүләттән бер ярдәм алмаганнар. 45 баш үгез, ферма, берничә техника – шушы өлкәдә күп еллар эшләү нәтиҗәсендә бар­лыкка килгән байлык.

– Кредитларның берсен каплый­быз, икенчесен алабыз, – диде Ра­физ абый.

– Ә ни өчен дәүләт программа­ларында катнашмыйсыз? – дим.

– Әй… Документлар да җыйган идек. Очына чыга торган түгел. Ферма төзергә дип грант алырга уйлашкан идек тә, булмас, ахры. Кәгазь эше күп. Әле бер документ сорыйлар, әле икенчесен. Ярат­мыйм мин ул эшләрне…

Юрист дипломы алып, туган нигезенә Динар да кайткан. Аның максаты – фермер булу. Авыл ба­шына ферма төзеп, мөгезле эре тер­лек үстерү.

– Дәүләттән акча алсаң, бәйле буласың, – диде Динар. – Кредит алсаң, тынычрак. Планнар шак­тый… Чаллыда 15 мең хезмәт ха­кына эшләп йөргәнче, дип, менә авылга кайттым. Әлегә әтигә ярдәм итәм. Монда эш бөтен кешегә җитә.

…Биклән турындагы сәяхәт­намәгә шушы урында нокта куям. Мондый зур авылны, әлбәттә, бер язмада гына ачып бетереп бул­мый. Ләкин аерым тәэсирләр белән уртаклаша алам. «Май чүлмәге ты­шыннан билгеле», дигәндәй, авыл җирлеге башлыгы Мансур Шакир­җанович килгәч тә, иң «авырткан» җирләре турында сөйли башлаган иде. (Гадәттә, җитәкчеләр жур­налистларга барысы да ал да гөл дип күрсәтергә ярата). Хәтта со­циаль яктан куркыныч гаилә булып исәптә торган ана белән балалар янына да алып барырга теләгән иде, вакыт җитмәде. Авылның апалары да бөтен нәрсәне ничек бар, шулай сөйләде. Сүз дә юк, кыю халык яши биредә. Ул алар­ның сөйләмнәрендә генә түгел, яшәү рәвешләрендә дә сизелә. (Әй­тик, хәмер сатып ята торган барны, уен автоматын яптырганнар.) Эш­куарларның күп булуы халыкның тәвәккәллеге турында сөйли. Теләк бер – гел шундый кыю, батыр бул­сыннар, ә иң мөһиме – татарлыкла­рын, үз йөзләрен югалтмасыннар.

1-6

Дәүләттән бер ярдәм алмаганнар фермерлар – аталы‑уллы Рафиз, Динар Вилдановлар.

1-2

1-1

ТАРИХ БИТЛӘРЕННӘН

«Биклән авылының төгәл төзелү вакыты бил­геле түгел. Казан ханлыгы җимерелгәч барлы­кка килүе хак, дип исәплиләр. Якын-тирәдәге рус авыллары Бикләнне Бичурин дип атап йөрткән. Ни өчен дигәндә, авылга Байчура исемле кеше нигез салган дип фаразлана. Чукындырудан качып, урман уртасына килеп урнашканнар. Ул урында чишмә дә булган.

Халык арасында авылның исеме белән бәйле тагын бер тарих та йөри. Имеш, урман арасына килеп урнашкан халык: «Биклән, бикләндек», – дип сөйләшкән.

Борынгы бабаларыбыз умартачылык белән шөгыльләнгән булырга тиеш. Урманда юан имән, яки юкә агачының башына ясалган умарталарны авылның аксакаллары әле дә хәтерли. Тора‑бара урманнарны кисеп, чирәм җирләр ясаганнар.

Биклән авылы 1917 елгы революциягә кадәр Уфа губернасы, Минзәлә өязе, Бәтке волостена буйсынган. 1919 елда 700 хуҗалыкка җит­кән, аннан нык кимегән – 1921 елгы ачлыкта бик күп кеше үлгән. Шул чорда берничә хуҗа­лык Себер ягына күченеп киткән. 1924 елда Биклән авылыннан – Бакчасарай, ә 1926 елда Кызыл юл бистәсе бүленеп чыккан».

Рәзинә Сәетгәрәеваның авыл тарихына караган тупланмаларыннан.

 

Автор: Руфия Фазылова 

Фотограф: Лилиана Вәлитова

"Татарстан" журналы, 2019.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Соңгы яңарту: 14 ноябрь 2019, 15:36

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования