ПОМИНОВ Иван Сергеевич

ПО`МИНОВ Иван Сергеевич (19.2.1920, Самара губ., Бозаулык өязе Тупиковка а. — 17.7.1999, Казан), физик, физика-матем. фән. д-ры (1970), проф. (1971), ТАССРның атказ. фән эшлеклесе (1979). 1948 елда Казан ун-тын тәмамлаганнан соң, шунда ук эшли, оптика һәм спектроскопия каф. мөдире (1960–91), бер үк вакытта физика ф-ты деканы (1971–86), 1991 дән шул ук кафедраның профессоры. Хезмәтләре ионлы эремәләрдә молекулаара тәэсирләрне зур темп-ра аралыкларында спектроскопик тикшерүләргә карый. П. эремәләрдә ионлы-молекуляр үзара тәэсирләрнең водород бәйләнеше тибында баруын ачыклый. Алынган нәтиҗәләре максатчан рәвештә бирелгән үзлекле матдәләр синтезлауда гамәли кулланыш таба. Бөек Ватан сугышында катнаша. 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр; «СССРның уйлап табучысы» билгесе б-н бүләкләнә.

Хезм.: Влияние температуры на спектры поглощения иодида кобальта (II) в органических растворителях // Журн. неорганической химии. 1972. Т. 17, № 11 (автордаш); The spectra and structures of sulphur-containing compounds. Part. 3. The vibrational spectra and conformations of acyclic sulfoxides // Journal of Molecular Structure. 1982. V.96 (автордаш).

 

Чыганак: Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования