ПОЛУШКИН Пётр Алексеевич

ПОЛУ`ШКИН Пётр Алексеевич (14.7.1924, Урал өлкәсенең Яңа Баранча пос. — 19.9.2009, Казан), Сов. Союзы Герое (24.3.1945), гв. сержанты. Яңа Баранчадагы 658 нче номерлы з-дта инструментлар ясаучы булып эшли. 1942 елның сентябреннән Кызыл Армия сафларында. Пулемётчылар мәктәбен тәмамлый (Тобольск ш., 1943). 1943 нең октябреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 26 нчы гв. туп-артиллерия бригадасында туп төзәүче (8 нче туп-артиллерия дивизиясе). Калинин, 1 нче һәм 3 нче Балтыйк буе фронтлары гаскәрләре составында Шяуляй һәм Рига һөҗүм операцияләрендә (икесе дә — 1944) катнаша. 1944 нең 18 августында Ауце шәһәре (Латвия ССР) янындагы сугышта батырлык күрсәтә: шәхсән үзе 4 танкны сафтан чыгара, солдатлар утырган машинаны һәм берничә пулемёт ноктасын юк итә. Сугышның кискен мизгелендә, батареяның барлык орудиесе сафтан чыкканнан соң, күрше батареядан үз өстенә ут ачтыра һәм укчы подразделение килгәнче яулап алынган урынны саклап кала. Сугыштан соң артиллерия гаскәрләрендә хезмәт итә (Латвия ССР). 1947 дә демобилизацияләнә. 1948–50 дә Яңа Баранчада 13 нче номерлы һөнәр уч-щесендә, 1950–54 тә 658 нче номерлы з-дта мастер булып эшли. 1954–94 тә Казан тәҗрибә механика з-дында инструментлар ясаучы слесарь. Ленин ордены, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр, ТАССР ЮСның Мактау грамотасы б-н бүләкләнә; Казан шәһәренең мактаулы гражданы (2007).

Әд.: Батырлар китабы — Книга Героев. К., 2000.

М.З.Хәбибуллин

 

Чыганак: Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования