ПЕТРОВ Алексей Зиновьевич

ПЕТРО`В (Георгиевский) Алексей Зиновьевич (28.10.1910, Самара губ. Кошки а. — 9.5.1972, Киев), математик, геометр, физик-теоретик, физика-матем. фән. д-ры (1957), проф. (1958), Украина ФА академигы (1969). 1937 елда Казан ун-тын тәмамлаганнан соң, Мари һәм Казан пед. ин-тларында укыта. 1939–45 тә Казан авиация ин-тында. 1946 дан Казан ун-тында, геом. каф. профессоры (1956 дан). 1960 та Казан ун-тының физика ф-тында СССРда беренче чагыштырмалылык һәм гравитация кафедрасын оештыра һәм аны җитәкли. 1970 тән Украина ФА Теоретик физика ин-тында чагыштырмалылык һәм гравитация бүлеге мөдире. Хезмәтләре матем. физикага, гомуми чагыштырмалылык теориясенә, тартылу теориясенә, физиканың фәлсәфи мәсьәләләренә карый. Лоренц сигнатуралы дүрт үлчәнешле фәзаларда өч Эйнштейн фәзасы булуы турындагы теореманы исбатлый. Тартылу кырларының дөнья әдәбиятында «Петров типлары» дип йөртелүче классификациясен тәкъдим итә. Ленин бүләге (1972) «Гравитация теориясендә инвариант-төркемле методлар» дигән хезмәтләр циклы өчен бирелә. «Эйнштейн фәзалары» монографиясе («Пространст­во Эйнштейна». М., 1961), «Гомуми чагыштырмалылык теориясендә яңа алымнар» («Новые методы в общей теории относитель­ности». М., 1966) хезмәте немец һәм инглиз телләренә тәрҗемә ителгән. «Гравитация һәм чагыштырмалылык теориясе» («Гравитация и теория относительности») җыентыгын нәшер итүне башлап җибәрә һәм фәнни мөхәррире була (1965–70). 1960 тан СССР Югары һәм махсус урта белем бирү министрлыгы фәнни-техник советында «Гравитация» секциясе рәисе, Гравитация һәм чагыштырмалылык теориясе буенча Халыкара ком-тта совет комиссиясе рәисе. Бөек Ватан сугышында катнаша. «Почёт билгесе» ордены, медальләр б-н бүләкләнә.

Хезм.: Пространство — время и материя (Элементарный очерк современной теории относительности). К., 1961.

Әд.: Аминова А.В. Алексей Зиновьевич Петров. 1910–1972. К., 2002; Механико-математический факультет Казанского университета: Очерки истории. К., 2003.

 

Чыганак: Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования