НУЖИН Михаил Тихонович

НУ`ЖИН Михаил Тихонович (21.10.1914, Пермь губ., Оха р-ны Острожка а. — 11.8.1983, Казан), математик, механик, физика-матем. фән. д-ры (1954), проф. (1955), РСФСРның атказ. фән эшлеклесе (1964). Казан ун-тын тәмамлаганнан соң (1938), шунда ук эшли, ректор, теоретик механика каф. мөдире (1954–79), проф.-киңәшче (1979 елдан), бер үк вакытта (1947 дән) Матем. һәм механика фәнни-тикшеренү ин-тында, механика секторы мөдире (1951–52). Хезмәтләре математика һәм механика өлкәсенә карый. Н. — матем. физикада фәнни юнәлешләрнең берсе­нә — аналитик функцияләр һәм аларның кулланылышы өчен кайтма кырый мәсьәләләр (ККМ) теориясенә нигез салучыларның берсе. ККМне классификацияли, аналитик функцияләр өчен контурлар үзгәрү (модификацияләнү) турындагы мәсьәләгә кире мәсьәлә төзи һәм аны чишә, ККМ чишелешенең тотрыклылыгын тикшерә. Тизлек зурлыгының бирелгән бүленеше буенча канат профиле формаларын яки агымда һәм эзләнелгән контурда үзенчәлекләр булганда басымны билгеләү мәсьәләсен чишү юлларын үстерә. Гидротехник корылмалар астында фильтрлану теориясендә кире мәсьәләләр үсешенә юл сала. Н. тарафыннан фильтрлану тизлегенең бирелгән зурлыгы буенча җир асты контуры үзгәрү турындагы мәсьәләгә кире мәсьәлә куела һәм чишелә. Стационар электр (җылылык) кыры өчен кире мәсьәләләрне тикшерә, ККМне детальләрне үлчәм буенча электрохимик эшкәртү теориясендә куллана. Университет б-н Н. җитәкчелек иткән елларда 2 яңа факультет, 10 нан артык яңа белгечлек ачыла; Хисаплау үзәге, Төньяк Кавказда астрономия станциясе (Ставрополь краеның Зеленчук ст.), 2 лаб.-уку корпусы, Фәнни китапханәләр, криоген лаб., 5 студентлар тулай торагы, сәламәтләндерү-спорт лагере төзелә; ун-тның мәдәният-спорт комплексы төзелә башлый, нәшрият оештырыла, Казан ун-ты тарихы музее ачыла. РСФСР (1959–67), ТАССР (1971–79) ЮСлары депутаты. Бөек Ватан сугышында катнаша. Ленин ордены, Октябрь Революциясе, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Хезмәт Кызыл Байрагы, ике Кызыл Йолдыз, Халыклар дуслыгы орденнары б-н бүләкләнә. Казан ун-тында аңа мемориаль такта куела, Казанның бер урамы Н. исеме б-н атала, 2004 тә ун-тның төп бинасы каршында бюсты урнаштырыла (скульп. А.А.Бичуков).

Хезм.: О решении основной обратной задачи и задач, приводящихся к ней // Уч. зап. Казан. ун-та. 1951. Т. 111, кн. 8; О постановке и решении обратных задач напорной фильтрации // Докл. АН СССР. 1954. Т. 96, № 4; Методы построения подземного контура гидротехнических сооружений. Обратные краевые задачи теории фильтрации. К., 1963 (автордаш); Об обратных краевых задачах для многосвязных областей // Изв. вузов. Математика. 1964. № 5; Обратные краевые задачи и их приложения в механике. К., 1965 (автордаш).

Әд.: Михаил Тихонович Нужин: Воспоминания современников. К., 1999; Ильинский Н.Б. Михаил Тихонович Нужин, 1914–1983. К., 2002.

Н.Б.Ильинский.

 

Чыганак: Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования