НУРИЕВ Рудольф Хәмит улы

НУРИ`ЕВ Рудольф Хәмит улы (17.3.1938, Иркутск ш. — 6.1.1993, Париж, Сен-Женевьев-де-Буа зиратында җирләнә), хәзерге заман балетының мәшһүр артисты, балетмей­стер. Бию сәнгатенә Уфа шәһәре балалар хореографик коллективларында педагоглар А.Удальцова һәм Е.Войтовичта өйрәнә башлый. 1958 елда Ленинград хореография уч-щесен (педагогы А.Пушкин) тәмамлый. 1958–61 дә С.М.Киров исем. Ленинград опера һәм балет акад. театрында балет солисты. Н. СССР сәнгать эшлеклеләре арасында чит илләрдән «кире кайтмаучыларның» берсе була. 1961 дә Франциядә Ленинград опера һәм балет театры гастрольләре тәмамлангач, шунда калырга теләп, сәяси сыену урыны сорый. 1962 дә, «иленә хыянәт итүче» буларак, үзеннән башка үткәрелгән мәхкәмә карары б-н 7 елга ирегеннән мәхрүм ителә. 1962–81 дә Король балетында (Бөекбритания) «даими чакырылучы солист» буларак эшли. Н. үзенең төп партнёры — аның сәхнә карьерасын үстерүгә зур булышлык күрсәткән күренекле балерина М.Фонтейн б-н бергә кабатланмас дуэт тудыра. 1981– 83 тә бу сәхнәдә ул аз чыгыш ясый. Бер үк вакытта, 1970–83 тә, күп илләрнең балет труппаларында солист һәм сәхнәгә куючы. 1983–89 да Париж театрының балет труппасы директоры (сәнгать җитәкчесе), «Гранд-Опера» театры балетмейстеры, шунда ук биюче булып чыгышлар ясый. 1992 дә бию карьерасын төгәлли, дирижёр буларак чыгышлар ясый башлый.

1959 да, 7 нче Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивалендә (Вена) катнашканы өчен, алтын медаль б-н бүләкләнә. Совет чоры эшчәнлегендә СССР шәһәрләрендә, Болгариядә, Мисырда, ГДРда гастрольләрдә була. Альберт («Жизель», А.Адан), Дезире, Зиг­фрид («Йокыга талган гүзәл», «Аккош күле», П.Чайковский), Базиль, Солор («Дон Кихот», «Баядерка», Л.Минкус), Фрондосо («Лауренсия», А.Крейн), Армен («Гаянэ», А.Хачатурян) хореографик партияләрен башкара.

Чит илләрдә балет һәм хореография композицияләрендә 120 дән артык партия, ш.и. Альберт («Жизель», А.Адан), Яшүсмер («Шопениана», Ф.Шопен музыкасына), Петрушка (шул исем., И.Стравинский), Жан де Бриен («Раймонда», А.Глазунов), Ромео һәм Меркуцио («Ромео һәм Джульетта», С.Прокофьев), Фавн («Фавнның төшке ялы», К.Дебюсси музыкасына), баш роль («Юлдан язган угыл», С.Прокофьев музыкасына) партияләрен башкара. Бер үк вакытта, 1963 тән, балетмейстер. Король балеты өчен М.Петипа редакциясендә Л.Минкусның «Баядерка» (1963) балетыннан «Күләгәләр»не, А.Глазуновның «Раймонда» (1964), В.Чабукиани редакциясендә А.Крейнның «Лауренсия» (1964) балетыннан па-де-сисны, П.Чайковскийның «Щелкунчик» (1968) балетын, П.Чайковский музыкасына У.Шекспир пьесасы буенча «Давылда» әсәрен сәхнәгә куя. «Гранд-Опера»да Зигфрид, Ротбарт («Аккош күле», П.Чайковский), лорд Байрон («Манфред», П.Чайковский музыкасына үзенең оригиналь хореографиясендә) партияләрен һәм төп ирләр партиясен («Мөкатдәс яз», И.Стравинский) һ.б.ны башкара. Н.ның хореографик постановкалары арасында И.С.Бах музыкасына «Сюита» (1984), Ш.Ив музыкасына Г.Джеймс романы буенча «Вашингтон мәйданы», С.Прокофьевның «Золушка», П.Чайковскийның «Щелкунчик» (барысы да — 1985), Л.Минкусның «Баядерка» (1992) балетлары бар. Ел саен 200–300 балет спектаклендә чыгыш ясый, күп илләрнең телевизион постановкаларында, сәнгать фестивальләрендә катнаша; 1974–91 дә «Нуриев һәм аның дуслары» ан­треприза концертлар циклы турнесын үткәрә.

Н. бию техникасының иң югары дәрәҗәсенә ирешә, романтик пландагы бөек биюче исеменә лаек була. Ул балетта ирләр партияләрен башкару осталыгы үсешенә зур өлеш кертә, аны элек ирешелмәгән дәрәҗәгә күтәрә, аяк очларында гадәттән тыш югары күтәрелештә бии, әйләнү хәрәкәтләрендәге яңа торышларны (ракурслар) беренче булып үзләштерә башлый. Н.ның биюен көч, дәрт, бәйсезлек аерып тора. Ул үзенең сөйкемлелеге, осталыгы б-н әсир итә һәм сәхнәгә җәлеп итү көченә ия була. Классик балетта һәм заманча бию сәнгатенең төрле стильләренә нигезләнгән постановкаларда партияләрне бертигез дәрәҗәдә уңышлы башкара. Н. өчен балетлар һәм хореографик композицияләрне атаклы балет театры осталары Дж. Баланчин, Ф.Аштон, К.Макмиллан, Р.Пети, П.Тейлор, М.Грехем һ.б. куя.

Дирижёр булып, Ф.Гайдн, В.Моцарт, Л. ван Бетховен, С.Прокофьев, И.Стравинский, П.Чайковский һ.б.ның әсәрләреннән төзелгән репертуар б-н Вена, Афина, Нью-Йорк шәһәрләрендә чыгышлар ясый.

29 фильмда төшә, шулар арасында — «Ромео һәм Джульетта» (1964), «Яшүсмер һәм үлем» (1966), «Дон Кихот» (1973) фильм-балетлары; «Мин — биюче» (1972) документаль фильмы бар, «Валентино» (1977) нәфис фильмында төп рольне, «Фаш ителгән» (1983) фильмында ялгыз скрипкачы ролен һ.б.ны башкара.

Эмиграциядән соң Россиягә беренче тапкыр 1987 елда кайта. 1989 да Ленинград опера һәм балет театрының 5 спектаклендә Джеймс («Сильфида», Х.Левенсхольд) партиясе б-н чыгыш ясый. 1992 нең маенда Казанга кайта, Казанның Зур концерт залында ТР Дәүләт симф. оркестрына (С.Прокофьевның «Ромео һәм Джульетта» балеты музыкасыннан кисәкләр) һәм соңыннан 6 нчы классик балет фестивалендә Татар опера һәм балет театрында П.Чайковскийның «Щелкунчик» балетына дирижёрлык итә. Шәрәфле легион ордены, Сәнгать һәм әдәбиятның Командор ордены кавалеры (Франция, 1990). Австриянең мактаулы гражданы (1983).

Казанда, 1987 дән башлап, ел саен балет фестивале (1993 тән Н. исем.) үткәрелә. 1993 тән Н. истәлегенә балет фестивальләре Уфа шәһәрендә оештырыла. Башкорт хореография уч-щесенә Н. исеме бирелә. Н. образы сынлы сәнгатьтә гәүдәләндерелә (З.К.Церетели, А.Ә.Абызгилдин).

Әд.: Горшков В.Н. Рудольф Нуриев: Судьба и танец. К., 1995; Рюнтю М.Р. Руди Нуриев без макияжа. М., 1995; Рудольф Нуриев: Фотоальбом. СПб., 1998; Стюарт О. Рудольф Нуриев: Вечное движение. Смоленск, 1998; Рудольф Нуреев. Автобиография. М., 2000; Ишмуратов Р., Магдеев М. Знаки Рудольфа. К., 2007; шулар ук. Нуреев в Казани. К., 2008; Синенпо С. Рудольф Нуреев: Истоки творчества, превратности судьбы. Уфа, 2008; Надеждин Н.Я. Рудольф Нуриев. М., 2011.

В.Н.Горшков.

 

 

Чыганак: Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования