НИГЪМӘТУЛЛИН Руслан Кәрим улы

НИГЪМӘТУ`ЛЛИН Руслан Кәрим улы (7.10.1974, Казан), спортчы (футбол), Россиянең спорт остасы (1996). Спорт б-н 1988 дә «Электрон» СКнда шөгыльләнә башлый (Казан). Россия (1996, 1997, 2004) чемпионы, Россия чемпионатларында көмеш медаль (1999, 2000, 2001, 2002), бронза медаль (1995, 1998), Россия кубогы (2000, 2001) иясе. «КамАЗ» (Чаллы ш., 1992–94), «Спартак» (Мәскәү, 1995–97), Локомотив (Мәскәү, 1998–2001, 2003–04), «Верона» (Италия, 2002), ЦСКА (Мәскәү, 2002), «Салернитана» (Италия, 2003), «Терек» (Грозный, 2005) командаларында уйный. Тренерлары: И.Я.Гыйбадуллин, О.И.Романцев, Ю.П.Сёмин. Н. — Россиянең иң яхшы футболчысы (2001), Россиянең иң яхшы капкачысы (2000, 2001). Россия җыелма командасы өчен 5 матч уйный. Дөнья чемпионатында катнаша (2002).

 

Чыганак: Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования