НЕПРИМЕРОВ Николай Николаевич

НЕПРИМЕ`РОВ Николай Николаевич (1.5.1921, Воронеж өлкәсенең хәзерге Бобров р-ны Анновка а.), физик, техник фән. д-ры (1963), проф. (1966), Казан ун-тының атказ. профессоры (2004). 1951 елда Казан ун-тын тәмамлаганнан соң, шунда ук эшли, радиоэлектроника каф. мөдире (1960–92), тирәлекләрдә дулкын процесслары лаб-ясенең баш фәнни хезмәткәре (1992 дән). Хезмәтләре магнитик һәм диэлектрик радио­спектроскопиягә, нефть чыганакларын эшкәртүгә, гетероген тирәлекләрнең физик динамикасына, Җирнең физикасына, биол., пед. мәсьәләләренә карый. Н. микродулкыннар полярлашу яссылыгының резонанслы парамагнитик әйләнүе күренешен ача (1953); деформацияләнүче күзәнәкчел тирәлектән бер сыеклыкны икенчесе б-н кысып чыгару хисабына нефть катламын оптималь эшкәртү технологиясен эшли һәм җитештерүгә кертә, бу технол. Татарстан нефть ятмаларын өстәмә эшкәртү проектларының нигезен тәшкил итә. Публицистик хезмәтләр, ш.и. социаль варислык (бер буын икенчесенә тапшыра торган төп белемнәр җыелмасы) программасы авторы. «Георесурсы» ж-лын гамәлгә куючыларның берсе һәм редколлегия әгъзасы (1999 дан инглиз һәм рус телләрендә чыга). Бөек Ватан сугышында катнаша. 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр, ш.и. СССР ВДНХсының бронза медале, «СССРның уйлап табучысы» билгесе б-н бүләкләнә.

Хезм.: Экспериментальные исследования некоторых особенностей добычи парафинистой нефти. К., 1958; Трёхмерный анализ нефтеотдачи охлаждённых пластов. К., 1978; Геотермия областей нефтегазонакопления. К., 1983 (автордаш); Десятитомное собрание научных и литературных трудов. К., 2003–06.

Әд.: Николай Николаевич Непримеров: Учёный. Воин. Педагог: В 2 т. К., 2001–02.

 

Чыганак: Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

Чыганак: Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования