Танк училищесы музее

 

Быел Казан танк училищесы үзенең 100 еллык юбилеен билгеләп үтте. Ләкин бу – рәсми кабул ителгән дата гына, чынбарлыкта уку йортының тарихы иртәрәк башланган, 53 ел алданрак! Дәрәҗәле хәрби учреждениенең катлаулы хронологиясе һәм аның каһарман укучылары язмышы турында училище музееннан да яхшырак сөйләүче юк, әлбәттә.

 – Бу урында музей рәсми рә­вештә 1997 елның 20 июнендә ачылды. Мин курсант булганда, ул кечкенә генә кабинеттан гый­барәт иде, – дип каршы ала ку­накларны танк училищесы музее мөдире Альберт Гыймалетдинов.

Бүгенге көндә Танк училищесы музее – витриналар, модельләр, рәсемнәр, геройларның бюстла­ры һәм диорамалар белән тулы берничә аудитория һәм озын ко­ридорлардан гыйбарәт. Бирегә килгән һәркемне кызыл келәмле юл музейның тарихи вакыйгалары буйлап сәяхәткә алып кереп китә.…

Альберт Миңнегаяз улы нинди юнәлештә хәрәкәт итәргә кирәк­леген аңлата:

– Музейны дүрт зонага бүләргә мөмкин. Беренчесендә 1866 елның 1 сентябреннән 1919 елга кадәрге тарихи вакыйгалар чагылыш тап­кан. Икенчесе Бөек Ватан сугышы чоры турында сөйли. Өченчесе, 1963 елдан башлап, бүгенге көнгә кадәрге вакыйгаларны үз эченә ал­ган. Дүртенче һәм, мөгаен, иң төп зал училищены тәмамлаучыларга багышланган.

ЮНКЕРНЫҢ ИПТӘШЛӘРЕ – МӨСЕЛМАННАР

Училище тарихы, чыннан да, ныклап өйрәнүне таләп итә. Башта аңа нигез салынуга бәйле ике төрле датага ачыклык кертик.

1866 елның 1 сентябрендә Ка­зан Кремлендә Казан юнкерлар пехота училищесы ачыла. Аның казармалары ике катлы бинада (хәзер биредә «Хәзинә» галереясы) урнашкан була. Шул вакыт аралы­гында уку йорты тарихында 20 дән артык исем алыштыру һәм үзгәр­теп кору була, һәм алар бүгенге көндә эшләп килүче Кызыл Бай­раклы Казан югары танк команда училищесы формалашуына китерә.

1917 елның ноябрендә әлеге хәр­би уку йорты таркатыла, шуңа күрә аңа нигез салыну вакыты дип, 1919 елның 22 феврале санала. Ул чакта элеккеге училище базасында 1 нче Казан мөселман пехота команда курслары ачыла.

ДИОРАМА СУГЫШЛАРЫ УТЫНДА

Музейның тарихи зонасы экспо­натлары арасында: юнкерлар учи­лищесының көн тәртибе, аны ачу турындагы документлар, училище­ның логотибы төшерелгән фарфор савыт-саба, фотографияләр һәм иң кыйммәтле экспонат – Александр Демидовның кителе бар. Училище­ны прапорщик булып тәмамлап, 1918 елда хәбәрсез югала ул. Гаилә­се Демидовның кителен, күкрәк билгесен, фотоальбомын, хатларын һәм офицер караватын 1917 елда музейга бүләк итә.

Әлеге карават Кызыл Армия сугышчысы манекены янына куелган, хәрби кеше кара яллы аты каршында башын игән килеш сурәтләнгән. Гомумән, музейны оештырганда хәрби киемле ма­некеннар күп кулланылган. Алар штабның көндәлек тормышын күрсәтә, диорамаларда батыр­ларча көрәшә... Һәрберсенең битенә буяулар белән төрле хис-кичерешләр ясалганы күренеп тора. Танылган Мадам Тюссо музее булмаса да, экспозициягә укучыларның шул рәвешле өлеш кертүе – музейны тагын да кы­зыклырак итә.

Тәэсирле диорамаларның бер­сендә Советлар Союзы Герое ма­йор Иван Кобяков батырлыгы тас­вирланган. Макетта – 1944 елның июлендә Марьина Горка шәһәре янындагы елганы кичү өчен көрәш фрагменты.

Тирә-якны утка тотучы немец танклары, үткен тимерчыбыклар, автомат һәм яраланган герой – су­гышчы-манекен, өстенә ком си­белгән килеш, окопта сурәтләнгән. Инсталляция реаль чынбарлык ке­бек тәэсир итмәсә дә, яшь танкчы­ларның фантазиясе һәм диорама­ны ясауга керткән тырыш хезмәте соклану уята.

ҖИҢ ЯКИ ҮЛ!

– Бәрелеш урыннарында эзтабар отрядлары тарафыннан табылган Бөек Ватан сугышы чоры әйберлә­ре дә зур әһәмияткә ия. Болар – гильзалар, шлемнар, фронтның ике ягында сугышкан солдатлар­ның шәхси әйберләре. Мин, килгән кешеләрнең йөзләренә карап, нәкъ менә шушы экспонатларның аеру­ча зур кызыксыну уятуын сизәм, – дип сөйли, ачык витриналарга ишарәләп, музей мөдире.

Күпсанлы сугышлардан га­рипләнеп, вакыт үтү белән төс­сезләнеп беткән кораллар, сна­рядлардан тишкәләнгән каскалар да игътибарны җәлеп итә. Аларны караганда училищеның тарихи девизына әйләнгән «Җиң яки үл!» сүзләренең тирән мәгънәсе тагын да ныграк ачыла.

УЧИЛИЩЕ ГЕРОЙЛАРЫ

Кызыл келәмле юл безне тагын да түргәрәк алып керә, шартлау­лар ишетелә башлый – бу заллар­да училище геройлары турында документаль фильмнар күрсәтелә. Күренекле хәрби эшлеклеләрнең йөзләгән бюст макетлары арасы­на эләгәсең.

– Күптән түгел шундый макет буенча Казанның 7 нче гимназия­сендә безнең урта к укучыбызга һәйкәл куелды. Алексей Козин 1999 елда Россия Герое исемен алды. Училищены тәмамлаганнан соң, ул танк взводы командиры итеп билгеләнә һәм Дагыстанда хәрби бурычын үтәгәндә һәлак була.

 

Күренекле Россия хәрби эшлеклеләре бюстларының макетлары.

 

 

 Музей экспонатлары XVII–XIX гасырлардагы хәрби формалар тарихы турында сөйли.

 

КРЕМЛЬ КАРШЫНДА АНТ БИРҮ

Кызыл келәм безне музейның икенче ягына – хәрби киемнәр тарихы коридорына алып кил­де, монда XVII–XIX гасыр экспо­натлары куелган. Төрле төстәге кительләр эленгән витриналар ут белән бизәлгән, аларга медальләр һәм орденнар ялтыравы кушыла. Янәшәдә генә төрле елларга караган хәрби әйберләр: миналар, корал­лар һәм элемтә чаралары. Бу тарихи чынбарлыкны портретлардан төрле чорлардагы училище җитәкчеләре күзәтеп тора кебек.

– Без һәрвакыт яңа экспонатлар эзлибез. Хәзер дә эзләнүдә, ләкин әлегә әйтми торабыз, сер булсын. Тапкач, сезгә беренче хәбәр итәр­без, – дип елмайды Альберт Миң­негаяз улы.

Сөйләшә-сөйләшә кительләр ара­сыннан барабыз, коридор азагын­да үтә дә таныш күренеш – Казан Кремленең Спас манарасы фонын­да яшь курсантлар ант кабул итә. Кремль каршындагы мондый тан­таналар 1947 елга кадәр үткәрелгән. Шуннан соң ТАССРның Югары Со­веты исемендәге Кызыл Байраклы Казан танк техникасы училищесы таратыла.

Ә 1963 елның 31 маенда уку йорты ТАССРның Югары Советы Прези­диумы исемендәге Кызыл Байрак­лы Казан югары танк командасы училищесы буларак ачыла. Аның урыны да үзгәрә – училище Карго­поль хәрби шәһәрчеге базасында урнашып, бүгенге көнгә кадәр шунда эшләп килә.

Ант бирү күренеше ярымтүгәрәк диварга ясалган, ә картинаның аргы ягыннан геройлар залына керү өчен юл ачыла.

ИҢ ТӨП ЗАЛ

– Биредә без иң күренекле чы­гарылыш укучыларыбызны туп­ладык, алар арасында Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган 68 кеше бар, шулай ук – 14 Россия Федерациясе Герое һәм 3 Социалис­тик Хезмәт Герое. Һәр батырлыкка аннотацияләр язылган, ә геройлар, беркем дә үпкәләмәсен өчен, алфа­вит тәртибендә урнаштырылган, – дип дәвам итә сүзен экскурсияне озатып йөрүчебез.

Зал диварлары фоторәсемнәр белән тулган, түбәнрәк дәрәҗәдә­ге геройларның шәхси әйберләре куелган: гитара, аккордеон, бокс пер­чаткалары, БЭФ‑207 радиоалгычы…

Янәшәдә генә – әлеге училищены тәмамлаган хәрбиләрнең Дагыстан Республикасында күрсәткән батыр­лыгына багышланган макет. Сугыш таулар арасында урнашкан авылда бара. Уенчык машинаның 3 санти­метр калынлыктагы алгы тәрәзә­сендә пулялардан калган 4 тишек, капотында пөхтә итеп автомобиль маркасы язылган. Макетның һәр де­тален игътибар белән карыйсың да, ирексездән үзеңне сугыш кырында кебек сизә башлыйсың...

 

Танкист Зино­вий Колобанов исемендәге ИС‑3 хәрби танкы.

 

 

 Кайчандыр әлеге училищены тәмамлаган хәрбиләр­нең Дагыстан Республикасында күрсәткән батырлы­гына багышланган макет.

 

 

ПАРАД ТАНКЛАРЫ

Экскурсияне тәмамлап, Альберт Миңнегаяз улы училище территория­сендәге Мәңгелек ут янында торган танкны игътибар беләнрәк карарга киңәш итә.

– Бу кулланылыштагы Т‑34 тан­кы. Элек монда эшләми торган танк иде, ә хәзер йөри торганын куйдылар һәм аны Советлар Союзы Герое, танк гаскәрләре генерал-майоры Иван Кобяков хөрмәтенә атадылар. Ул танк училищесына 1963 елдан 1975 елга кадәр җитәкчелек иткән. Янәшәдә тагын СУ-100, ИС‑3 һәм «Катюша» тора. Алар Җиңү парадында ике тап­кыр катнашып өлгергәннәр инде.

 

ТЕРРИТОРИЯСЕНӘ КЕРҮ ТЫЕЛА ТОРГАН ХӘРБИ УКУ ЙОРТЫНДА УРНАШКАН ВЕДОМСТВО МУЗЕЕ ЭКСПОЗИЦИЯСЕН НИЧЕК КҮРЕП БУЛА СОҢ?

 

1 вариант: училище курсанты булырга һәм, ант итәр алдыннан, танкист көнендә музейга экскурсиягә эләгергә.

2 вариант: туганнар арасыннан биредә укучыны табарга, ант бирү яки чыгарылыш көнендә музейга керергә мөмкин.

3 вариант: училище җитәкчесе исеменә хат язарга була. Аның рөхсәте белән ялгызың гына яисә мәктәп укучылары, яшь ар­миячеләр яки ветераннар төр­кеме составында музейга килү мөмкинлеге бар.

4 вариант: «Музей язы»н көтәргә, «Ачык ишекләр көне» яки башка чаралар оештырылуы турында белешеп торырга кирәк.

 

Алёна Кутыркина

Фото: Алёна Кутыркина

"Татарстан" журналы, 2019.

Соңгы яңарту: 3 декабрь 2019, 13:46

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования