Иске Татар бистәсе музее

 

Казан белән танышуны нәрсәдән башларга? Күптөрле вариантлар арасыннан үзебезнекен дә тәкъдим итеп карыйк әле. Тарихи чынбарлык ягыннан иң кыйммәтле урыннан башлагыз. Нәкъ менә биредә халыкның гади көнкүреше гөрләп торган. Сүз башкалабызның иң күренекле урыннарының берсе – Иске Татар бистәсе турында.

1-1

«ДӨРЕС» ТАТАРЛАР ҺӘМ «БАРАБЫЗ» ЧАНАЛАРЫ

Раштуа салкыннары чатнап тора һәм ишеп кар ява – татар ямчыла­ры өчен менә дигән һава торышы бит бу! Көчле бураннан соң, алар Печән базары янындагы трам­вай юлларын таптый башлыйлар. Рус хезмәттәшләре бүген эшкә чыкмый, трамвай да маршрутка баса алмый! Шуңа күрә православие бәйрәменә кемнәр күбрәк шатлана икән әле – христианмы, әллә мө­селманмы? Күп тә үтми урамнарда әле тегендә, әле монда «Барабыз!» дигән өндәүләр ишетелә башлый. Тапкыр татарларның тиреле чана­ларына пассажирлар сикереп кенә тора – тиеннәреңне санап өлгер. Дөресен әйтик, чаналар да зур тү­гел, бер генә кеше сыйдырышлы, утыргычлар урынына да печән-са­лам, тиреләр түшәп куелган. Ярар, бер куркынычы да юк, барыбер басып туңып тору түгел инде. «Ба­рабыз! Бара-быз! Ба-ра-быз!», – ям­чыларның карлыккан тавышлары гөрләп торган базар шавына кушы­лып китә…

– Ә монда без кунак­ларга фотосессия ясар­га тәкъдим итәбез, – дигән тыныч тавыш ярминкәнең шау‑шуын таратып җибәрә. Бүген­ге көн чынбарлыгына кире кайтаручы бу кеше – Рөстәм Муллагалиев, тарих фәннәре кан­дидаты, «Татарская слобода – Та­тар бистәсе» экскурсоводы. Аның фотосессия турындагы тәкъдиме туристларда, гадәттә, зур кызык­сыну уята. Чаналы ат иң кызык­лы урында тукталган бит. Алда да, артта да, чын фотографияләр нигезендә эшләнгән шәһәр пано­рамасы. Артта – Дүрт Евангелист чиркәве биеклегеннән Казан күре­неп тора, ә алда – Париж Коммуна­сы урамы – элеккеге Печән базары урамы күренеше.

1-9

– Сез аңлыйсыздыр инде, тап­кыр татарларны кеше ташырга яхшы тормыш түгел, юклык чы­гарган. Гаиләсен туендырырга акча эшләргә кирәк булган. Бу хакта рус авторлары тарафыннан язып калдырылган тарихи чыганак­ларда да әйтелгән. Замандашлар өчен бу яхшы үрнәк. Бүген барыбыз да проблемаларыбызны хакимият хәл иткәнен көтәбез, ә ата-баба­ларыбыз акча эшләү ысулларын үзләре тапкан. «Менә болар – дөрес татарлар», – дип көлә безнең гид.

1-8

Урам як тәрәзәсе.

 

КАЙБЕРЛӘРЕ ИНДЕ ЮК ТА…

Кызыклы «Татар бистәсе» музе­ена Бауман урамыннан җәяүләп 15 минут кына барасы, ул Казан­ның чын тарихи үзәгендә урнаш­кан. Аның беренче залы – XX га­сыр башындагы Татар бистәсенең нинди булуы турында сөйли. Әлеге макет Казан дәүләт архитекту­ра-төзелеш университеты хезмәт­кәрләре тарафыннан эшләнгән.

Кайбер корылмаларның масштаблары чынбарлыкка караганда зуррак итеп эшләнгән. Хәзер­ге вакытка кадәр сакланмаган ике чиркәү кызыл төс белән бил­геләнгән. Мехчылар мәдәният йорты янындагы койма белән әй­ләндереп алынган территория – Екатерина чиркәвеннән калган бердәнбер истәлек. Ә менә Дүрт Евангелист чиркәве урынында бүген бушлык түгел. Чиркәүне шартлатканнан соң, аның уры­нына «Валтреста» торак йорты төзелә. Татарстан һәм Мәрҗани урамнары чатындагы дугасы­ман фасадлы сары йорт башка биналар арасыннан әле дә күзгә ташланып тора.

Макетта күренекле табиб, га­лим, этнограф Карл Фукс йортын да җиңел генә табарга мөмкин, ка­йчандыр анда Александр Пушкин да кунак булып киткән. Худяков урамындагы Изге Ана иконасы, Тихвин гыйбадәтханәсе дә күренә. Иске Татар бистәсенең башка ко­рылмалары да…

1-12

Иске Татар бистәсе макеты.

1-15

БУРЖУАЗИЯНЕҢ ТЫЙНАК МАТУРЛЫГЫ

Музейның Көнчыгыш залы 1906 ел ахырында Казанда ачылган ле­гендар Көнчыгыш клубы стилендә эшләнгән, экскурсовод дәвам итә:

– Бу үзенә күрә дөньяви татар салоны. Татар җәмгыятенең европа­лаша башлавы дисәк тә була. Без Европа интерьеры мисалында татар йорты үзенчәлекләре турында да сөйлибез. Бай татар йорты турында.

Чыннан да, XX гасырның беренче еллары татар җәмгыятендә трансформация башлану вакытына туры килә, буржуазия вәкилләре тормышында бигрәк тә зур үзгәрешләр була. Әйтергә кирәк, татар байлары яшәгән йорт русныкыннан шактый аерылып тора. Бер яктан, пианино, журнал өстәле, канделябр кебек татарларга хас булмаган интерьер предметлары барлыкка килә… Икенче яктан, йорттагы татар хатын-кызларының традицияләре, гореф-гадәтләре чагылыш тапкан көнкүреш сакланып кала. Мөселман хатыннары яулыктан йөргәннәр, бары тик иң алдынгы карашлы гүзәл затлар гына XX гасыр башында кечкенә калфаклар кия башлый.

1-4

«Татар бистәсе» музееның Көнчыгыш залында торган әлеге сандык Иван Алафузовның җитен эрләү фабрикасында эшләнгән. 1865 елда ачылган әлеге фабрика Урал, Идел буе һәм Себер текстиль сәнәгатендә иң алдынгы була, ул инде 1890 елга ук халыкара күргәзмәләрдә күпсанлы медальләр яулый. Иван Алафузов, замандашлары сүзләренә караганда, чын хезмәт кешесе була. Беренче гильдия сәүдәгәре, «мануфактур-киңәшче», Казанның нәселдән күчүче мактаулы гражданины, Россия, Персия, Черногория, Австрия орденнары иясе.

1-2

СЕНСОРЛЫ ӨСТӘЛДӘ – БҮГЕНГЕ ТАРИХ

Ислам традицияләрен һәм европалаша башлау сыйфатларын үзенә берләштергән кызыклы һәм кабатланмас җәмгыятьнең оешу тарихы, Иске Татар бистәсен төзү принциплары, аның тарихында булган янгыннар һәм, ниһаять, Казан татарларының үзләре турында без музейның Көнчыгыш залында урнашкан уңайлы урындыкларга утырып, 10 минутлык фильмнан белә алабыз. Гомумән, музейның һәр залында бистәнең тарихы белән якыннан таныштыра торган заманча гаджетлар һәм интерактив мөмкинлекләр бар, алардан һәр кунак файдалана ала.

1-7

XX гасыр башында Казан байларының йортларында татарлар өчен хас булмаган интерьер әйберләре барлыкка килә башлый.

1-6

ЧӘЙ ГЕНӘ БУЛСЫН…

Музейның соңгы залында образлар һәм мәгънәләрнең гамәли әйберләрдә чагылыш табуын күзәтеп була. «Десертка» биредә… десерт белән чәй тәкъдим итәләр. Иң тәмле һәм көтеп алынган зал. Бигрәк тә балалар өчен. Кыш көне биредә татар халкының хуш исле чәй табыны артында туристлар җылына, җәйге эсседә хәл ала. Талкыш кәләвә, чәкчәк, как, кош теле кебек милли тәм-томнар, татар йорты күренеше һәм чәй эчү традицияләре турында кунакларга чын татар әбисе сөйли. Интерактив әби.

БЕР ГЕНӘ ХАЛЫК ТА МӘДӘНИЯТТӘН БАШКА ЯШИ АЛМЫЙ

Рөстәм Муллагалиев, хикәясен тәмамлап, болай ди:

– Мин, бирегә беренче тапкыр килгәч, таң калдым! Ә хәзер үзем бик теләп кунакларга халкыбыз, аның тарихы һәм традицияләре турын­да сөйлим. Минемчә, кешенең культурасы аның тарихка мөнәсәбәте аша билгеләнә. Дөресен генә әйткәндә, күпләребез үз халкының мәдәни коды турында яхшы белми. Ә ул, күп нәрсәне логика һәм аңлаешлы системага салып, тарихи һәм бүгенге вазгыятьнең мәгънәсенә төше­нергә ярдәм итә. Тагын нәрсә өстәп әйтергә инде? Килегез…

1-10

1-11

«Татар бистәсе» музее бинасы үзе дә тарихи яктан кызыклы. XIX гасырда йорт бер катлы булган, соңрак аны өстәп төзегәннәр. Залларның берсендә менә шундый кирпеч түшәмнәрне дә күрергә мөмкин.

1-5

Бу – татар йорты интерьеры. Почмакта мич торган, аның тирәсенә казаннар, он, бал, тоз, шикәр тутырылган чүлмәкләр куелган. Гади, әмма нык өстәлләр һәм сәкеләр күпсанлы кунакларны сыйдыра алган.

 

Автор: Алсу Троицкая 

Фото: Александр Ефремов

"Татарстан" журналы, 2019.

Соңгы яңарту: 19 декабрь 2019, 14:41

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования